16+

Мәчетләрдә ифтарларга 100дән артык кеше җыелмаска тиеш

Рамазан ае башлануга санаулы гына көннәр калып бара.

Мәчетләрдә ифтарларга 100дән артык кеше җыелмаска тиеш

Рамазан ае башлануга санаулы гына көннәр калып бара.

Узган ел, пандемия аркасында, мөселман кардәшләребез мәчетләрдә тәравих намазлары укый алмады, ифтарлар да оештырылмады. Быел исә мәчетләр ачык, әмма аларда билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк була. Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә, мәчетләрдәге ифтарлар билгеле бер чикләү чараларын күздә тотып уздырылачак. Авыз ачу мәҗлесләрендә 100дән артык кеше катнашмаска тиеш. Ифтар уздыра торган мәйданчыклар бер кешегә 4 квадрат метр исәбеннән булу шарт. Ифтарларга килүчеләрнең сулыш органнарын саклау чараларыннан булуы сорала.

Фото: http://dumrt.ru


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading