Аннан калган акчаны мохтаҗларга хәер итеп тарату саваплы гамәл.
Ислам динендә иң яхшы никах ул нинди? Аның ничә шарты бар? “Сәләх” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев никахка кагылышлы сорауларга җавап бирә.
– Хәзрәт, динебездә нинди туй иң бәрәкәтлесе санала?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Бәрәкәт ягыннан чыгымнары аз булган туй - иң яхшысы”, - дип әйткән. Коръәннең «Әгъраф» сүрәсе, 31нче аяте белән бәйле рәвештә әйтелгән сүз ул. Анда Раббыбыз: “Ашагыз һәм эчегез, тик исраф итмәгез! Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә исраф итүчеләрне яратмый!” – ди. Әгәр дә кешенең никах мәҗлесен зурлап уздыру мөмкинлеге бар икән, аны тыйнак кына үткәреп, аннан калган акчасын мохтаҗларга хәер итеп тарату хәерлерәк. Бу исраф итү дә саналмый, савабы да зур.
– Туй уздыру өчен кредит алырга яки бурычка акча алырга ярыймы?
– Бурычка керергә кирәк түгел. Бигрәк тә кредит алырга, ул мөселманнар өчен харам.
– Дин буенча мәһәргә нәрсә сорау хәерле?
– Ул кешенең мөмкинлегенә карап хәл ителә. Әмма Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәһәр мәсьәләсендә авырайтмаска кушкан. Аны алдан ук үзара сөйләшеп килешеп куярга кирәк.
– Мәһәр бирелми калса ярыймы?
– Мәһәр бирү никахның бер шарты булып тора, аны бирергә кирәк.
– Никахның калган шартларын да санап китсәгез иде.
– Никахның дүрт шарты бар: беренчесе – мөселман булулары, шәһәдәт кәлимәсен әйтү, икенчесе – кәләшкә мәһәр бирү, өченчесе – ике ир яки бер ир һәм ике хатын-кызның шаһитлар булуы, дүртенчесе – егет белән кызның никахка риза булулары.
– Никах мәҗлесен өйдә, әллә мәчеттә яки кафеда уздыру хәерлерәкме?
– Безнең гореф-гадәтләр буенча, никах кызның өендә уза. Ә дин ягыннан караганда кайда үтсә дә ярый. Иң мөһиме алда санап үткән шартларның үтәлүе.
– Ни өчен никахны җомга көнне уздыралар?
– Җомга мөселманнар өчен иң хәерле һәм изге көн. Әмма аны атнаның башка көннәрендә дә уздырырга була.
– Никах килешүенә динебез нинди мөнәсәбәттә?
– Диндә ул бар. Тик мөһим шарт булып тормый.
– Үзеңә тиң яр сайлаганда динебез нәрсәләргә игътибар итәргә киңәш итә?
– Диндә кешенең тышкы кыяфәтенә генә түгел, әхлагына, тәрбиясенә һәм диненә да игътибар итәргә кушыла. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “Булачак хатыныңны сайлаганда аның малына, чибәрлегенә, нәселенә һәм диненә кара. Иң хәерлесе – дүртенчесе, ягъни диненә карап сайлау”, - дигән. Диндә булу инде ул тормышыңны, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне Аллаһы Тәгалә кушканча төзү һәм алып бару дигән сүз. Булачак ярыңның аның әти-әнисенә карата ихтирамлы, итагатьлеме икәнлегенә дә карарга кирәк. Бу да бик мөһим. Шулай ук нәсел-нәсәбе белән кызыксыну да хәерле. Никах укытканчы ук яшьләрнең ир һәм хатын хаклары, үз өсләренә алачак вазифалары һәм бурычлары турында төгәл белеп торулары мөһим. Ир белән хатын булгач шул хакларын үтәп яшәсәләр, иншәАллаһ, гаиләләре гомерлек булыр. Әти-әниләре, хәзрәләрнең нәсыйхәтләренә дә колак салсыннар иде.
– Ир белән хатын хаклары турында да кыскача әйтеп китсәгез иде.
– Алар бик күп, шуңа да иң мөһимнәре турында сөйләшик. Ир кеше хатынына карата хәерле мөнәсәбәттә булырга тиеш. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Арагызда иң хәерлегез – үзенең хатынына яхшы мөгамәлә күрсәтүчегез”, – дигән. Икенчесе – гаиләне тәэмин итү. Өченчесе – гаиләдәгеләрне дингә өндәү. Хатын-кызның төп бурычы – иренә итагать итү һәм балаларны тәрбияләү.
– Сезнеңчә бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә?
– Бер-береңне аңлау, бер-береңә юл кую. Ярату ул иң беренче чиратта ирең яки хатыныңның мәнфәгатьләрен кайгырту, аңа ярдәм итү. Тормыш иткәндә авырлыклар да була, шундый чакларда бер-береңә терәк һәм сабыр була белергә кирәк. Тормышыбызны дин кушканча алып барсак, бәхет-сәгадәттә булырбыз, бу дөньяда да, ахирәттә дә.
Комментарийлар