16+

Ни өчен диндә бокс белән шөгыльләнү тыела?

Ислам дине спортка ничек карый? Диндә тыелган спорт төрләре бармы? “Сәлах” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән шул сорауларга ачыклык керттек.

Ни өчен диндә бокс белән шөгыльләнү тыела?

Ислам дине спортка ничек карый? Диндә тыелган спорт төрләре бармы? “Сәлах” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән шул сорауларга ачыклык керттек.

– Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки ул сәламәтлек өчен файдалы, – ди хәзрәт. – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә көрәш белән кызыксынган. Хатыны – Гайшә анабыз белән йөгерүдә ярышкан. Үзенең хәдисләрендә, атта чабарга, йөзәргә, уктан атарга  өйрәнергә кушкан, балаларыгызны да өйрәтегез, дигән. Безгә сәламәтлекне Аллаһ Тәгалә әманәт итеп биргән.  Димәк, сәламәтлекне ныгыту да әманәт булып тора.

– Соңгы елларда Сабантуйларында хатын-кызлар да көрәшә башлады. Моңа ничек карыйсыз?
– Хатын-кызлар үзара көрәшә ала, әмма ирләр күз алдында түгел. Гомумән, аларга сугыш төрләре белән шөгыльләнү ничектер килешеп бетми. Аннары киемнәренә дә игътибарлы булырга тиешләр. Гаурәтләре каплаулы булу шарт. Фитнес залларда ирләр белән бер залда шөгыльләнү дә дөрес түгел.

– Мөселманнар өчен шахмат һәм шашка уйнау хәрам имеш...
– Шашка турында төгәл генә әйтеп булмый. Ә шахматка килгәндә, Әбү Хәнифә мәзхәбенең “Хидая” китабында ул мәкрүһ гамәл дип килә, ягъни шахмат уйнамау хәерле. Бу вакытны заяга уздырмау ниятеннән тыелган булырга тиеш. 

– Ә бокска дин ничек карый?
– Көндәшеңнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган спорт төрләре диндә тыела. Бигрәк тә бокс. Анда спортчылар бер-берләренең башына да, йөзенә дә суга. Дин исә тән өчен файдалы булганны гына рөхсәт итә, ә зыян китерүне тыя. Үзең өчен генә хобби буларак бокс тыелмый. Ягъни йодрык белән кешегә түгел, махсус капчыкка сугып шөгыльләнергә ярый.

– Ат чабышлары турында да фикерегезне ишетәсе килә.
– Аллаһ Тәгалә Коръәннең “Нәхел” сүрәсендә: “Атланып йөрер өчен, мәртәбәләр өчен атларны, качырларны, ишәкләрне, йөк ташый торган хайваннарны яралттык. Сез әлегә белмәгән башка бик күп нәрсәләрне яралтабыз”, – дигән. Димәк, кешеләргә алардан файдалану тыелмаган. Ат чабышлары да искәрмә түгел.  Аның турында  “Гадият” сүрәсендә әйтелә. “Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр”, – дип килә анда.

– Спортка ставка кую комарлы уен саналадыр?
– Әйе. Хәмер, риба, сихергә, йолдызнамәгә ышанулар кебек үк, комарлы уеннар да шәригатебездә тыелган. 

– Рамазан аена да күп калмады, уразалы килеш спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?
– Авырлык китермәсә, ярый. Хәлең булмаса, шөгыльләнмәвең хәерле. Бассейнда йөзгәндә су йоту яки колактан, борыннан су керү куркынычы бар, шуны да исә тотарга кирәк. Мунча керү мәсьәләсендә дә шулай. Иң хәерлесе кояш баегач, авыз ачкач. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading