16+

“Барысына да мин ирештем, мин булдырдым, мин, мин, мин...”

Кешегә тәкәбберлек, ягъни үзен башкалардан өстен кую сыйфаты хас. Әмма моның белән ул иң беренче чиратта үзенә зыян салганын аңламый. 

“Барысына да мин ирештем, мин булдырдым, мин, мин, мин...”

Кешегә тәкәбберлек, ягъни үзен башкалардан өстен кую сыйфаты хас. Әмма моның белән ул иң беренче чиратта үзенә зыян салганын аңламый. 

Яшәү шундый җиңел булыр иде
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
Фәнис Яруллин.

Иблис мәлгунь тәкәбберлеге сәбәпле Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм булган сыман, кеше дә тәкәбберлеге аркасында бәлаләргә дучар була ала. Гап-гади мисал: шәһәрдәге машиналар. Алар күп, юл берәү генә, берсенең дә сүзнең туры мәгънәсендә башка кешегә юл бирәсе килми. Ник? “Мин бит яхшырак! Минем машина “текәрәк” дип фикер йөртә адәм баласы. Нәтиҗәсе – юл һәлакәте. Тик монда да гаепле кеше хатасын танырга ашыкмый, чөнки тәкәбберлек үзенекен итә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр кешенең күңелендә тузан бөртеге кадәр булса да тәкәбберлек булса, ул җәннәткә кермәс”, – дип әйткән. Моны ишетеп бер кеше: “Әмма кеше өс киеме һәм аяк киеме матур булуын тели бит”, – дигән. Моңа Расүлебез: “Дөреслектә, Аллаһы күркәм һәм күркәмлекне ярата, ә тәкәбберлеккә килгәндә – ул хакыйкатьне кабул итмәү һәм үзеңне башкалардан хәерлерәк санау”, – дигән (имам Әл-Мөслим).

Тәкәбберлек “кәбир” сүзеннән алынган. Кәбир – олуг, бөек дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме арасында Муттәкәббир дигән исеме бар. Бу сыйфат Аллаһыга гына хас. Мәхлукатлар бу сыйфатларга ия була алмый. Димәк, тәкәбберләнеп, без Аллаһы Тәгаләнең исеменә үреләбез. 

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән риваять иткән. Дөреслектә, Пәйгамбәребез болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә әйтте: «Олуглык Минем изарым (киемем), тәкәбберлек Минем бөркәнчегем. Бер кеше бу икенең берсендә Миңа низаг кылса, ягъни катышса, ул кеше тәмугка ия була». 

Белүебезчә, Аллаһы Тәгалә Иблис мәлгуньгә, Үзенең олуглыгын танып, Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылырга кушкач, аның моннан баш тартуының сәбәбе – үзен Адәмнән яхшырак итеп санавы була. Ул моны: “Мин уттан яратылдым, ә ул туфрактан”, – дип аңлата, утны туфрактан хәерлерәк, олуграк итеп күрә. Әмма, җәмәгать, әгәр без туфракка орлык салсак, ул безгә җимеш бирә, ә утка салсак, ул аны яндырып, һәлак итә.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләреннән: “Сезгә җәннәткә кермәүчеләр хакында хәбәр биримме?” – дип сораган. Аңа, әйе, йә, Расүлуллаһ, дип җавап биргәннәр. Ул: “Һәрбер тупас, саран һәм тәкәббер”, – дигән.

Шулай ук Пәйгамбәребез: “Үз-үзенә сокланып, (ягъни үзен башкалардан өстен куеп, хәерлерәк санап, тәкәбберләнеп) йөрүче кеше дә җәннәткә керми”, – дигән. 
Раббыбыз: «Һичшиксез, Аллаһы һәр масаеп йөргән, үзен яратучы кешене сөйми», – дип әйтә («Локман», 31:18).

Җәмәгать, сүз һәрдаим үз-үзен генә күреп, үзендә булган нигъмәтләрнең булуында да үзе генә сәбәпче дип уйлап йөрүчеләр турында бара. Кайбер кеше үзенең матурлыгы, дәрәҗәсе яки берәр өлкәдә ирешкән уңышлары, кылган эшләре өчен мактанырга ярата. Әмма аңа бу сәләтне, мөмкинлекне, нигъмәтне кем биргәнен оныта. Кызганычка, боларны аңа Аллаһы Тәгалә биргән дип уйлау аның башында да юк. Бу хәл Коръәндәне Карун кыйссасы белән бер. Ул да: “Барысына да мин ирештем, мин булдырдым, мин, мин”, – дип йөргән. Пәйгамбәребез: “Берәр кеше үз-үзенә сокланып, тәкәббер рәвештә йөрсә, Аллаһы аны ачуланган хәлдә каршы алыр”, – дигән. 

Шулай ук Пәйгамбәребез: “Өч төрле кеше җәһәннәмгә беренче булып керер. Ул: гаделсез җитәкче, зәкят бирергә теләмәгән кеше, фәкыйрь тәкәббер”, – дигән. Гаделсез җитәкче җәбер-золым кылса, хәлле кеше, мөмкинлеге була торып та сәдака, зәкят бирмәсә, масаеп, үзен башкалардан хәерлерәк санап, мескеннәрнең хәленә кермәсә һәм кеше фәкыйрь була торып та, тәкәббер булса, Пәйгамбәребезнең әлеге хәдисенә туры килгән була. 
Шулай ук Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә кемнәр белән сөйләшмәвен һәм аларга карамавын хәбәр иткән. Ул кылган яхшылыгын башкаларга гел искә төшереп шелтәләүче, начар товарны ант итеп мактап, ялганлап сатучы һәм тәкәббер кеше. 

Аллаһы Тәгалә безне бу сыйфатлардан Үзе сакласа, рәхмәтеннән аермаса иде, чөнки Нәмруд, Фиргавен кебек кешеләр бу гамәлләре өчен дөньялыкта ук җәзасын алган. 

Тимергали хәзрәт Юлдашев,
“Саләх” мәчете имам-хатибы.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading