16+

Мулла булдыңмы әллә?

Холкыбыз шундый: кешедән калышмаска тырышабыз. Күпчелек кеше эшләгәнгә, тормышта күпчелек тарафыннан гадәти нәрсә итеп кабул ителгәнгә иярәбез.

Мулла булдыңмы әллә?

Холкыбыз шундый: кешедән калышмаска тырышабыз. Күпчелек кеше эшләгәнгә, тормышта күпчелек тарафыннан гадәти нәрсә итеп кабул ителгәнгә иярәбез.

«Күпчелек берничек тә хаталана алмас, дөреслек алар ягындадыр» дип фикер йөртәбез. Әгәр дә аларча яшәми башласаң, төрле сүзләр ишетәсеңне көт тә тор.
«Синдә генә дөреслек инде, калган меңләгән, миллионлаган кеше дөрес яшәми, дип уйлыйсыңмы әллә?!» «Син генә фәрештә булдың инде, калганнар бөтенесе адашуда икән». Гадәттә, дингә яңа гына килгән кешеләр шундый сүзләрне еш ишетәләр. Моңарчы дуслар белән эштән соң чәкешеп шайтан суы эчәргә яраткан кеше моның ни дәрәҗәдә зур гөнаһ икәнен аңлап, тәүбәгә килеп, ул начар гамәлдән тыелса, шешәдәш дусларына иярмәсә, «Нәрсә, мулла булдыңмы әллә», – дип көләләр. «Бөтенесе эчә, син генә аерылып, әллә кем булып йөрисең шунда», – дип, үзләренчә әллә кызганып, әллә гаепләп шелтәлиләр.

Дин буенча яши башлагач, андый сүзләрне дусларыннан, эштәге иптәшләреннән дә, ә кайвакыт өйдәгеләрдән дә еш ишетә: «Бик тирәнгә кермә, күпчелектән аерылма, гел мәчеткә йөрсәң, намаз укып ятсаң, эшләргә дә вакытың калмас». Башына яулык япкан кызларга да эләгә: «Болай төренеп йөрсәң, кияүгә кем алыр сине?! Әнә, кара кызларны, бар булган матурлыкларын күрсәтеп йөриләр, ә син гүзәллегеңне яшерәсең».

Чынлап та, күпчелек кеше хәмер кулланырга гадәтләнгән, күбесе зина кылырга да тартынмый. «Шунсыз яшәп булмый» дип, күпләр хәтта рибаны да хәләл күрә башлады. Намаз уку, ураза тоту, мәчеткә йөрү, туганлык җепләрен ныгыту, ялганламау, гаделлекне саклау, золымлык кылмау – күпчелек кеше өчен үти алмаслык зур эш кебек тоела. Кайберләре, гомумән, моны кирәк нәрсә түгел дип саный, чөнки аларның дәлиле бер: күпчелек кеше шулай яши.

Әмма күпчелек дип кенә, андыйларның яшәү рәвешенә иярергә кирәкме икән? Күплеккә карап дәлилләнеп буламы соң? Моңа җавап эзләп, Галәмнәрнең хуҗасы, безне бу якты җиһанга бар итүче, безгә ризык бирүче Раббыбызның хак китабы Коръәни Кәримгә мөрәҗәгать итик. «Ләкин кешеләрнең күбесе иман китермиләр (ышанмыйлар)» («Һуд» сүрәсе,  17нче аять). Бу аятьтән күренгәнчә, күп кешеләр иман китермәсләр, димәк, күбесе Аллаһының барлыгын, берлеген танып, иманы таләп иткән игелекле гамәлләргә омтылмаслар, дип искәртә.

«Аллаһы – кешеләргә юмартлык иясе, ләкин кешеләрнең күбесе бу нигъмәтләргә шөкер итми» («Гафир» сүрәсе, 61нче аять). Чынлап та, Аллаһы Тәгалә безгә күпме нигъмәтләр биргән: бу дөньяның гүзәллеген күрергә – күз, аның җиреннән йөреп хозурланырга – аяклар; Үзе биргән борын белән Аның һавасын сулыйбыз Ул биргән ризык белән тукланабыз. Әмма шуны аңлап шөкер итәргә теләмибез. Гел зарланабыз, безгә һаман нәрсәдер җитми. Әле бит шөкер итүне дә тел белән әйтү дип кенә кабул итәргә кирәк түгел, шөкер итү ул – Раббыбыз бездән таләп иткән әмерләрне үтәү, Аңа иман китереп, намазлар уку, мохтаҗларга ярдәм итү, Аңа гына догалар белән мөрәҗәгать итү.

«Ләкин кешеләрнең күбесе белми» («Әгъраф» сүрәсе, 187нче аять). Әйе, күбебез Аллаһы безгә бу дөньяда нәрсәләр үтәргә кушканын, нәрсә ул хәрам, нәрсә хәләл икәнен белмибез, тагын да кызганычрагы: белергә дә тырышмыйбыз. Кешеләрнең күбесе кабердә нинди сораулар биреләчәген, анда нәрсәләр булачагын да, кыямәт көне, анда көткән вакыйгаларны да, аңа ничек әзерләнергә кирәклеген дә белми.... «Анда кем булып кайткан соң» дип, алар бу сүзләрне әкияткә саныйлар. Анда булып кайткан, анда нәрсәләр булачагын тәфсилләп аңлаткан кешенең исемен дә белмәүчеләр бар.

Арабызда Коръәнне өйрәнергә һәм аның мәгънәләрен төшенергә теләүчеләр дә, аның белән яшәргә тырышучылар да, ни кызганыч, күп түгел шул. «Бәлки кешеләрнең күпчелеге Коръәннән баш тартты, алар Коръәннең хак сүзләрен ишетмиләр» («Фуссиләт» сүрәсе, 4нче аять). Коръәни Кәримдә тормышта булган гыйбрәтле кыйссалар күп, һәр соравыбызга җавап табарга ярдәм иткән мәгълүматлар бар, әмма күпчелек кеше фикер йөртергә, изге китап буенча яшәргә омтылмый: «Без бу Коръәндә кешеләр өчен һәртөрле мисалларны һәм гаҗәеп гыйбрәтләрне күрсәттек, хөкемнәрен ачык аңлаттык, шулай булса да кешеләрнең күпчелеге Коръән белән гамәл кылудан баш тарта, мәгәр көферлектә булыр өчен киреләнә» («Исра» сүрәсе, 89нчы аять ).

“Без Коръән иңдереп, сезгә хаклык белән килдек, ләкин күбегез хаклыкны яман күрә, һич кабул итми (“Зухруф” 78нче аять). Шушы Коръән аятьләрен күп итеп укый-укый, берничә мәртәбә аңлатасың, әмма күпчелек халык аңларга теләми, хаклыктан баш чөерә: «Аларның күбесе аңламый» («Маидә» сүрәсе, 103нче аять).
Кайберәүләр төрле явызлыкларга бара. Көн туган саен башка сыймаслык гөнаһлар эшләнә. Фәхешлек күбәйде, хәтта без аңа гадәтләнә башладык, күпчелегебез рибага, зинага күмелгәч, бу гадәти бер гамәл итеп кабул ителә. Иң аянычлысы шул, «Аллаһыга ышанам, Коръән белән яшим» диючеләр дә кайбер авыр гөнаһларны кыла, «шунсыз бүгенге көндә яшәп булмый» дип зур гөнаһларны хәләлләштерергә тырыша. «Алар арасындада Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күпчелеге — фасикьлардыр (гөнаһ кылучылар)» («Гыймран» сүрәсе, 110нчы аять).

Алдагы аятьләрне укып, фикерләп, шундый нәтиҗәгә киләбез: күпчелеккә карап алданырга кирәкми, кардәшләрем. Киресенчә, хаклыкны танып, инанып, Аллаһыга иман китереп, Коръән китабы белән ихластан гамәл кылучылар – алар гомуми халыкның азчылыгы. Ә гөнаһлар кылып, хаклыкны яман күрүчеләр – күпчелек. «Аларның күбесе исә хакны яман күрәләр» («Мөэминнәр» сүрәсе, 70нче аять).

Раил Фәйзрахманов

https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    СубханаАллах ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мәшә Аллаһ!

        Мөһим

        loading