16+

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Урынсызга рәнҗетүчеләр Кыямәт көнендә дәрәҗәбез күтәрелүгә сәбәпче булалар»

Башы. Алтынчысы - кеше хурлау һәм сүгү. Аллаһ яралт­кан нәрсәне: азыкмы ул, хайванмы ул, кешеме ул - сүгүдән, хурлаудан сак булыйк. Бигрәк тә кемне дә булса: «син кяфер», «син мөшрик», «син монафикъ» дип атаудан сак булу кирәк. Бу - бик четерекле һәм авыр эш. Хакыйкатьтә, кеше күңеленең серләрен белүче Аллаһ...

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Урынсызга рәнҗетүчеләр Кыямәт көнендә дәрәҗәбез күтәрелүгә сәбәпче булалар»

Башы. Алтынчысы - кеше хурлау һәм сүгү. Аллаһ яралт­кан нәрсәне: азыкмы ул, хайванмы ул, кешеме ул - сүгүдән, хурлаудан сак булыйк. Бигрәк тә кемне дә булса: «син кяфер», «син мөшрик», «син монафикъ» дип атаудан сак булу кирәк. Бу - бик четерекле һәм авыр эш. Хакыйкатьтә, кеше күңеленең серләрен белүче Аллаһ...

Башы.

Алтынчысы - кеше хурлау һәм сүгү. Аллаһ яралт­кан нәрсәне: азыкмы ул, хайванмы ул, кешеме ул - сүгүдән, хурлаудан сак булыйк. Бигрәк тә кемне дә булса: «син кяфер», «син мөшрик», «син монафикъ» дип атаудан сак булу кирәк. Бу - бик четерекле һәм авыр эш. Хакыйкатьтә, кеше күңеленең серләрен белүче Аллаһ кына. Берүк, Аллаһ Тәгалә белән Аның коллары арасындагы серләрне тикшереп, бәя биреп харап була күрмик.

Кыямәт көнендә беребездән дә: «Нишләп син фәлән кешене сүкмәдең, хурламадың», - дип сорау булмаячак. Хәтта үз гомеребездә бер мәртәбә дә Иблисне сүкмәсәк тә, гаеп итүче булмас. Ә инде Аллаһ яралткан нәрсәдән ризасызлык белдерсәк, аны хурласак, әлбәттә, моның өчен сорау булачак. Аллаһ яралткан бер генә нәрсәне дә шелтәләргә, хурларга ашыкмыйк. Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) дә үзенә ошамаган ризык турында да начар сүз әйтмәгән. Ошамаса - ашамый торган булган, бернинди кимчелекле сүз дә әйтмәгән, берәүне дә гаепләмәгән.

Җиденчесе - кеше каргау. Шулай ук Аллаһ яралт­кан нәрсәне каргап дога кылсаң - гөнаһ. Кемдер сине урынсызга рәнҗеткән, үпкәләткән икән, Аллаһ хөкеменә тапшыр.

Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кемдер үзен рәнҗеткән өчен рәнҗетүчене каргап, гел дога кылса, Кыя­мәт көнендә рәнҗетүченең рәнҗетелгән кеше алдында өстенлеге булыр», - диде. Бер кеше берәүне урынсызга каргаса, ул каргыш күккә менәр, күк кабул итмәс, җиргә төшәр, җир кабул итмәс, уңга-сулга барыр да, иясенә кайтып керер. Шуңа күрә кеше каргаудан аеруча сак булу кирәк. Урынсызга буш рәнҗетүчеләр Кыямәт көнендә дәрәҗәбез күтәрелүгә сәбәпче булалар.

Күп кешеләр: «Бозганнар, бозым кергән», - дип борчылып йөриләр, авырыйлар, әмма аның урынсызга кеше каргау, кешенеме, берәр башка мәхлукатнымы урынсызга рәнҗетү, үпкәләтү нәтиҗәсе түгелме икән, дип уйлап та карамыйлар. Үзең урынсызга рәнҗеткән кешене исеңә төшер, гафу үтенеп, бәхиллеген сора, шифаның башы шунда булыр. Алай эшләмәсәк, кылган изгелекләребез Кыямәт көнендә бер урынсызга рәнҗеткән кешегә күчәчәк.

Сигезенчесе - кешеләрнең төрле кимчелекле якларын әйтеп мыскыл итү. Уйнап та, шаярып та кешеләрнең кимчелекләреннән көләргә ярамый. Кемнеңдер кимчелекләреннән көлү безгә яки тирәдәгеләребезгә кәефне күтәрү кебек тоелса да, ул кемнеңдер күңелендә үпкә, сагыш, борчу, ачу уятырга һәм үзара мөнәсәбәтне өзәргә мөмкин. Кешеләрдән көлү ул - дәрәҗәне төшерә, намусны пычрата, калебне каралта. Шаярып та бу эшне эшләмәү хәерле.

Әлбәттә, иң күп кимчелек үзебездә. Һәркайсыбыз үз кимчелекләребезне төзәтергә тырышсак иде. Бу, билгеле, башкаларның кимчелеген төзәтергә тырышудан күпкә саваплы һәм безне Җәннәткә илтә.

Аллаһ Раббыбыз һәркайсыбызга үзебезнең иң зур дошманнарыбызның берсе булган телебезне җиңәргә куәт бирсә иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Җәннәтләрдә очрашуларыбызны насыйп итсә иде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading