Бүгенге көндә иң куркыныч психик авыруларның берсе булып анорексия санала
Ашау тәртибе бозылган кешеләрнең өчтән бере диярлек үз-үзен үтерергә омтыла икән. Гәрчә, зарарсыз диеталар саналса да, бу авыру яшь хатын-кызларны торган саен күбрәк ятьмәсенә эләктерә.
Анорексия нәтиҗәләре стихияле бәла-казага охшаш. Елына 10 200 кеше үлеме ашау тәртибе бозылуның турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора, ягъни һәр сәгать саен диярлек дөньяда 1 кеше ашау тәртибе бозылу нәтиҗәләреннән үлә.
Анорексиядән үлүчеләр саны дөньяда теләсә кайсы башка психик тайпылышларга караганда күпкә күбрәк, ел саен дөньяда авырудан интегүче кызларның 5 проценты үлә.
Статистика күрсәткәнчә, ел саен дөньяда анорексия белән интегүче кызларның 5 проценты үлә, һәм тагын 10 процентка якыны 10 ел дәвамында үләргә мөмкин, хәтта алар психик яктан савыккан булсалар да, чөнки организм өчен инде кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр шундый ки, аларны торгызу бик катлаулы.
Ул статистик яктан анорексия белән авыручыларның нибары 1 проценты ир-атларга туры килә, дип өстәде. Аның сүзләренчә, кызлар еш кына үзләренең тышкы кыяфәтләре өчен борчыла, һәм бу киләчәктә ашкайнату тәртибенең бозылуына көчле этәргеч булып тора.
*** 12 яшьлек кызым да сентябрь аенда ашавын киметкәннән-киметә башлады. Әтисе моның сәбәбен аңламыйча кат-кат сорашты, әллә соң ашказаны белән бәйле проблемалар бармы дип тә уйладык. Соңрак кына ул безгә моның сәбәбен әйтте. Янәсе ябыга. Болай да зифа буйлы, безнең карашка шактый ябык булган кызчыгыбызның мондый сүзләрен ишетү безне хафага салды. Сораша торгач, мәктәп ашханәсендә дә ашамавы ачыкланды. Әтисе шактый кырыс итеп моның җүнлегә илтмәвен аңлатты. Ә кызыбыз ябыгуның модада икәнлеген, яшьтәшләре дә аның белән бергә ашауны киметүне сөйләде. Болар бер блогерда күргән икән моны. Кыскасы, ул блогер кара исемлеккә кертелде. Аның урынына без балага анорексиянең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында видеолар күрсәттек. Шуннан бирле ябыгу турында сүз катканы юк. *** Имин гаиләләрдә тәрбияләнгән, тышкы яктан сөйкемле балалар һәм яшь кызлар ни өчен еш кына, үзләрен ач үлемгә кадәр җиткерәләр? Яшьләрнең тормышын җимерүче бу күренеш нәрсәгә бәйле? Яшүсмерне анорексиядән ничек сакларга? Бу хакта без В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең амбулатор-поликлиника бүлеге мөдире, табиб-психиатр, психотерапевт Ольга Башмакова белән сөйләшәбез.
– Ольга Валерьевна, анорексия ничек барлыкка килә? Кемнәрне куркыныч төркеменә кертергә була? – Нигездә бу чир үзенә 15-25 яшьлек кызларны йолып ала. Медицина телендә сөйләсәк, нерв анорексиясе – ашау тәртибенең психик тайпылышы, пациент үзе ябыгу өчен аңлы рәвештә авырлыкны киметә. Мондый тайпылышның сәбәпләре-психологик, социаль факторлар һәм генетик омтылыш җыелмасы. Кеше үсә, тән үзгәрә, аннан ризасызлык туа. Анорексиягә еш кына авырлыгы буенча таләпләр булган спортчылар, гимнасткалар, балериналар дучар була. Диета – башлап җибәрүче фактор. Шәхес үзенчәлекләре дә роль уйный. Анорексиягә ешрак перфекционизмлы, үзләренә таләпчән, үҗәт, еш кына отличницалар, астеник, эмоцияләр чыгу белән проблемалары булган, «барысы да, яки берни дә түгел» принцибы буенча кара-ак фикерле кешеләр тартым. Авыруның килеп чыгу сәбәпләре берничә. Әлбәттә, беренче чиратта, социум. Социаль челтәрләрнең кешеләргә, бигрәк тә яшүсмерләргә йогынтысы бик зур. Һәркайда кулланучылар идеаль рәсемнәр - матур йөзле һәм фигуралы кызлар һәм егетләр күрә. Кайчак артык авырлык җыйган үсмерләр яшьтәшләре тарафыннан эзәрлекләүгә дучар ителә. Аннан мыскыллар көләләр. Бармак төртеп күрсәтәләр. Бала ашаудан кача башлый: ашханәгә керми, уртак өстәл янына утырмый, ризыкны вак кисәкләргә бүлә башлый һәм аларны берничә тапкыр ашый башлый, кинәт ябыга. Бу борчу өчен бер билге булып тора. Гаиләдәге вазгыять тә зур роль уйный. Яшүсмер кызның гәүдәсе җенси өлгерү сәбәпле үзгәрә, ә әнисе моны аңламыйча: "җитәр, шуның чаклы ашама инде! Кияүгә чыга алмаячаксың бит!», дип ярасына тоз сала. Моннан тыш, бездә балаларны ризык белән бүләкләү яки җәзалау кабул ителгән. Мәсәлән: «Син бүген молодец! Мә сиңа конфет!» яки: "Түбән билге алгансың. Сиңа шоколад тәтемәячәк!» Миңа калса, бу ата-аналарның үз-үзләрен тотышы дөрес түгел: ризык манипуляция чарасы булырга тиеш түгел. Бу шулай ук ашау тәртибе бозылу үсешенә йогынты ясый. Һәм бу, сүз уңаеннан, анорексия генә түгел, булимия дә, компульсив артык ашау да булырга мөмкин: кеше чамасыз рәвештә азыкны ашый һәм аннары косуны китереп чыгара.
– Анорексия белән авыручылар көненә ярты банан ашый һәм бер стакан су эчә ала, диләр. Шул ук вакытта үсеп килүче яшүсмерне ачлык газапламыймыни, үз-үзен саклау инстинкты юкмыни? – Анорексия белән авыручыларның үз халәтләренә карата тәнкыйди мөнәсәбәте югала. 170 см буйлы һәм 30 кг авырлыктагы кыз көзгедә үзен юан итеп күрә, димәк ашаудан тыелырга дигән уйны беркетеп куя. Анорексиклар үлчәүдә тән авырлыгының кимүен күргәндә канәгатьләнү хисен кичерергә мөмкин. Аларда көчле ачлык барлыкка килә, ләкин аннан соң авыру омтылышы белән акрыная.
– Яшүсмернең ашкайнату белән проблемалары барлыкка килүен һәм, бәлки, анорексия белән чирләгәнен ничек аңларга? – Бу хакта алда сөйләп киттем инде. Моннан тыш, балагызның социаль челтәрләрдә нинди төркемнәрдә торуына игътибар итегез. Бәлки, алар экстремаль ябыгуга багышланганнардыр. Кайвакыт анда балаларны сәламәт булмаган матурлыкка омтылырга дәртләндерүче кураторлар да бар. Анорексиклар тагын бер үзенчәлеге бар, алар үзләре бик аз ашый, ләкин күп пешерә һәм якыннарын шуның белән сыйлый башлыйлар. Катгый диетада утырган яшүсмер кулинария белән кызыксына башлый, әти-әниләр өчен уйланырга сәбәп бар дигән сүз.
– Әни һәм әти баланың проблемалары барлыгын аңлаган икән, кая барырга? – Әгәр яшүсмердә ашау тәртибе бозылу өч ай чамасы күзәтелә икән, «анорексия» диагнозын белгечләр куячак. Бу вакыт эчендә баланы күзәтергә кирәк. Югарыда тасвирланган симптомнарны күрәсезме? Бергәләшеп психолог яки психотерапевтка барыгыз, ризыкка карата булган үзгәрешләрнең сәбәпләрен ачыклагыз. Вәзгыять нык катлауланган икән, баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салырга кирәк. Иң аянычы, анорексия бер-ике атна эчендә генә дәваланмый, моның өчен ярты елдан ике елга кадәр вакыт таләп ителә. Дәвалаганда электролит балансын торгызалар (организмда калий, натрий һәм органик кислоталар тигезлеге), гормональ фонны нормальләштерәләр, акрынлап туклануның калориялелеген арттыралар. Авыру атнага уртача 500 граммга кадәр артырга тиеш. Әлбәттә, көн саен индивидуаль психотерапия сеанслары да кирәк. Анорексикның шундый ук психологик проблемалары булган кешеләр арасында аралашуы һәм төркем психотерапиясендә катнашуы да бик мөһим. Кызганычка каршы, дәваланып чыкканнан соң да нерв анорексиясе кире кайтырга мөмкин. Кайвакыт пациентларга озак вакыт психологлар һәм психотерапевтлар ярдәме таләп ителә.
– Әгәр бала, мәсәлән, генетик яктан авырлыкны тиз җыя торган икән, аңа дөрес туклану моделен ничек сеңдерергә? – Асылда, артык авырлыкка һәвәслек дигән төшенчә юк. Әгәр гаиләдә сәламәт ризык культы булса, берәү дә артыгын ашамаячак, спорт белән шөгыльләнәләр икән, ни өчен бала юан булырга тиеш соң? Гаиләдә барысы да төз, ә бала, нормаль тукланып, тазара башлый икән, гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, аның сәламәтлеге белән проблемалары бардыр, алай булганда кичке ашка кәтлит яки көненә бер конфет та тән массасын җыюга китерәчәк. Балаларны диетага утыртып та, үзең исә дөрес туклануны дәвам итү – иң зур хата. Бу да балага психологик травмага китерә. Менә без барыбыз бер өстәл артына утырып ашыйбыз, ә хәзер син әйдә аерым ашап тор, ә без тәмләп ашаячакбыз. Баланың диетасында кискен чикләүләр булырга тиеш түгел. Аз күләмдә барысын да ашарга мөмкин. Һәм мин ризыкны бәйрәм итеп тәкъдим итмәскә киңәш итәр идем. «О-о туган көн бит бүген, әйдәгез пицца яки сушига заказ бирик һәм ашап рәхәтләник», дию бу дөрес гамәл түгел. Моны күргән бала зарарлы ризыкны үзенә көн саен бәйрәм оештыру ысулы буларак кабул итәчәк.
«Үзем генә калганда, үкереп елый идем» Алинә (исеме геройның таләбе белән үзгәртелде) тумышы белән Чаллыдан. Әти-әнисе белән яшәгәндә, көненә төгәл 5 тапкыр ашаган: иртәнге аш, әбәт, көндез ике тапкыр капкалап алу, кичке аш. Тик аннары кияүгә чыгып, мөстәкыйль тормыш алып бара башлагач, дус кызыннан ишетеп, дөрес туклану принцибы буенча тукланырга булган. – Башта барысы да яхшы иде, авырлыгым кими башлады. Әкренләп мин азартка кердем, ашаудан баш тарттым, көненә бер йогурт ашап куйсам шул җитә иде. Ирем дә бу хәлгә карап бик борчылды. Кунакка барган саен әнием сумка-сумка камыр ризыклары төяп җибәрә иде. Тик аларга борылып та карамадым. Бу биш ел дәвам итте, – дип искә ала Алинә. Яшь хатын үзенең бик нык ябыгуын сизсә дә, ләкин аңлаудан курыккан. Нәтиҗәдә, бернәрсәдән дә шикләнмәгән туганнарын алдарга тотынган: иртән эшкә ач килеш киткән дә, караңгы төшкәч кенә кайткан. Әнисенә өйдә ашадым, иренә кичке ашны әниемдә ашадым, дип алдашкан. Туганнары Алинәнең алдашуын сизеп алгач, сөйләшеп тә караганнар. Өстәвенә, хатын ашый алмавын үзе дә аңлаган, хәтта теләсә дә ризыкны кулга ала алмавын инкарь итмәгән. – Үземә көзгедән карый алмыйм. Миңа оят иде. Агарынып киттем, сөякләрем тырпаеп тора, алсуланып торган битем юкка чыккан, ике күзем генә утырып калды. Кибетләрдә кием сайлау һәм гомумән кеше алдында күренү газапка тиңләште. Моннан тыш, ашкайнату системасы белән проблемалар барлыкка килде. Аннары эч йомшарткычлар, бәвел кудыргычлар эшкә кереште. Кайчак чарасызлыктан үзем генә калганда, үкереп елый идем. Кырык яшькә җиткән кызын әнием кулымнан тотып баштан эндокринологка, аннары терапевтка, психологка һәм хәтта психиатрга алып барды. Нәкъ соңгысы диагноз куйды да – нерв анорексиясе, – ди Алинә. Нәтиҗәдә Алинәне хастаханәгә салганнар һәм "янәдән ашарга өйрәткәннәр". Ләкин хәл тагын да кискенләшкән: ул артык күп ашый башлаган. Инде табиблар "бирәнлек" чиренә күчә күрмәсен дип кисәтеп тә куйганнар. Алинәнең акрынлап авырлыгы арта һәм терелү ягына таба бара. Әмма аның әнисе әлегә сөенергә ашыкмый һәм алар бары тик юл башында гына, ди. Алинә белән психолог, туклану буенча консультант һәм башка белгечләр эшли. Моннан тыш, ул көн саен төркемле сеансларга йөри: аңа барыннан да бигрәк арт-терапия һәм интегратив ярдәм төркеме ошый. Буш вакытларында Алинә картиналар ясый. – Дәвалау дәвам итсә дә, мин инде аңардан мәгънә күрәм. Яңадан эшләү, гаиләм белән янәшә булу өчен тереләсем һәм гадәти тормышка кайтасым килә! Ә иң якты хыялым – әни булу, – ди ул.
Ашау чын җәзага әверелгән Дарина кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнгән. Үсә төшкәч, буш вакытын да спорт залында үткәргән. 21 яшендә ул нибары 49 кило авырлыкта булган. Ләкин Дарина моның белән генә тукталмаган. Ул үзен ризык ашауда да чикли башлаган. – Иртәнге ашка алма һәм төшке ашка салат белән тавык кисәген ашыйм, миңа бу җитә иде, – дип сөйли Дарина. – Минем тәүлеклек калориям 500-900 килокалориядән артмады. Аннары миңа бу да бик күп булып тоелды. Ниндидер мизгелдә үз рационымны көненә бер шоколадка яки кечкенә булочкага кадәр киметтем. Килограммнары бик тиз кими: 49, 47, 45. Әти-әнисе башта сизми – Дарина иркен кием астында ябыклыгын уңышлы яшерә. Ләкин булган хәлләрне сер итеп тоту мөмкин булмагач, Дарина барысын да сөйләп биргән. – Аларда шок булды. Әни гел елады, икесе дә ашавымны сорадылар, ялвардылар. Мин ашаган булып кылана идем, ә чынлыкта ризыкны раковинага яки колледжга барганда ташлый идем, – дип искә ала Дарина. – Мин үземә авырлык җыярга кирәклеген аңлый идем, ләкин туктый алмадым. Авырлыгы да, аның белән бергә сәламәтлеге дә юкка чыга башлый. Кызның матдәләр алмашы бозылган. Ашау чын җәзага әверелгән. Дарина, көнлек нормадан артмас өчен, артык бер кисәк ашарга курыккан. Калорияләр турында уйламыйча бер минуты та үтмәгән. Ризык аның иң явыз дошманына әверелгән. Даринаның авырлыгы 37 килограммга калган, караватыннан да көчкә тора башлаган, укуын ташлаган. – Үлә баруымны аңлагач, хастаханәгә киттек. Мин әле дә биредә, дәвалануда, – дип уртаклаша кыз.
АШКАЙНАТУ ТӘРТИБЕ БОЗЫЛУ БУЕНЧА ГОМУМИ СТАТИСТИКА - Ашау тәртибе бозылу бөтен дөнья халкының ким дигәндә 9 процентына кагыла. - Ашау тәртибе бозылу куркынычы 28 дән 74 процентка кадәр генетик нәселдәнлек белән бәйле. - Ашау тәртибендәге тайпылышлар үлемгә китерә торган психик авыруларның берсе булып тора. - Елына 10 200 үлем ашау тәртибе бозылуның турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора, ягъни һәр сәгать саен диярлек дөньяда 1 кеше ашау тәртибе бозылу белән бәйле нәтиҗәләрдән үлә. - Ашау тәртибе бозылган кешеләрнең 26 проценты үз-үзенә кул салырга тырыша. - Ашау тәртибе бозылуны дәвалауга икътисадый чыгымнар елына 64,7 миллиард доллар тәшкил итә.
Россиядә балалар һәм яшьләрнең ашкайнату тәртибе бозылу статистикасы бүген куркыныч күренә: – 1-3 сыйныф кызларының 42 проценты төз булырга тели. – 10 яшьлек балаларның 81 проценты юан булудан курка. – 9-11 яшьлек балаларның 46 проценты кайвакыт яки бик еш диетада утыра. – Яшүсмер кызларның 35-57 проценты каты диетада утыра, ач, мөстәкыйль рәвештә косу китереп чыгара, ябыгу өчен дарулар яки эч йомшарткычлар кабул итә.
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар