16+

Мөселманнарда кабер өстенә цемент яисә гипс измәсе салу һәм фото кую тыела

Башы Кәфенләү тәртибе Иң элек мәетне алып чыгу өчен япма җәелә. Кирәк булганда, япма пычранмасын өчен, өстенә полиэтилен куела. Полиэтилен өстенә озынлыгы 2,5 м булган 3 данә иңе дүрткә бөкләнгән марля куела. Шулардан тотып, мәетне гүргә иңдерәләр. Лифафә, аның өстенә изар, аннары ахирәт күлмәгенең яртысы җәелә. Ахирәт күлмәгенең яртысы тышта...

Мөселманнарда кабер өстенә цемент яисә гипс измәсе салу һәм фото кую тыела

Башы Кәфенләү тәртибе Иң элек мәетне алып чыгу өчен япма җәелә. Кирәк булганда, япма пычранмасын өчен, өстенә полиэтилен куела. Полиэтилен өстенә озынлыгы 2,5 м булган 3 данә иңе дүрткә бөкләнгән марля куела. Шулардан тотып, мәетне гүргә иңдерәләр. Лифафә, аның өстенә изар, аннары ахирәт күлмәгенең яртысы җәелә. Ахирәт күлмәгенең яртысы тышта...

Башы

Кәфенләү тәртибе

Иң элек мәетне алып чыгу өчен япма җәелә.
Кирәк булганда, япма пычранмасын өчен, өстенә полиэтилен куела.
Полиэтилен өстенә озынлыгы 2,5 м булган 3 данә иңе дүрткә бөкләнгән марля куела. Шулардан тотып, мәетне гүргә иңдерәләр.
Лифафә, аның өстенә изар, аннары ахирәт күлмәгенең яртысы җәелә. Ахирәт күлмәгенең яртысы тышта кала.

Астагы юрган тышлыгы белән күтәреп, мәет ахирәт күлмәге өстенә салына.
Әйләндерә-әйләндерә корыткан чүпрәкләр алына.
Мәетне ахирәт күлмәгенең өстенә яткырганнан соң, тышта калган яртысы да мәетнең башына кидереп, өстенә ябыла.

Кирәк булса, җәрәхәтләргә яки бот арасына чүп­рәк куела.
Ирләрнең башына чалма, хатын-кызларга баш яулыгы яптырыла (бәйләтелми).
Хатын-кызларның чәч­ләре ике якка аерылып, бер өлеше сул, икенчесе уң яктан күкрәкләре өстенә куела. Яулык баш һәм күкрәк өстенә каплана.

Изар белән гәүдә төрелә, арасына төелгән канәфер сибелә. Изарның башта сул ягы, аннары уң ягын бөкләп төрелә.
Шундый ук тәртиптә хатын-кызларның гәүдәсе күкрәктән ботларга кадәр кап­лаучы күкрәк яулыгы белән төрелә. Аны яулыктан соң, изар алдыннан төрергә дә, ахырдан, иң зур тукыма - лифафә алдыннан да төрер­гә була.

Лифафә белән мәет икенче мәртәбә чорнап төрелә дә бәйләп куела. Бәйләгән баулар гүргә иңдергәндә чишелә.
Гүргә иңдерә торган марлялар ике яктан төреп япма эчендә кала.
Мәетне өйдән чыгарганда аяклары белән алга таба чыгаралар. Каберстанга алып барганда башы белән алга таба алып баралар.

Урамда салкын булса, зиратка мәетне тышлыгы кидерелгән юрганга төреп алып баралар. Юрган һәм җәймә кабергә төшерелми, алып калырга кирәк.

Коръән уку

Кәфенләгәннән соң, мә­етне өйдән алып чыгу алдыннан, дога кылу өчен имамга һәм аның туганнарына мәетнең янәшәсенә утырышырга кирәк. Аннары имам кыскача вәгазь сөйли, вафат булучыга дога кылу кагыйдәләре турында нәсыйхәт бирә. Гореф-гадәт буенча, барысы да күмәкләшеп эчтән генә йөз тапкыр тәһлил («Лә иләһә илләл-лаһу») әйтә, аннары имам кыска сүрә яки аятьләр укый һәм үлгән кеше хакына багышлап дога кыла. Муллага һәм шунда булганнарга вафат булган кешенең туганнары хәлләренә карап сәдака тараталар.
Мәетне алып чыккач, өй­дә калган хатын-кызлар Коръән укый. Вафат булган кешенең гөнаһлары ярлыкавын үтенеп дога кылына.

Мәетне алып киткәч, ни эшләргә:
Вафат булган кешенең кием, аяк киемнәрен һәм башка әйберләрен туган һәм якыннарына яисә хәйрия итеп таратырга ярый. Киелгән әйберләре юыла, кирәк булмаса, яндырыла яки җыеп куела.
Идәннәр юыла.
Вафатның үлгән урын-­җире һәм киемнәре яндырыла яисә күмелә.

Җеназа намазы

Мәетне күмү фарыз-кифая булып тора. Әгәр мәетне берничә кеше күмсә, бу вазифа башкаларның өстеннән төшә. Ә инде бу бурычны беркем дә үтәмәсә, бөтен җәмәгать гөнаһлы санала. Мәет җеназа намазыннан соң ук күмелә. Бик мөһим сәбәп булмаганда, кичектерүләр булмаска тиеш.
Мәетне күмәргә кайтырга тиешле туганнарны көтәбез, дип, күмүне кичектереп тору гадәте киң таралган. Әмма мәетне күммичә озак тотарга ярамый, чөнки инде ул җир кешесе, аны үз урынына ашыктыру яхшы. Еракта яшәүче кешеләрне, туганнарны көтү мәетне тоткарлауга җитди сәбәп була алмый.

Әгәр кеше җомга көн иртән үлсә, кайберәүләр, җеназада күп кеше катнашсын өчен, күмүне җомга үткәннән соң оештыралар. Мондый кичектерү тыела. Үлгән кеше җомгага кадәр тиз арада күмелергә тиеш. Мәгәр, җомга намазын калдырудан курыкканда, күмүне ул тәмамланганчы кичектереп торырга мөмкин.

Җеназа намазын уку һәм күмү ярамаган вакыт:
кояш чыкканда;
кояш баеганда;
мәҗбүрилек булмаса, төнлә мәет күмелмәс.
Сәхабәләрнең берсенең төнлә күмелгәнен Пәйгамбәребезгә хәбәр иткәннәр. Шул вакыт Пәйгамбәребез: «Мәҗбүр булмасагыз, мәетләрегезне төнлә күммәгез», - дип боерган.

Җеназа намазын уку тәртибе

Мәет алдындагы соңгы вазифаларыбызның берсе - җеназа намазын уку. Җеназа намазын мәчет эчендә уку хупланмый.

Намаз түбәндәге тәртиптә башкарыла: мәетне җәмәгать алдына, Кәгъбәтуллаһка перпендикуляр рәвештә яткыралар. Имам мәетнең күкрәге турысына баса, калган мөселманнар аның артында рәтләргә тезелә, әлеге рәтләрнең бердән артыграк -өч, биш яисә җиде рәт булуы шарт. Җеназа намазын кайтарып уку мөмкин булмаганлыктан, аңа тәяммүм белән басу да рөхсәт ителә. Мәетнең Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәсе озатучылар саны белән түгел, җеназа намазында катнашучылар саны белән бәяләнә. Җеназа намазы авыр бер намаз түгел. Ничек укылганын өйрәнсәк, мәетне догасыз, үзебезне дә савапсыз калдырмабыз.

Җеназа намазы дүрт тәкбир белән аягүрә укыла. Иң элек ният кылына. Ниятнең ничек укылганын мөәзин каты тавыш белән җәмәгатькә әйтә. Аннан соң имам, кулларын күтәреп, беренче тәкбирне ала һәм кулларын бәйли. Җәмәгать тә шуны эшли.

Беренче тәкбирдән соң «Сәнә» догасы укыла:
Сөбхәәнәкәл-Лааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәә­ракәсмүкә үә тәгәәләә җәддүкә үә ләәә иләәһә гайрук.

Мәгънәсе: «Әй Аллаһы, Сиңа дан һәм мактау булсын! Синең исемең мөбарәк һәм дәрәҗәң олуг. Синнән башка бернинди илаһи зат юк».
Бу доганы укып бетергәч, имам, кулларын күтәрмичә, «Аллаһү әкбәр» дип, икенче тәкбирне ала. Җәмәгать тә, кулларын күтәрмичә һәм эченнән генә икенче тәкбирне ала.
Икенче тәкбирдән соң салават догалары («Әллааһүммә салли» - «Әллааһүммә бәәрик») укыла.
Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид.

Мәгънәсе: «Йә Рабби, Ибраһим галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син - мактаулы һәм олуг зат. Йә Рабби, Ибраһим галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә дә бә­рәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син - мактаулы һәм олуг зат.

Аннан соң имам, кулларын күтәрмичә, өченче тәкбирне ала.
Өченче тәкбирдән соң җеназа догасы укыла.
Җеназа догасын белмәгәннәргә туган телендә дога кылып тору да рөхсәт ителә.
Әгәр дә мәет ир кеше булса, түбәндәге дога укыла:
Әллааһүммә-гфир лихәййинәә үә мәййитинәә үә шәәһидинәә үә гаа'ибинәә үә сагыиринәә үә кәбииринәә үә зәкәринәә үә үнс.әәнәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә'әхйиһи гәләл-исләәм. Үә мән тәүәффәйтәһү миннәә фәтәүәффәһү гәләл-иимәән.
Әллааһүммә ин кәәнә һәзәл-мәййитү мүхсинән фәзид фии ихсәәниһи үә ин кәәнә мүсии'ән фәтәҗәәүәз гәнһ.

Мәгънәсе: «Йә Рабби, тереләребезне һәм үлгәннәребезне дә, монда булучыларны һәм монда булмаучыларны да, кечке­нәләребезне һәм олыларыбызны да, ирләребезне һәм хатыннарыбызны да ярлыка. Йә Рабби, тере булганнарыбызга Ислам дине буенча яшәргә насыйп ит, ахирәткә китүчеләргә иман белән вафат булырга насыйп ит. Йә Рабби, әгәр ошбу мәет изге кеше булса, изгелеген арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл».
Әгәр дә мәет хатын-кыз булса, доганың соңгы юлы түбәндәгечә укыла:
«Әллааһүммә ин кәәнәт һәзиһил-мәййитәтә мүхсинәтән фәзид фии ихсәәниһәә үә ин кәәнә мүсии'әтән фәтәҗәәүәз гәнһ».

Мәгънәсе: «Йә Рабби, тереләребезне һәм үлгәннәребезне дә, монда булучыларны һәм монда булмаучыларны да, кечке­нәләребезне һәм олыларыбызны да, ирләребезне һәм хатыннарыбызны да ярлыка. Йә Рабби, тере булганнарыбызга Ислам дине буенча яшәргә насыйп ит, ахирәткә китүчеләргә иман белән вафат булырга насыйп ит. Йә Рабби, әгәр ошбу мәет изге кеше булса, изгелеген арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл».
Аннары дүртенче тәкбир алыныр. Дүртенче тәкбирдән соң берни укылмас. Уңга һәм сулга сәлам бирелер. Шуның белән җеназа намазы тәмам булыр.

Җеназа намазын кыскача шул рәвештә күрсәтеп була:
Беренче тәкбир, «Сәнә» догасы. Икенче тәкбир, салават догалары. Өченче тәкбир, «Җеназа» догасы. Дүртенче тәкбир, аннан берни укылмыйча, сәлам бирелә. Намаз тәмам була.
Динебез кешеләрнең хә­ер-догасына һәм таныклыгына әһәмият бирә. Шуның өчен җеназа намазын укыгач, җәмәгатьтән: «Яхшы кеше идеме?» - дип сорала. Җәмәгать тә: «Яхшы кеше иде. Аллаһының рәхмәтендә булсын», - дип җавап бирә. Шулай итеп, аның яхшылыгына таныклык иткән булалар.

Мәетне җирләү

Мәетне өйдән аягы белән алга каратып алып чыгалар, аннары гел башы белән алга таба алып баралар. Мәетне күтәреп баручылар алмашырга теләсә, алдан, уң яктан башлыйлар. Сәгать теленә каршы юнәлештә алмашалар. Мәетне бары тик ирләр генә күтәреп бара. Мәетне тиз алып баралар, ләкин йөгермиләр, үлем турында уйлап барырга кирәк, дөнья мәшәкатьләре турында сөйләшергә, көләргә ярамый. Шулай ук мәет алдыннан бару да тыела, бары тик аның артыннан гына барырга мөмкин.

Мөселман кешесен мө­селман зираты саналмаган зиратта, ә мөселман зиратында исә Ислам динендә булмаган кешене җирләү тыела.
Каберләр бер кеше буе озынлыгында тирән итеп (160-180 см) кыйблага аркылы юнәлештә казыла. Кабернең киңлеге кеше буеның яртысы кадәр була. Мәет яткан кабер өстенә утыру, кабер өстенә басып йөрү, кабергә каршы торып намаз уку дөрес түгел. Мәетне күмгәнче җиргә утыру хупланмый. Кабер югалмасын өчен, баш очына бер таш яки бер такта куела. Кабер ташының уртача биеклеге-җирлекнең уртача кар катлавының иң өске ноктасыннан - 50 см тирәсе булса ярый. Татарстан өчен кабер ташының биеклеге 85-90 см га кадәр булырга мөмкин. Кабер өстенә цемент яисә гипс измәсе салу һәм фото кую тыела.



Ахыры бар.


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лэхет ничек эшлэнэ.

    Мөһим

    loading