Сорауларга Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Хәзрәт, нәфел сүзе ул нәрсәне аңлата?
– Нәфел – өстәмә дигән сүз. Фарыздан тыш өстәмә гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә Миңа бәндәне, фарыз якынайта, ди. Шунда ук, ул якынаюны нәфел гыйбадәтләр белән дә дәвам итә ала, Мин аны хәтта яратырмын, аның күрә торган күзе, ишетә торган колагы, ала торган кулы, бара торган аягы булырмын, ярдәм сораса, булышырмын, дип өсти. Ягъни Аллаһ теләгән әйберне генә күрә, Ул теләгән әйберне генә ишетә, Ул теләгән җиргә генә бара, шул рәвешле Раббыбыз адәм баласын гөнаһлардан саклый. Иң элек без фарыз гыйбадәтләрне үтәргә тиеш, аларны үтәгәч кенә – нәфел гыйбадәтләрне. Биш вакыт фарыз намазны укымыйча, нәфел намазын гына уку дөрес булмый.
– Нәфел намазлар алар кайсылары?
– Духа, тәһәҗҗүд, мәчет, тәһарәт намазы һәм башкалар. Бу намазлар әҗер-савапны арттыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм төшендә җәннәткә керә һәм анда барганда үзеннән алда аяк тавышларын ишетә. Ул сәхабә Билал радыйаллаhу ганhенең аяк тавышлары булып чыга. Иртә белән торгач, Аллаһ Расүле Билалдан, җәннәттә миннән алда барырлык нинди изге гамәлләрең бар, дип сорый. Йа Расүлулла, артык гамәлем юк, әмма мин тәһарәтсез йөрмим, тәһарәт алгач та, ике ракәгать намаз укыйм, дип җавап бирә сәхабә. Икенче бер хәдисне дә искә алып үтәсем килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бервакыт үзенең ярдәмчесенә, нәрсә телисең, шуны сора, ди. Ярдәмчесе аңа, җәннәттә синең белән бергә буласым килә, Аллаһтан шуны сора әле, ди. Пәйгамбәребез аңа күп итеп сәҗдә кылырга, нәфел намазлар укырга куша. Иң зур нигъмәт ул – җәннәттә Пәйгамбәребез белән бергә булу. Ә моның өчен нәфел гыйбадәтләрне дә үтәргә кирәк. Алда әйтеп үткән хәдисне риваять итүчеләр, әлеге кеше гомер ахырына кадәр гел намазда булды, диләр.
– Нәфел намазларын теләсә кайсы вакытта укырга буламы?
– Асылда була, әмма өч вакытны Пәйгамбәребез тыйды. Ул да булса, кояш чыгып сөңге буе кадәр күтәрелгәч (якынча ярты сәгать үткәнчегә хәтле); зәвәл вакыты, кояш иң югары ноктада булганда; икенде намазыннан соң. Икендедән соң бары казага калган намазларны гына укырга була.
– Сез әйткән өстәмә намазлардан тыш тагын нинди нәфел гыйбадәтләр бар?
– Нәфел уразалары. Рамазан аенда без фарыз булган уразаны тотабыз. Аннан тыш өстәмә уразалар тотарга була. Зөлхиҗҗә ае узган булса да, белеп тору өчен әйтергә кирәк, бу айда булган Гарәфә көнендә тотылган ураза бик саваплы. Хәзер мөхәррәм ае бара. Мөхәррәмдә дә ураза тотып савапка ирешә алабыз. Пәйгамбәребез дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоткан. Ул көнне атналык гамәлләр күтәрелә, дигән ул. Җомга бәйрәм көне булганга, шул көнне аерым үзен генә тотарга ярамый. Аны йә пәнҗешәмбегә кушасы, йә шимбә белән бергә тотасы. Ягъни икешәр көн рәттән килеп чыга.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ураза кебек олы гыйбадәт ул юк, ди. Намаз әлбәттә өстен, әмма нәфел уразасы иң зур гыйбадәт санала. Ни өчен дигәндә, синең ураза тотуыңны беркем дә белми. Аллаһы Тәгалә дә, ураза бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт, дигән.
– Зәкят, гошер, фитр белән фидиядән кала биргән сәдакаларыбыз да нәфел гыйбадәт саналамы?
– Әйе, нәфел сәдакалары бирү – саваплы мөстәхәб гамәл. Пәйгамбәребез вакытында сәхабәләр сәдака бирү өчен акчалары җитмәгәнгә, өстәмә эшкә урнашканнар. Хезмәтләре өчен түләнгән акча көндәлек тормыш алып барырга җитә, ә сәдака бирергә – юк. Шуның өчен базарга йөк ташучы булып урнашканнар. Хәзер күп кеше ял итәргә барыр өчен өстәмә эштә эшли. Ә сәхабәләр Аллаһ ризалыгы өчен сәдака бирү өчен эшләгән. Нәфел сәдакасының савабын менә шушы мисалдан да күреп була.
– Хаҗда бер булып кайткан кеше анда тагын барса, ул да нәфел гыйбадәт буламы?
– Әйе, мөмкинлегең булып гомергә бер хаҗга бару – фарыз. Өстәмә гомрә хаҗына барса, савап кына. Пәйгамбәребез, олы хаҗ белән гомрәне ешрак аралаштырыгыз, ул фәкыйрьлек белән гөнаһларыгызны юып төшерә, дигән. Нәфел намазы белән уразасына килгәндә, Аллаһның Расүле, кыямәт көнендә адәм баласының фарызлары күрсәтелер, аларда кимчелекләр булса, Аллаһы Тәгалә, бу кешенең башка гыйбадәте бармы, дип сорар, ди. Шуннан нәфел намазы белән уразалар китереп, кимчелекле фарызларны ямарлар. Әгәр дә фарызларың камил һәм тулы икән, нәфел гыйбадәтләр аерым савап була язылачак. Моннан тыш, алдан әйтеп үткәнчә, алар Аллаһка якынайта торган гамәлләр дә булып тора. Коръәндә, кемнәр иман китерделәр һәм тәкъва булдылар, аларга дөнья тормышында да, ахыйрәттә дә сөенеч булачак, диелә. Ә нәфел гыйбадәтләр изгелекне арттыра һәм Аллаһка якынайта.
Фото: freepik.com
Комментарийлар