Шәһри Казан

Матурлык Аллаһ бүләге!

Урамда рәхәтләнеп кар ява. Талгын гына тирбәлешеп төшкән кар бөртекләре агачларны, кешеләрне, барча тереклек дөньясын сара. Кышкы кар шәһәр кешеләренә артык сөенеч китерми, билгеле. Аяк атлап йөреп булмый, «бөке»ләр, тагын әллә нинди уңайсызлыклар шунда. Аллаһы Тәгалә тудырган матурлык бит инде, бер уйласаң. Барган юлыннан туктап, кем генә бер минут булса...


Психологлар да көненә берничә тапкыр бар уйлардан бушанып, табигатьне күзәтеп, ял итеп алырга куша бит. Шул ак карларның кемнәргәдер рәхмәт яудыруларын да онытмыйк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Аллаһның барлыгын һәм берлеген тануның иң зурысы «Лә иләәһә иллаллаһ» дип әйтү булса, иң кечкенәсе булып юлдан кешеләргә зыян китерергә мөмкин булган әйберләрне алып ташлау тора», - ди. Башкаларга зыян, уңайсызлык китерергә мөмкин булган әйберне алып ташлау саваплылыгы ягыннан хәер бирүгә тиң. Аллаһы Тәгалә бер колының, юлда яткан чәнечкеле чыбыкны алып ташлаганы өчен, барлык гөнаһларын кичергән, ди.
Бервакыт мәчетне чисталыкта тотучы хатын күренми башлаган. Аның вафат булуы турында ишеткән Пәйгамбәребез (с.г.в.), бу хәлне әллә ни зур вакыйгага санамыйча, үзенә хәбәр итмәгәннәре өчен, фикердәшләрен ачуланган. Соңыннан бу хатынның каберенә барып дога кылган. Ислам тарихында билгелегә әйләнгән бу хатын бары тик мәчетнең чисталыгын гына кайгырткан бит югыйсә. Шулай булгач, кара эш башкаручылар булып исәпләнгән урам себерүче, идән юучылар Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүчеләр булып чыга бит инде.
Берәү агач утыртса яки нәрсә дә булса чәчеп үстерсә, соңыннан кеше, хайван яки кош әлеге үскән әйберне ашап ризыкланса, бу биргән сәдакага тиң була. Кыямәт көне килеп җиткәндә дә кулында үсенте булган кеше аны утыртып калырга ашыгырга тиеш. Өстәлләребездән икмәк өзелмәсен өчен көчләрен аямаучы игенчеләребезнең, шәһәребезне җәй көне гөл-чәчәкләргә күмүче, кышын кар көртләреннән аралаучы тырыш хатын-кызларыбызның, ир-атларның хезмәтләрен ихтирам итәргә кирәклеге шушы сүзләрдән дә ачык аңлашыла.
Агач утыртырга, чәчү чәчәргә кирәклеккә басым ясауда бу хәдистән дә көчлерәген табу мөмкин түгел. Ул табигате белән юмарт, тормышны матур итәргә тырышучан мөселман кешесенең яхшылык кылуга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә файда китерүгә булган ихтыяҗын күрсәтә.
Без кеше тикшерергә, гайбәт сөйләргә күнеккән. Күп очракта бу кемнедер гаепләүгә, аның булган-булмаган гөнаһларын күпертүгә кайтып кала. Ә бәлки кешеләр күзенә иблис булып күренгән зат Аллаһы каршында бөтенләй башка сыйфаттадыр да, аның без зур гөнаһка санап йөргән эшләре күптән кичерелгәндер. Кем белә?!
Ислам чисталыкны сакларга боера, төрле пычраклыкларны тыя, агачлар утыртырга, үсемлекләр чәчәргә куша. Шәһәрләр дә, өйләр дә, урамнарыбыз да матурлыкның бер өлеше бит. Тирә-ягыбыздагы матурлыкны үзебез дә сакласак һәм аны саклаучыларны ихтирам итсәк иде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    709
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    555
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    412
    0
    0
Ночной режим