16+

Мөселман телеканалы әле дә юк

Күптән түгел Россия Мөфтиләр шурасының телевизион канал аша эфирга чыгу лицензиясеннән мәхрүм ителүе мәгълүм булды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү Диния нәзарәтенең попечительләр комитеты рәисе Фәрит Фарисов җиткерде.

Мөселман телеканалы әле дә юк

Күптән түгел Россия Мөфтиләр шурасының телевизион канал аша эфирга чыгу лицензиясеннән мәхрүм ителүе мәгълүм булды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү Диния нәзарәтенең попечительләр комитеты рәисе Фәрит Фарисов җиткерде.

«Без «Ямал» спутнигыннан урын алдык, студия арендалап, тест режимында бөтен илгә тапшырулар күрсәтә башладык. Ислам телеканалы эфирга эләксен һәм эшчәнлеген башлап җибәрсен өчен, бөтен нәрсә әзер иде, әмма соңгы мизгелдә, бернинди аңлатмасыз, телетапшыруга булган хокук лицензиябезне тартып алдылар. Безгә берникадәр вакыттан соң ислам турында Бөтенроссия телеканалы ачарга вәгъдә бирделәр. Нәтиҗәдә, бүген ни вәгъдә ителгәне, ни безнең телеканал юк», - ди Фәрит хәзрәт.
Төньяк Кавказ мөселманнарының дини оешмаларына ярдәм итү мәсьәләләренә багышлап 2009 елның августында узган очрашуда ислам телеканалы булдыру идеясен Дмитрий Медведев (ул вакытта Президент сыйфатында) та хуплый. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, яңа телеканал 2011 елда барлыкка киләчәк, дип белдерә, әмма федераль дәрәҗәдәге мөселман телеканалы әле дә юк.
Аңлашыла ки, идеологиянең иң зур коралы - массакүләм мәгълүмат чаралары, аеруча телевидение. Халык массаларының үзаңын тәрбияләүдә ул төп рольне башкара һәм акылыбызга йогынты ясарга тырыша. Бу җәһәттән күрше Башкортстан Республикасы җитәкчелегенең үз халкын ничәмә ел «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясен карау бәхетеннән мәхрүм итеп, үзләрендәге «БСТ» каналын гына күрсәтүе дә аңлашыла. Татар телевидениесен карый алу бәхете күрше республикадагы татарларыбыз өчен әле күптән түгел - спутник аша күрсәтелүче «ТНВ Планета» барлыкка килгәч кенә елмайды. Ә «Союз» дип аталган православ телерадиокомпаниясе Россиядә инде 2005 елдан бирле эшләп килә. Екатеринбург епархиясе гамәлгә куйган бу телеканалны хәзер спутник аша да, кабельле телевидение аркылы да карарга мөмкин.
Берәү дә каршы түгел: алар да үзләренекен карасын, рухи дөньяларын баетсын! Әмма Россиядәге конфессияләр арасында икенче урынны алып торган мөселман өммәтенең Федераль дәрәҗәдәге телеканалы һаман да булмавы, миңа калса, гаделлек һәм толерантлык түгел. Бу - Мәскәүдә яңа мәчетләр барлыкка килүгә юл куелмау кебек, Россия хакимиятенең православие диненә генә өстенлек бирүенә ишарәләүче тагын бер фал.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading