16+

“Әманәте булмаган кеше иманлы булмас”

Бер сәбәпсезгә очрашырга тиешле кеше янына бармасаң, әманәтне сакламадың дигән сүз Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с)нең бер хәдисендә: «Әманәте булмаган кешенең иманы юк, ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк», – дигән. Нәрсә ул әманәт?

“Әманәте булмаган кеше иманлы булмас”

Бер сәбәпсезгә очрашырга тиешле кеше янына бармасаң, әманәтне сакламадың дигән сүз Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с)нең бер хәдисендә: «Әманәте булмаган кешенең иманы юк, ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк», – дигән. Нәрсә ул әманәт?

Аны ничек сакларга кирәк? Әлеге сораулар белән без “Туган авылым” мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әманәт сүзе хакларны үтәү, саклау дигәнне аңлата. Кеше өстенә нәрсә йөкләтелгән, ул аларны үтәргә тиеш. Әманәткә тугрылыкның иң беренче күрсәткече – иманлы булу. Иманы нык булган кеше ислам динендәге бөтен шәригать йөкләмәләрен дә үтәргә тырыша. Аллаһы Тәгалә тауларны, күкләрне, җирләрне һәм җаннарны барлыкка китергәннән соң, сезгә әманәт йөклисем килә, аны кайсыгыз алыр икән, дип сорый. Таулар, җирләр, күкләр аны алудан баш тарта, ә адәм балаларының җаннары, үз өстебезгә алабыз, диләр. Әманәт ул – Аллаһы Тәгаләнең әмерләре, Ул кушканча яшәү. Аларны үти алсаң, мәңгелек җәннәттә буласың, юк икән – сиңа мәңгелек тәмуг. Адәм балалары әманәтне исә үзләре теләп алды һәм аны үтәргә тиешләр.

– Кешегә үз җаны да әманәт итеп биреләме?
– Үзеңнеке генә түгел, башкаларныкы да. Үз-үзеңә кул салу – зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә биргән җаныңны син гомерең буе сакларга тиеш. Башкаларның җанын кыю турында Коръәндә, бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң, дип язылган. Кеше гомеренә кул салырга безнең хакыбыз юк.
Әманәткә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә керә, әти-әниең, хатыныңның, балаларың, якыннарың, күршеләрең һәм башкаларның да хакларын үтәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Теленнән һәм кулларыннан башка мөселманнар зыян күрмәгән кеше генә – чын мөселман”, – ди. Кешеләргә зыян китермәү дә әманәткә керә. Сиңа сакларга калдырылган мал, акча да шул. Син аны үз максатларыңа тотарга, урларга тиеш түгелсең. Әманәт сүзе әмин дигән сүз белән бер тамырдан. Әмин сүзе ышанычлы дип тәрҗемә ителә. Мөэмин сүзе дә алар белән тамырдаш, анысы иман китергән, тугрылыклы дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: “Әманәте булмаган кеше иманлы булмас”, – ди.

– Кыямәт көнендә әманәт итеп бирелгән сәламәтлегебез хакында да соралачакбыз икән.
Аллаһы Тәгалә тән, сәламәтлекне безгә аракы эчү, тәмәке тарту, татуировка ясап тәнне бозу өчен бирмәгән. Хәрам ризык ашарга да кушмаган.
Балалар да – Аллаһы Тәгаләнең әманәте. Син аларга яхшы тәрбия бирергә, ашатырга-эчертергә, матди яктан тәэмин итәргә тиешсең. Җир йөзендәге бөтен әйбер дә, андагы үсемлек, кош-хайваннар, елга-күлләр дә безгә әманәт итеп бирелгән. Табигатькә игътибарлы булырга, хайваннарны рәнҗетмәскә, сулыкларны пычратмаска бурычлыбыз. Үз өстеңә эш алу да әманәтнең бер төре. Син башкарырга тиешле вазифалар килешүдә язылган була. Әгәр дә аларны үтәмисең икән, әманәтне бозасың дигән сүз. Хезмәт хакын аз түлиләр дип, эшкә салкын карарга, аннан-моннан эшләргә хакың юк, чөнки өстеңдә әманәт тора.

– “Вәгъдә – иман” дибез. Бу да биргән вәгъдәбезне үтәүнең дини бер вазифа булуына ишарәме?
– Әманәтеңә тугры булмасаң, ялгынчы, хыянәтче буласың. Бер сәбәпсезгә очрашырга тиешле кеше янына бармасаң, вәгъдә иткән эшне эшләмәсәң, әманәтне сакламадың дигән сүз. Ислам дине буенча безнең һәр сүзебез – вәгъдә. Вәгъдә – шул ук ант. Валлахи, иртәгә сәгать тугызга киләм ди берәү, шуның белән ант итә, ә үзе килми һәм ялганчы булып чыга.  

– Валлахи дисә генә вәгъдә иткән буламы?
Ул сүзне әйтү мәҗбүри түгел, аны әйтмәсә дә, ант иткән булып чыга.  

– Вәгъдәңне бозу гөнаһ, димәк?
– Ул хәтта зур гөнаһка керә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Монафыйк кешенең галәмәте өчәү: сөйләсә – ялганлый, вәгъдә итсә – үтәми, әманәт тапшырылса, аңа хыянәт кыла», – ди. Имансыз монафыйклар җәһәннәм утының иң аскы катында булачак.

– Кешенең серен саклауга да игътибарлы булырга тиешбездер?
Сиңа сер итеп әйтелгәнне башкаларга сөйләргә ярамый. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.): «Әгәр дә бер кеше нәрсәдер сөйләгәндә, кеше ишетмие икән дип як-ягына каранса, ул – әманәт», – ди. Аны башкаларга сөйләргә хакың юк. Ир-атның хатыны яки киресенчә хатынының ире белән булган үзара шәхси мөнәсәбәтләрен сөйләп йөрү дә әманәткә хыянәт итү була. Бер ирдән, хатының начар икән дип ишеттек, аның турында нәрсә әйтер идең, дип сораганнар. Үз хатыным турында сүз сөйләп йөрмим, ди ул. Хатыны белән аерылышкач, ул хәзер синеке түгел, аның турында сөйлә әле, дигәч, чит кеше турында да сөйләмим, ди. Җир йөзендәге бөтен проблемалар әманәтне үтәмәвебездә. Аңа тугры булсак, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә яхшы булыр иде.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading