16+

Муса гәләйһиссәләм һәм бүреләр (Пәйгамбәрләр тормышыннан кыйссалар)

Шушы сорауга Аллаһ биргән җавапны җир йөзендә яшәгән һәр кеше гомерлеккә истә калдырып, үз тормышының асыл-мәгънәсе итеп кабул итәргә тиеш

Муса гәләйһиссәләм һәм бүреләр (Пәйгамбәрләр тормышыннан кыйссалар)

Шушы сорауга Аллаһ биргән җавапны җир йөзендә яшәгән һәр кеше гомерлеккә истә калдырып, үз тормышының асыл-мәгънәсе итеп кабул итәргә тиеш

Аллаһы Тәгалә белән Җәбраил фәрештә аркылы аралашкан башка пәйгамбәрләрдән аермалы буларак, Муса гәләйһиссәләм Раббысы белән турыдан-туры сөйләшү мөмкинлегенә ия булган.

Коръәндә иң күп искә алына торган Аллаһның шушы илчесе белән бәйле бик күп кызыклы, хикмәт белән сугарылган кыйссалар бар. Шуларның берсен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Риваятьләрнең берсендә хәбәр ителә ки, бервакыт Муса гәләйһиссәләмгә сарыклар көтәргә туры килгән. Төннең шактый өлешен гыйбадәттә үткәргәнгә күрә, көндез аны кинәт йокы баса башлый. Йоклап китмәскә дип ничек кенә тырышса да, чыдар әмәле калмагач, ул бераз гына черем итеп алырга уйлый, әмма... шул вакытта читтәрәк урнашкан агачлыктан бүреләр өере чыкканын күреп ала. “Йокласам, бу ерткычлар сарыкларны ботарлап, харап итәчәкләр бит...” – дип уйлап куйса да, бик каты йокы килгәнгә күрә, Муса гәләйһиссәләм Аллаһка мөрәҗәгать итеп әйтә:

– Ий Раббым! Шуның кадәр каты йокым килә – көтүемне Үзеңә тапшырып, бераз гына ял итеп алыйм инде...”

Шушы догасын кылып бетерүгә, пәйгамбәр тирән йокыга тала. Күпмедер вакыт изрәп йоклап алганнан соң, Муса гәләйһиссәләм уяна һәм шундук: “Малкайларым исән-имин микән?” – дип борчылып, җәһәт кенә торып баса. Торгач исә, бик сәер, хәтта гаҗәеп бер хәлне күрә: көтүдән берничә адым гына читтәрәк... тешләрен ырҗайтып сарыкларга ташланырга дип ургылып торган бүреләр алдында гаять зур гәүдәле баһадир бер бүре (башлыклары, күрәмсең) кавемдәш ерткычларны тоткарлап, көтүгә һөҗүм итәргә ирек бирмичә тора иде... Шушы күренешкә хәйран калып бермәл басып торганнан соң, пәйгамбәр Раббысына дәшеп сорый:

– Йа Аллаһ! Нәрсә соң бу? Өлкән бүре минем сарыкларымны саклый?.. Бу гаҗәеп хәлне ничек аңларга?

Муса гәләйһиссәләмнең шушы соравына Аллаһ биргән җавабын җир йөзендә яшәгән һәр кеше гомерлеккә истә калдырып, үз тормышының асыл-мәгънәсе итеп кабул итәргә тиеш, чөнки бу җавапта Адәм балаларының бу дөньядагы яшәү мәгънәсе чагыла. Пәйгамбәренең соравына Аллаһы Тәгалә шул чакта болай җавап биргән:

– Әгәр син мин теләгәнне үтәсәң, мин син теләгәнне үтәрмен...

Ришат Курамшин

Кукмара мәдрәсәсе

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    СобханАллах

    Мөһим

    loading