«Моннан берничә ел элек бик еракта яшәүче балачак дустым янына барырга туры килде. Кыш көне иде, өч тәүлек буе буран булды. Самолетка алган билетларыбызны кире тапшырырга туры килде. Поездда кайту да бик авыр булды. Юл газапларыннандыр инде, исән-сау кайтып җитсәм, бу шәһәргә аягымны да атламас идем дип, нәзер дә әйтеп...
- Нәзер әйтү ул - бик четерекле мәсьәлә. Нәзерне хәрам дип әйтә алмыйбыз, чөнки аны Ибраһим галәйһиссәлам дә әйткән. «Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер», - дигән ул. Әмма Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел. «Йә, Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал», - дип, аңа бер сарык җибәрде. Шул рәвешле нәзер электән үк килә. Тик шуны истә тотарга кирәк: нәзер әйтелгән икән, үтәлергә тиеш.
- Кайберәүләр, зур бер эшкә тотынганда яки авырып китсә, ахыры хәерле булса, ураза тотар идем, корбан чалыр идем йә булмаса намазга басар идем дип тә үз-үзенә сүз бирә.
- Нәзер ике төрле була. Берсе Аллаһы Тәгалә белән бәйләп әйтелә торган нәзер. Иң киң таралганы - корбан чалыр идем дигәне. Байлыгың билгеле бер нисабка җитсә, син болай да корбан чалырга тиешсең. Нәзер корбаны исә үзенә аерым була. Шул рәвешле кеше өстендә ике корбан була. Менә кайберәүләр шуларны бутап җибәрә, бер корбанын икесенә дә китә дип уйлый. Кемдер нәзерен әйтә дә йә ул аны оныта, яки мал чалырга мөмкинлеге булмый. Ә нәзер өстендә тора. Шуларны истә тотып, без нәзер әйтмәвең хәерлерәк дибез, чөнки аның үтәлмәгәне өчен гөнаһлы буласың. Биш вакыт намаз уку да, ураза тоту да безгә фарыз. Димәк ки, син болай да намаз укырга, ураза тотарга тиешсең.
- Нәзернең икенче төре турында да әйтеп үтегез әле?
- Казый булгач, миңа халыктан бик күп сораулар килә. Бер ханым, алма ашамас идем дип нәзер әйткән булган. Балага узгач, алма ашыйсы килә башлаган. Инде нишләргә дип сорый. Шәригатьтә, ун мескенне туендыру яисә аларны киендерү, яки булмаса бер колны азат итү тиеш, дип тә әйтелә. Мескеннәр табылмаса, бу очракта тәүбә кылып, өч көн тоташ ураза тотарга кирәк. Шул чагыңда син кәффәрәтеңне үтәгән буласың, үтәмәсәң, өстеңдә гөнаһ, йөк булып тора. Нәзер әйтеп, күп кеше үзенә авырлык кына тудыра. Икенче бер кешеләр, күршем белән сөйләшмәс идем, туганыма аяк та басмас идем, дип нәзер әйтәләр. Монысы бигрәк тә хәрам әйбер. Син өч көндә ачуыңны онытырга яки килешергә тиешсең. Хаксыз булып килешүгә барса, аңа җәннәтнең кырыеннан урын булыр, хаклы булып та килешсә, аңа җәннәтнең уртасыннан урын булыр, диелә.
Нәзер итеп корбан чалган кеше, аның итен ашарга тиеш түгел. Инде моны белмичә ашаган булса, ашаган ит бәрабәренә фәкыйрьләргә сәдака бирергә тиеш булыр. Нәзер корбанының итен үзеңнең якыннарыңа ашату да дөрес түгел. Нәзер итеп чалынган корбан ите матди ягы авыр, ярлы гаиләләрнең хакы булып санала. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам нәзер әйтүдән сакланырга кушкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар