16+

Әниеңә җиңел тиз үлем сорау дөресме? (үлемгә бәйле сорауларга җаваплар)

"Үз-үзенә кул салган кеше өчен дога кылырга кирәкме?". Үлем белән бәйле, җеназа мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә (дәвамы)

Әниеңә җиңел тиз үлем сорау дөресме? (үлемгә бәйле сорауларга җаваплар)

"Үз-үзенә кул салган кеше өчен дога кылырга кирәкме?". Үлем белән бәйле, җеназа мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә (дәвамы)

Тагын укырга: “Мәетне югач, суын кая агызырга?"

“Мәетне югач, суын кая агызырга?": үлем белән бәйле сорауларга җаваплар

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/metne-yugach-suyn-kaya-agyzyrga-lem-beln-byle-soraularga-avaplar

– Мәетләр төшкә еш керә башлагач, әбием, исемнәрен кәгазьгә язып, сезгә бирәсем дә, сездән аласым да юк дип әйтеп, “бисмилла” әйтеп яндырырга кушты. Ә көлен тәрәзә аша сибәргә кирәк икән. Моңа ышанырга ярыймы?
– Мондый юк-барга ышанырга кирәкми. Динебез һәр йоланы, һәр доганы, ахирәт, мәетләргә кагылышлы мәсьәләләрне бары тик Коръән аятьләреннән, Пәйгамбәребез (с.г.с.) сүзләреннән, галимнәребез язган китаплардан алырга куша. Берәр кеше безгә: “Болай эшлә, моны яндыр, тегене бетер”, – дип әйтә башлый икән: “Кайдан чыккан сүз икән бу?” – дип, динебезгә тәңгәл киләме-юкмы икәнлеген сорарга тиешбез. Әлбәттә, бөтен кеше болай төпченеп тора алмый. Андый кешеләргә мәчетләрдәге гыйлемле остазлар, хәзрәтләр ярдәмгә килә ала. Ә инде вафат булган берәр якының төшеңә кереп җәфалый икән, аның өчен дога кылыгыз. Дога кылуның авырлыгы юк. Ихластан, үзең аңлаган телдә “Йа Раббым, йа Аллаһ! Вафат булган әнием яки әтиемнән риза булсаң иде. Гөнаһларын ярлыкап, каберен җәннәт бакчысы итсәң иде”, – дип сорасаң яхшы. Мәет исеменнән сәдака бирелсә, ул аңа әҗер-савап булып барып ирешә.

Йокың тынычсыз булса, начар төшләр кереп аптыратса, йокы алдыннан “Аятел-көрси” һәм өчәр тапкыр “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып, тәнеңне сыпырып чыгарга кирәк. Йокларга ятар алдыннан Пәйгамбәребез Мөхәммәд бу аятьләрне укый торган булган.

– Үз-үзенә кул салган кеше өчен дога кылырга кирәкме?
– Үз-үзен үтерү динебездә зур гөнаһлардан санала. Аллаһ илчесе, ул кеше җәһәннәм утында газапланачак, ди. Хәдистә: “Кем үз-үзен таудан сикереп үтерсә, мәңгелеккә җәһәннәмгә сикерер, кем агу эчеп үлсә, җәһәннәмдә кулына агуын тоткан килеш янар, кем үз-үзенә пычак кадаса, җәһәннәмдә шул пычагы белән үз-үзен газаплар”, – диелә. Шуңа күрә Хәнәфи мәзһәбендә үз-үзен үтерүчеләргә имам җеназа намазын укымый. Туган-тумачалары арасында берәрсе җеназаны башкарса ярый. Аллаһ Тәгалә безгә катгый рәвештә: “Үз-үзегезне куркыныч астында калдырмагыз, һәлакәткә илтмәгез”, – ди. Раббыбыз биргән тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк. Үз-үзен юкка чыгарып, ул проблеманы хәл итми, якыннарын кара кайгыда гына калдыра.

Ә инде андый кешеләр рухына дога кылырга буламы дигәндә, әгәр тормышлары вакытында мөселман булсалар, дога кылырга кирәк! Ул бит гөнаһлы килеш үлгән. Кайчан да булса җәһәннәм утыннан җәннәткә чыгар дип өметләник.

– Тәмугтан җәннәткә керүчеләрнең маңгайларында тап була, имеш?
– Пәйгамбәребез хәдисләрендә, тәмугка гөнаһлы мөселманнар да керәчәк, диелә. Ләкин алары мәңгелеккә түгел, вакытлыча гына. Ахыр чиктә, алар җәннәткә чыгарыла. “Оҗмахка кергәч, җәннәт әһелләре тегеләрнең йөзләре каралыгыннан танып: “Болар җәһәннәм әһелләре”, – дия башларлар. Шунда җәһәннәм утыннан котылганнар: “Раббыбыз, бездән бу исемне алсаң иде!” дип дога кыла башларлар. Шунда Аллаһ Тәгалә аларга җәннәт елгасында госелләнергә әмер итә. Шунда госел алгач, ул караңгылыклары бетәр”, – диелә хәдистә.

– Бер укучыбыз яңарак кына әнисен җирләгән. Каберендәге балчыкны алып, яхшы балчык саласым килә, ди. Чәчәкләр үсмәс дип борчыла икән.
– Каберләргә балчык ташу, алмаштыру динебездә юк дип беләм. Чәчәкләр үстерү исә бөтенләй мөселман гадәте түгел, ә башка дин йоласы. Кабернең өсте бакча түгел, аның эчендә җәннәт бакчасы була. Менә шуның өчен дога кылып, әниегез исеменнән мохтаҗларга хәер бирегез.

– Баҗам рус кешесе, ул вафат инде. Әти-әниләр рухына дога кылганда, аңарга да дога кылу дөрес буламы?
– Галимнәребез: “Мөселман булмыйча вафат булган кешеләр өчен дога кылырга ярамый”, – дип әйтә. Шуңа күрә дога кылганда: “Раббым, иман белән киткән мәет-әрвахлар рухларын шат кыл! Мәгъфирәтеңне насыйп әйлә!” – дияргә кирәк.

– Үзеңә генә түгел, әниеңә җиңел тиз үлем сорау дөресме?
– Динебездә үлемне теләү, үлемгә омтылу тыела. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, нинди генә бәла-каза килмәсен, мөселман кешесе Аллаһтан җиңеллек сорап сабыр итәргә тиешле. Һәм аның авырлыктагы сабырлыгы әҗер-савап белән кире әйләнеп кайтачак. Заманабыз җиңел түгел, авыручылар да бихисап. Шуңа күрә Раббыбызга дога кылып, хәерлесенә өметләнсәк иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисләрендә болай ди: “Берегез дә тормышында авырлыкка юлыгу сәбәпле үлемне теләмәсен! Әгәр дә инде хәле бик авырлашса, бу доганы кылсын: “Аллаһүммә әхйини мә кәнәтил-хәйәтү хайран ли, вә тәвәффәни изә кәнәтил-вәфәтү хайран ли”. Мәгънәсе: “Әй, Аллаһ! Тормышымда миңа игелек булса мине терелт, бакыйг дөнья миңа хәерле булса, мине ахирәткә күчерсәң иде!” Әбиләребез еш кына: “Йа Раббым! Соңгы сулышыбызда “Лә иләһә иллә Аллаһ” кәлимәсе булса иде. Иманлы килеш бакыйг дөньяга күчсәк иде!” дип дога кылалар иде. Бу һичшиксез үрнәк булырдай дога.

Тагын укырга: “Мәетне югач, суын кая агызырга?"

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading