16+

Өлкәннәрне хөрмәтләү – яшьләрнең бурычы

Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр...

Өлкәннәрне хөрмәтләү – яшьләрнең бурычы

Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр...

Әнәс бин Мәлик радыйяллаһү ганһү хәбәр итә, Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтте: “Яше олы булганга күрә, яшь кемсә карт кешене хөрмәт итсә, ул яшь картайгач, Аллаһы Тәгалә аны карарга, тәрбияләргә кешеләрне җибәрер”.

Бу яшьләрнең өстендә бурыч булып тора. Шуның өчен әгәр яшьләр өлкән яшьтә булган кешеләрне хөрмәт итсә, алар олыгайгач шундый ук игътибарны алачак. Нинди милләт һәм дин тотуына карамастан, барлык олы яштәге кешеләргә яшьләр игътибар юнәлтеп, хөрмәт белән карарга, аларны яратырга һәм мөмкинлек булганда ярдәм итәргә тырышырга тиеш.

Шулай ук карт булган кешеләргә яшьләр олылау белән карарга тиешлеләр. Алай эшләмәсәләр, Пәйгамбәр галәйһиссәләм алар миннән түгел дип кисәтте. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел» (Табарани). Ягъни ул Аллаһ һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм күрсәткән юлдан бармый. Абу Муса ал-Ашгари радыйяллаһү ганһү сөйли, Расүлүллаһ галәйһиссәләм әйтте: “Чал булган чәчле олы кешене хөрмәтләү – Аллаһ каршында гыйбадәтнең билгесе булып тора”. Бу хәдистә күренгәнчә, олыларны хөрмәтләү – Раббыбыз Аллаһ алдында үзенең гыйбадәтен күрсәтү. Ягъни кем олы яшьтәге кешегә хөрмәт күрсәтә, шулай ук Аллаһ алдында хөрмәтләгән була.

Хөрмәткә нәрсә керә: олы яшьтәге кешеләргә игътибарны юнәлтү, аларны карау, булышу, хәлләрен белү, матур һәм җылы сүз әйтү, авырып китсәләр тәрбияләү, матди ярдәм күрсәтү, яхшы шартлар-уңайлыкларны тудыру, белемнәрен арттыру, тору урынын яхшырту. Әбү Һүрайра радыйяллаһү ганһү хәбәр итә, Расүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: «Кечкенә олыга, узып баручы утырып торучыга, әз төркем күп төркемгә (беренче булып) сәлам бирә» (Бохари). Монда да яшьләр беренче булып, олы яшьтәге кешеләр белән исәнләшергә, аларга урын бирергә һәм үзләренең ярдәмен тәкъдим итәргә ашыгырга тиешлеләр.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһисссәләм әйтте: “Җәбраил галәйһиссәләм исемле фәрештә миңа, олы яшьтәге кешеләрдән башларга кушкан”. Ягъни нинди дә эш булуына карамастан, сөйләшү алдыннан булсын, ризык ашаганда, эчемлек эчкәндә, хәтта намазны алып баруда да, олы яшьтәге кешеләр шушы гамәлләрне үзләре алдан эшләргә тиеш. Өлкән кешеләрдә акыл, тәҗрибә, хикмәт бар. Аллаһы Тәгалә каршында олыларның дәрәҗәләре гаять зур һәм аларның догалары һичшиксез кабул ителә.

Күпчелек мөселман яшәгән илләрендә картлар йортлары да юк. Андагы мөселманнар әти-әниләренә карата яхшы һәм күркәм мөнәсәбәттә булса, үзләренең тормышлары – матур, бәрәкәтле булачагын ачык аңлый. Татар мәкальләрендә дә өлкәннәргә карата матур сүзләр табып була: “Өлкәннәргә хөрмәт – үзеңә хөрмәт”, “Атаңнан олы кеше белән уйнап һәм тупас итеп сөйләшмә”, “Ата-бабаны тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган”, “Кешегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп юл бир”, “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, “Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә юлыгыр”...

Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр.Чөнки алар халыкка һәм җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргән, чыгу юлын күрсәткән. Барлык эшләрдә дә, мәҗлесләрне уздырганда да, аларны түр башына утыртып, аларның йөзләренә генә карап, авызларыннан чыккан алтынга тиң булган сүзләрне тыңлап, тормышка ашырганнар. Хәзергә вакытта да аксакаллар шурасы бар. Шуның өчен аларны күтәрергә, эшләрен куәтләргә, ярдәм итәргә һәм һәрьяклап булышырга кирәк. Чөнки алар белән мөгамәләдә булсак, безнең эшебез алга барачак, Аллаһтан бәракәт килеп, уңышка ирешәчәкбез.

Кызганычка каршы, 70 ел динсез яшәү сәбәпле, халкыбыз әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләреннән ерагайганнар. Инде бүген яшьләргә үрнәк күрсәтергә, дөрес юлда булырга, дин буенча яшәргә кирәк. Картлар яшьләрне сүксә, яшьләр олыларны гаепләсә монда җәмгыять бернинди дә нәтиҗәгә ирешә амый. Аллаһы Тәгалә безне акыл дигән нигъмәт белән бүләкләгән. Шуның өчен акыл белән эш итеп, Раббыбыз биргән форсат белән файдаланып, дин буенча тырышсак кына югары дәрәҗәләргә ирешә алырбыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән сүзләрен һәр кеше игътибарга алып тотса, аны тормышка кертсә, дөнья өчен ничек яхшы, файдалы һәм уңай нәтиҗәләр булыр иде. Монда барыбыз да бер булып бу изге эштә катнашырга тиешлебез. Олы яштьтәге кешеләрне елына бер тапкыр искә алып кына түгел, ә һәрвакыт аларга карата хөрмәтне арттырырга, аларны олыларга, ярдәм итеп булышырга Раббыбыз Аллаһ насыйп итсен. Әмин.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов,

Питрәч районы Көек авылы имамы.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading