16+

«Нинди Аллаһ Тәгалә, мин йортымны үз көчем белән төзеп чыктым»

Юдинода яшәүче Рәхилә апа: «Күршебез агачтан зур йорт төзеп чыккан иде.

«Нинди Аллаһ Тәгалә, мин йортымны үз көчем белән төзеп чыктым»

Юдинода яшәүче Рәхилә апа: «Күршебез агачтан зур йорт төзеп чыккан иде.

Шулай итеп көннәрнең бер көнендә күршебез йортының тәрәзәләрен урнаштырганда, мин аңарга: «Карале, Аллаһ Тәгалә сиңа нинди матур йорт төзергә насыйп итте. Аңарга рәхмәтеңне әйтеп, шөкер ит», - дип әйткән идем. Ул, бу сүзләремне нигәдер авырлык белән кабул итеп: «Нинди Аллаһ Тәгалә, мин йортымны үз көчем белән төзеп чыктым», - диде. Мин бу сүзләрдән соң берни әйтмичә, гаҗәпләнеп китеп бардым. Шуннан соң бер ай вакыт узды микән, йортына күчеп яши генә башлаган иде, ут чыгып, бөтен йорты нигезенә кадәр янып бетте. Бу хәл тәкәбберлекнең нәтиҗәсе түгел микән?» - дип, үзенең фикерен белдергән иде.

Хөрмәтле дустым! Дөнья йортында ике төрле ут бар. Берсе белән без ашарга пешерәбез, йортларыбызны җылытабыз, аны дөрес итеп куллана белмәсәң, төрле күңелсез хәлләргә дә дучар булырга мөмкинсең. Икенче төрле ут ул - тәкәбберлек уты. Аның кеше өчен зарардан башка бер генә дә файдасы юк. Күңеле тәкәбберлек утында янган кеше дөнья һәм ахирәт уңышыннан өлешсез калачак. Югарыда сөйләнгән Рәхилә апаның күршесе дә бу сүзләрнең тере мисалы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading