16+

Мәетне төнлә саклаучыларның вазифалары нинди?

Башы. ТӨН САКЛАУЧЫЛАРНЫҢ ВАЗИФАЛАРЫ Күп очракларда мәетне үлгән көнендә үк күммичә, күмү йоласы иртәгәге көнгә калдырыла. Мәсәлән, кеше кичке якта үлсә, яки ерактан кайтып җитәсе туганнарын көтәргә кирәк булганда. Алай булган очракта, мәет йортта төн куна. Шуңа да төнне мәрхүм белән уздыру төн саклау йоласы булып гадәткә кереп калган. Биредә...

Мәетне төнлә саклаучыларның вазифалары нинди?

Башы. ТӨН САКЛАУЧЫЛАРНЫҢ ВАЗИФАЛАРЫ Күп очракларда мәетне үлгән көнендә үк күммичә, күмү йоласы иртәгәге көнгә калдырыла. Мәсәлән, кеше кичке якта үлсә, яки ерактан кайтып җитәсе туганнарын көтәргә кирәк булганда. Алай булган очракта, мәет йортта төн куна. Шуңа да төнне мәрхүм белән уздыру төн саклау йоласы булып гадәткә кереп калган. Биредә...

Башы.

ТӨН САКЛАУЧЫЛАРНЫҢ ВАЗИФАЛАРЫ
Күп очракларда мәетне үлгән көнендә үк күммичә, күмү йоласы иртәгәге көнгә калдырыла. Мәсәлән, кеше кичке якта үлсә, яки ерактан кайтып җитәсе туганнарын көтәргә кирәк булганда. Алай булган очракта, мәет йортта төн куна. Шуңа да төнне мәрхүм белән уздыру төн саклау йоласы булып гадәткә кереп калган. Биредә булучылар мәет янында кала һәм бу вакытта дөнья эшләреннән, сүзләреннән ваз кичеп, зикер-тәсбихләр әйтә, мәетне озатуда кирәк булачак әйберләрне әзерләп куя.

Мәет саклауга һәм юуга карата кайбер кагыйдәләр:
үлеп барганда мохтазарны урыннан урынга кузгатмаска;
көзгене, көзгеле шкаф­ларны капларга кирәк;
мәет янында тәһарәтле булырга кирәк;
мәет янында тәһлил әйтеп утырырга. 99 мәртәбә «Ләә иләһә илләл-лаһу», ә йөзенчесендә «Ләә иләһә илләл-лаһу Мөхәммәдүр расүлуллаһ» дип әйтергә;
мәет саклаганда күп тапкыр (гадәт буенча, 40-41 тапкыр) «Әл-Мүлк» («Тә­бәрәк») сүрәсе укыла.

Түбәндәге хәзерлекләрне башкарырга кирәк:
кәфенлекне әзерләргә;
госел коендырырга кирәкле әйберләрне барларга;
җирләү өчен кирәкле әйберләрне әзерләргә.

Мәет юганда кирәк булган әйберләр:
кайчы (мәетнең өстендәге киемен салдырмыйлар, кисеп кенә алалар);
гаурәт җирләрне капларга яулык яисә тукыма;
җәймә (мәетне күтәреп алып юа торган җиргә салырга);
юрган тышы (югач, мәетнең өстенә ябып корыталар);
берничә (ким дигәндә 10-12 данә) 20x20 см зурлыгында тукыма: авыз, борын, колаклар мәсех кылыр өчен, гаурәт җирләрне юар өчен;
мамык (нечкә урыннар юешләнеп торганда мамык куеп калдырыла);
чан кебек зур савыт, салып су җылытырга яки җылы су салырга;
сабын (исле сабыннар булса хәерлерәк);
губка бер данә (гаурәт җирләрне юарга);
резин перчаткалар - дүрт пар (юучы, су салып-түгеп торучыга һәм берәү кулланганы ертылса яки пычранса);
алъяпкыч - дүрт данә;
җәймә, юрган тышы;
чиләк - 2 данә;
чүмеч - 1 данә;
ләгән - 2 данә (мәет өстеннән салган чүпрәкләр, киемгә - берсе; икенчесе - юганда су агыр өчен);
комган - 2 данә (булмаса, мәчеттән аласы).

Әгәр вафат булган кеше, авыру кичереп, тәннәрендә җәрәхәт булса яисә юеш­ләнеп торса, ул җирләргә марля белән мамыкны аралаштырып астар ясыйлар, ул кәфенлек пычранмасын өчен куела.
Шулай ук мәеттән авыр ис килмәсен өчен госел коендырганда суга камфора яки төелгән канәфер салыр­га мөмкин.
Төнлә мәетне саклаганнарга сәдака рәвешендә сөлге, яулык, тастымал бирү хәерле була.

Мәетне күмгәндә ки­рәкле әйберләр:
юрган (салкын вакыт булса);
эләктергеч - булавка 4 данә (юрганга);
полиэтилен - 2 м. (кирәк булганда гына. Юешлек чыгып, юрганны пычратмас өчен);
япма (мәет өстен каплап барыр өчен кулланылганлыктан, күркәм япма сайлау хәерле).

Мәчеттән алырга кирәк әйберләр:
Колаша - мәетне салып юарга.
Мәетне зиратка илтә торган носилка («көймә») һәм вафат булучы хатын-кыз булса - носилка өстенә беркетә торган дугалар һәм япма. Кайбер җирдә колашаны носилка кебек тә кулланалар.
Комган - 2 данә (өйдә бул­маса).

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading