16+

“Ну и всё” дигәнгә әзер булыйк!”

Кеше авырмыйча кала алмый. Яшәү табигый булган кебек, үлем дә табигый. Шуның кебек, авыру да – табигый хәл. Бер генә кеше дә авырмый калмый, кеше авырырга тиеш.

Кеше авырмыйча кала алмый. Яшәү табигый булган кебек, үлем дә табигый. Шуның кебек, авыру да – табигый хәл. Бер генә кеше дә авырмый калмый, кеше авырырга тиеш.

“Авыргач, ул сәламәтлегенең кадерен белә. Авыру яшәү рәвеше белән бәйле, - ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. - Яшәү рәвешенә карап, организмда авыру килеп чыга. Авыргач, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ә без яхшы дару, әйбәт табиб эзлибез. Яшәү рәвешен үзгәртү турында уйлап та карамыйбыз. Нәрсәдәндер үзеңне тыю, тыелу – безнең өчен сәламәтлек.

Боларның барысына да Ислам дине өйрәтә. Чисталыкка да, хәрәмнән тыелырга да. Намаз укуның да беркемгә дә зыяны тими, киресенчә, каткан буыннарны язып аласың. Иртәнге намазны вакытында укыган кеше үзенә көн буена җитәрлек энергия ала. Шуңа күрә яшьтән намазга басарга, дингә килергә кирәк.

Бер бик бай кеше, хәзергечә әйтсәк, “яңа урыс” бик кәефләнеп, байлык хикмәтләренә хозурланып диванда ята икән. Ишек шакыганнар. Усал гына итеп: “Кем анда?” – дип кычкыра бу. Ә тегеннән җавап: “Бу – мин, әҗәл булам”. Тегесе кырыс кына: “Ну и что?” – дигән. Әҗәл тыныч кына: “Ну и все”, – дигән.
Һәркем: “Ну и все”, – дигән вакытка әзер булырга тиеш”, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.
«Кызыл таң» газетасыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading