16+

Үзеңне Аллаһының бер колы гына булуыңны аңлау кирәк...

Намаз укымаган кешенең Рамазан уразаларын тота башларга теләве белән дә шул ук хәл. Кызганычка, кайбер кеше беренче адымнарын ясарга теләүченең: “Син намаз укымаган көе ураза тота алмыйсың”, – дип күңелен төшерә. Ә намаз да, ураза да аерым гыйбадәтләр һәм аларның әҗер-саваплары да аерым бирелә.

Үзеңне Аллаһының бер колы гына булуыңны аңлау кирәк...

Намаз укымаган кешенең Рамазан уразаларын тота башларга теләве белән дә шул ук хәл. Кызганычка, кайбер кеше беренче адымнарын ясарга теләүченең: “Син намаз укымаган көе ураза тота алмыйсың”, – дип күңелен төшерә. Ә намаз да, ураза да аерым гыйбадәтләр һәм аларның әҗер-саваплары да аерым бирелә.

Кешенең Аллаһ кушканнарны үтәп, шәригатьчә яшәргә омтылыш ясавы зур адым булып тора.

Хакыйкатьне табу, күңел тынычлыгын булдыру бик тә күркәм гамәл. Әмма нәкъ менә шул вакытта кеше янында аңа ярдәм итә, аны аңлый, дөрес һәм кирәкле киңәш бирүченең булуы мөһим. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күңелләргә тынычлык бирә торган мәшһүр хәдисе бар. Ул: “Җиңеләйтегез, әмма авырайтмагыз, сөендерегез, әмма нәфрәтләндермәгез, читләштермәгез”, – дип әйткән (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Әгәр бу сүзләрнең һәрберсен сөекле Пәйгамбәребезнең әмере итеп кабул итсәк һәм алар буенча эш кылсак, динне күркәм яктан күрсәтүдә, әйләнә-тирәдәгеләргә ирештерүдә үз өлешебезне кертүчеләрдән булыр идек. Чыннан да, хәдиснең капма-каршысы булган “авырайту, борчуга салу, нәфрәтләндерү, читләштерү” сүзләре күпләрнең дин турындагы күзаллавын үзгәртә, Аллаһыга каршы җаваплы адым ясауларын тоткарлый. 

Диндә шактый еллар булган, шәригатьчә яшәүне көнкүрешкә кертеп җибәргән кеше бу гамәлләргә ияләшеп кенә килүче кардәшенең хәленә керә белсен иде. 
Расүлебез бер хәдисендә: “Җирдәгеләргә мәрхәмәтле булыгыз, сезгә дә күктәгеләр (фәрештәләр) мәрхәмәтле булыр”, – дип әйткән (имамнар Тирмизи, Әбү Давыд, Әхмәд). Чыннан да, мәрхәмәтле, олы җанлы була белү кешене бизи, бөекли торган сыйфат. Кызганычка, күпләр аңа ия түгел, ә булдырыр өчен тырышлык, үзеңнең Аллаһының бер колы гына булуыңны аңлау кирәк. Үзеңне күп нәрсәләргә ирешкән, Аллаһыга якынайган дип санап, бүтәннәргә өстән аска карау, аларны тәнкыйтьләргә ашыгу мөселман кешесенә килешә торган гамәл түгел.

Кешене дингә чакыру, аның гүзәллеген күрсәтү өчен бигрәк тә беренче вакытта аңа карата бик игътибарлы булу кирәк. Минем намазга басасым килә, әмма баштан берсен генә укый башласам ярармы икән, дигән кешегә: “Юк, бишесен дә укы, берсен генә укырга ярамый”, – дип кырт кисү – хата. Бу очракта мөселман кешесе: “Әгәр сиңа өйрәнер өчен әлегә берсен генә уку җайлы икән – шулай укы, алга таба бишесенә дә өйрәнерсең, ә мин сиңа ярдәм итәрмен”, – дип әйтергә тиеш. Намаз укымаган кешенең Рамазан уразаларын тота башларга теләве белән дә шул ук хәл. Кызганычка, кайбер кеше беренче адымнарын ясарга теләүченең: “Син намаз укымаган көе ураза тота алмыйсың”, – дип күңелен төшерә. Ә намаз да, ураза да аерым гыйбадәтләр һәм аларның әҗер-саваплары да аерым бирелә.

Динне өйрәтүче хикмәтле булырга тиеш. Һәм үзенә, дин юлына  басарга ярдәм ит, дип килгән кешегә “ярамый” дип кырт кисеп, күңелен төшерергә түгел, ә динебезнең күркәм якларын, Аллаһыга якын булып, ике дөнья бәхетенә ирешүебезне төшендерсә иде. 

Айсылу Юлдашева.
(“Дин вә мәгыйшәт”)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading