Шәһри Казан

Мәсьәлә уңай чишелде

Өченче апрельдә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйз, боерык чыгарып, үзен «Кол Шәриф» мәчетенең имам хатибы итеп билгеләве, ә әлегәчә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт иткән Рамил хәзрәт Юныска дини йолаларны үтәттерү вазифасы йөкләве хакында без инде хәбәр иткән идек. «Кол Шәриф» мәчетендә эшчәнлек алып барган Рамил хәзрәт Юнысның...

Реклама

Өченче апрельдә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйз, боерык чыгарып, үзен «Кол Шәриф» мәчетенең имам хатибы итеп билгеләве, ә әлегәчә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт иткән Рамил хәзрәт Юныска дини йолаларны үтәттерү вазифасы йөкләве хакында без инде хәбәр иткән идек. «Кол Шәриф» мәчетендә эшчәнлек алып барган Рамил хәзрәт Юнысның икенче имам дәрәҗәсенә төшерелүенә җәмәгатьчелекнең бер өлеше каршы чыкты.
6 апрель җомга намазы алдыннан мөфти Илдус Фәйз «Кол Шәриф» мәчетенә үзе килеп, мөселманнар алдында җавап тотты. Бирегә Сарман, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт төбәкләреннән мөселманнар җыйналган иде.
Җомга намазын укыткан Рамил хәзрәт Юныс: «Мәсьәлә уңай чишелде. Мин имамлыкта калам. Баш имам мөфти Илдус Фәйз булачак. Ул теләгән вакытта намаз укыта, җомга вәгазьләрен алып бара алачак», - дип, халыкны тынычландырды.
Илдус Фәйз исә 2005 елда епархия һәм «Казан Кремле» тыюлыгына караган Блоговещение соборы белән килешү төзелгәнен искә төшерде. «Без дә «Кол Шәриф» мәчете белән шундый килешү төзедек. Мин баш имам, Рамил Юныс имам булып калачак. Мин, мөфти буларак, Татарстанның теләсә кайсы мәчетенә килеп, имам буларак вәгазь сөйләргә, намаз укытырга хокуклы», - дип аңлатты ул.
Рамил Юныс һәм мөфти Илдус Фәйз тирәсендәге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дәрәҗәсендә каралган. Республика җитәкчеләре Рамил Юныс имам булып калачак дип белдергән. Җомга көн кич белән мөфти Рамил хәзрәт Юнысны кануни рәвештә имам итеп билгеләүче 121нче боерыкка кул куйды. Хәзер ул «Кол Шәриф» мәчетенең тулы хокуклы имамы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: