Шәһри Казан

Мессенджерларда “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы турында нахак хәбәрләр таратыла. Нәзарәт аңлатма бирә

Мөхтәрәм дин кардәшләр, әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын яманлап нахак хәбәрләр таратыла башлады. Шәригать хакында җитәрлек гыйлемнәре булмыйча торып, ялганчылар укучыларны, аеруча мөселманнарны, китапның авторларын зур гөнаһта – ширеккә чакыруда гаепли. Диния нәзарәте, ышанычлы дини-фәнни чыганакларга таянып, барлык гаепләүләрне кире кага.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасында «Ән-Нәәзигәәт»  сүрәсенең бишенче аятенә карата китерелгән искәрмә элеккеге күренекле дин галимнәре тарафыннан язылган абруйлы хезмәтләреннән алынды. Коръәннең татарча мәгънәви тәрҗемәсен эшләгәндә, аның авторлары үзләреннән өстәп берни язмады.
Әүлияләрнең рухлары турында язылган беренче өлеш Коръәннең мәртәбәле тәфсиләреннән алынды. Алар арасында: әл-Бәйдавиның тәфсире һәм аның Шиһабә хашиясе, имам Фәхретдин әр-Разый тәфсире. Күренекле имам, тәфсирче, Насретдин Абдуллаһ әл Бәйдавиның (һиҗри буенча 685 елда үлгән)  тәфсирендә әлеге аятькә түбәндәге аңлатма китерелә:
أو صفات النفوس الفاضلة حال المفارقة فإنها تنزع عن الأبدان غرقاً أي نزعاً شديداً من إغراق النازع في القوس، وتنشط إلى عالم الملكوت وتسبح فيها فتسبق إلى حظائر القدس فتصير لشرفها وقوتها من المدبرات،.

“Алдагы 4 аятьтә телгән алынган антлар Аллаһының дуслары булган әүлияләргә карата дә әйтелергә мөмкин. Бәдәннәреннән уктан атылган шикелле бик тиз аерыла торган бу изге рухлар мәләкүт дөньясына сөенечле бер рәвештә ирешәләр, анда йөзеп йөргән шикелле бер урыннан икенче урынга бик тиз күчәләр, шәрәфләре һәм рухи көчләре сәбәпле, мәхлукларның эшләре белән идарә иткән рухани затларга кушылалар” («Тәфсир әль-Бәйдави», т.6, 282 б., нәшр. Дар ихья турас аль-араби).

Шундый ук аңлатмага охшаш текст Фәхретдин әр-Разыйның (һиҗри буенча 605 елда үлгән) «Мафатих әл-гайб (Тәфсир әл-кабир)» фундаменталь тәфсирендә китерелә.  

Реклама

Искәрмәнең икенче өлешендә болай әйтелә: “Шуңа күрә: Эшләрегездә аптырашка калган чагыгызда кабер әһелләреннән ярдәм сорагыз!” - дип әйтелгән”. Бу сүзләр дә шулай ук ислам дин галимнәренең ышанычлы хезмәтләрендә китерелә. Әмма бу сүзләрне дөрес аңларга кирәк. Имам Әбү-Хәнифәнең “Муснад” хәдисләр җыентыгына язган аңлатмасында Имам Мулла Гали әл-Кари (һиҗри буенча 1014 елда үлгән) болай ди:
إذا تحيرتم في الأمور فاستعينوا من أهل القبور

“Эшләрегездә өметсезләнгән чакта, кабер әһелләреннән ярдәм эзләгез\сорагыз”. Бу сүзләрнең мәгънәсе: “Зиратка барып, үлем турында уйлагыз, үлем турындагы уйлар аша кылган гөнаһларыгыз өчен тәүбәләр китерегез”. Имам Мулла Гали әл-Кари бу сүзләрне үзенең аңлатмасында түбәндәге хәдискә карата китерә:
عن عبد الرحمن، عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: يأتي على الناس زمان يختلفون إلى القبور ، فيضعون بطونهم عليه ، ويقولون: وددنا لو كنا صاحب القبر قيل: يا رسول الله، وكيف يكون؟ قال: لشدة الزمان وكثرة البلايا والفتن

Абдуррахман Әбү-Хурәйрадан китерелә: “Аллаһ илчесе ﷺ әйткән: “Шундый заманнар җитәр ки, кешеләр каберләр янына йөреп, “Безнең кабер әһелләре буласыбыз килә” дип әйтер. Сәхабәләр сорады: “И Аллаһ илчесе, бу мөмкинме?”. Пәйгамбәр ﷺ җавап бирде: “Шул вакытларның авырлыгы һәм күпсанлы кайгылар һәм фетнәләр сәбәпле”.
Шул рәвешле, бу сүзләрнең мәгънәсе, контекстта китергәндә, аңлашыла.

Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасына яла яккан атсыз аноним хәбәрләргә ышанмаска һәм игътибарлы булырга чакырабыз
Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Голамәләр шурасы әгъзасы, Казан казые, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков.

Фото: http://dumrt.ru/news/news_25453.html

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: