16+

Әлмәт районы Урсала авылының «Нурсала» мәчетенә төрле милләт кешеләре йөри

Яңа ел каникулында җомга намазында Әлмәт районы Урсала авылының «Нурсала» мәчете халык белән шыгрым тулды. Урамда имам-хатыйб Таһир Зариповның ялкынлы чыгышы әллә каян ишетелеп торды.

Яңа ел каникулында җомга намазында Әлмәт районы Урсала авылының «Нурсала» мәчете халык белән шыгрым тулды. Урамда имам-хатыйб Таһир Зариповның ялкынлы чыгышы әллә каян ишетелеп торды.

Мәчеткә, балаларын җитәкләп, төрле милләт вәкилләре җыелган иде. Җомга намазыннан соң берәү, баласы туу хөрмәтенә, бөтен халыкны пылау белән сыйлады. Халыкның күп җыелуына җомга намазының ял көненә туры килүе генә сәбәпче түгел икән. Моннан кеше беркайчан да өзелми. «Нурсала» мәчетенең күпме милләт кешесен ни рәвешле үзенә тартып торуын ачыклау өчен, сорауларым белән Таһир хәзрәткә мөрәҗәгать иттем.

- Таһир хәзрәт, шулкадәр ялкынланып, хисләнеп сөйләдегез. Тик ни өчен рус телендә?

- Кеше татарча аңламый. Мәктәпләрдә дә русча гына укыйлар, гаиләдә дә русча аралашалар. Татарча хәзер авылда гына сөйләшәләр. Мәчетебезгә вәгазь тыңларга татарлар да, руслар да, башка милләт кешеләре дә йөри, әмма мин аларны монда көчләп алып килмәдем. Кешеләр, динебез белән кызыксынып, интернетка керә дә үз сорауларына җавап таба. Исламны шул рәвешле кабул итүчеләр дә байтак. Мәчеттә халыкны тотып тору авыр. Әкият сөйләсәң дә кеше китә. Геометриядә теорема чишкән сыман, вәгазь сөйләгәндә дә һәр сүзеңә дәлил китерергә тиешсең.

- Бу очракта әкият сүзен ниндирәк мәгънәдә кулланасыз?

- Хәдис сөйлисең икән, аның санын әйтмәсәң дә, исемен атарга тиешсең. Хәзер беренче урынга хакыйкать чыга. Ә хакыйкать белән көрәшү үз-үзең белән көрәшү дигән сүз. Мин вәгазьләр әзерләгәндә, дин галимнәренең хезмәтләренә таянам.
Урсала авылы исеме «урыс ала» тезмәсеннән төзелгән. Борынгы заманнарда бу татар авылы булган, әмма революциягә кадәр бер бай монда үз кешеләре белән килеп төпләнә. Шулай бервакыт мәчеткә исем уйлыйбыз. Берсе әйтә: «Әйдәгез, Н хәрефен өстик тә Нурсала, дип атыйк», - ди. Без мәчеттәге эшләребезне бер милләт, дин вәкилендә дә каршылык тудырмаслык итеп эшлибез. Бездәге бабайлар янына җәмәгать транспортында башка милләт кешеләре килә дә: «Муллагыз шундый кызык итеп сөйли», - ди.

Вәгазьләрдә көнкүреш мәсьәләләренә дә тукталабыз. Әйтик, күрше хакы дигәндә, мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләренә дә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Без яңа алымнар белән эшлибез. Кайвакыт барып чыга, кайвакыт чыкмый да. Күп кенә рус әби-бабайлары җомга вәгазен урамга чыгып тыңлый. Баштарак, мәчеткә килеп: «Ник азан әйтәсез?!» - дип ачуланалар иде. Без Россиянең үзәгендә яшибез. Мөнәсәбәтләрне исламга файда китереп һәм шул ук вакытта зыян салмыйча корырга кирәк. Парадокс, әмма моны эшләргә кирәк. Мин аудиторияне югалтудан куркам. Бүген күп кеше беренче тапкыр килгән. Шуңа да нинди вәгазь сөйләргә икән, дип уйландым. Ул бит дини тәгълиматны белгән һәм белмәгән кешенең дә күңеленә ятарга тиеш.

Һәр вакыйгага шәхси караш булырга тиеш. Чөнки киресенчә булганда, кеше китәчәк. Революциягә кадәр татарларның 90 проценты намаз укыган. Үз динен, милләтен кайгырта торган команда тупларга кирәк.

- Туган көнне үткәрергә ярыймы?

- Мөхәммәд пәйгамбәр дә, сәхәбәләр дә, дүрт мәзхәб башлыкларының берсе дә туган көнен үткәрмәгән. Без, татарлар, христианнар илендә яшибез. Телисеңме, теләмисеңме, аларның күп кенә гадәтләре безгә дә кергән. Безнең кайбер гадәтләр исә аларныкына кушылган. Ислам динендә, асылда, туган көн юк.

- Алайса, туган көнен үткәргән кешегә гөнаһ языламы?

- Яшьләрнең бер кимчелеге бар - алар һәр нәрсәне йә ак, йә кара буларак кабул итә. Тормыш алай гына бармый, аның төсмерләре күп. Минем төп максат - кешеләргә Аллаһ Тәгаләне таныту. Гыйлем белән хикмәт икесе бергә барса, файдасы зур булачак. Әмма гыйлем үзе генә файда бирми. Ул, Интернеттагы эзләү системасы шикелле, йә ак, йә кара җавап кына китереп чыгара. Кызганыч, хикмәт тиз килми. Инженер белән дә, табиб белән дә шул ук хәл. Һәр табибның үз зираты бар, дигән мәкальне ишеткәнең бармы? Дин әһелләре дә хата кылырга мөмкин. Кеше белгеч булып җитешсен өчен вакыт кирәк. Хәзер мәдрәсәдә укып чыккан яшь егетләр бөтен нәрсәне тиз генә үзгәртергә ашыга. Алай ярамый. «Хәзрәт, безгә сезнең мәчет ошый. Бездә дә шулай булсын иде», - диләр. «Сездә дә шулай булачак. Сабыр итегез, ашыкмагыз», - дим. Кешеләрне, хәреф танырга өйрәткән сыман, дин белән әкренләп кенә таныштырырга кирәк. Кешенең күп белүеннән куркырга кирәкми. Аларда дөрес белем никадәр күп булса, җәмгыятькә дә ярдәме шулкадәр күп булачак.

Белем белән бергә наданлык та чәчәк ата. Әйтик, Хизбут-Тәхрирчеләр нигездә эмоция белән идарә итә. Әмма диндә эмоция булырга тиеш түгел. Алар бу сафсатага үзләре генә ышанып калмыйча, башкаларны да ышандыра. Бервакыт көч структураларыннан килеп, андыйларның ни өчен артуы белән кызыксындылар. «Ә сез ник гаҗәпләнәсез? Кешеләрне тотып тора алырлык ничә имамыгыз бар соң?» - дим. Кешеләрне ислам тәгълиматы буенча өйрәтсәң, алардан файда гына булачак. Укытучы булсынмы ул, табибмы, тракторчымы... Кешеләр белән эшләгәндә иҗади караш булырга тиеш. Әнием мәктәп директоры булып эшләде, үзем һөнәрем буенча инженер, ул әйберләрне яхшы беләм.

Соңгы арада «радикаль ислам» сүзе бик еш телгә алына башлады. Франциядәге хәлләрдән соң да бу сүз кабат куертылды. Нәрсә соң ул радикаль ислам? (Бу урында сүзгә «Нурсала» мәчете имамы Динар хәзрәт кушыла.)

Радикаль ислам дигән сүз юк ул, террорчы гына бар. Сезнең кайчан да булса радикаль христиан дип әйткәннәрен ишеткәнегез бармы? Аларда да бит Аллаһ хакына кеше җанын кыючылар бар. Нинди генә дин артына яшеренсә дә, андый кеше - террорчы. Аның аркасында теге яки бу дингә башкаларда нәфрәт уяна. Исламга акыл белән эш итәрлек көчле шәхесләр кирәк, әмма алар бик аз. (Сүзне кабат Таһир хәзрәт дәвам иттерә.) Үз өстеңдә эшләргә кирәк. Балалар дә хәзер башка төрле, 5-6 яшьтән инглиз, гарәп телләрен өйрәнә. Яхшылыкны күрә белергә кирәк. Никахларда, мәҗлесләрдә дә шул турыда вәгазь сөйлим. Тирә-ягыңда нинди генә кеше булса да, барысы белән дә яхшы мөнәсәбәт урнаштырырга кирәк. Башкалар начар булса да, үзең андый булма. Утны ут белән түгел, су белән сүндерәсе. Ә су ул - изгелек билгесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading