16+

Җомга вәгазе: җылы тәнеңдә киеп туздыр!

Яңа кием сатып алу, кию һәр кеше өчен дә сөенечле вакыйга. Хатын-кызлар өчен бигрәк тә.  Барыбыз да сатып алган, тектергән киемнәребезнең килешле, бәрәкәтле булуын тели.

Җомга вәгазе: җылы тәнеңдә киеп туздыр!

Яңа кием сатып алу, кию һәр кеше өчен дә сөенечле вакыйга. Хатын-кызлар өчен бигрәк тә.  Барыбыз да сатып алган, тектергән киемнәребезнең килешле, бәрәкәтле булуын тели.

Кайвакытта: “Шундый яратып алган идем, әллә нигә бәрәкәте булмады”, – дигән сүзләрне ишетәбез. Дин буенча һәрнәрсәнең үз әдәбе бар. Һәм һәрвакытта да билгеле бер догалар кыла алабыз.

Хәтта башка кеше өстендә күргән яңа киемгә: “Котлы булсын! Бәрәкәтле булсын! Җылы тәнеңдә киеп туздыр!” – дигән сүзләр әйтүебез дә дога булып бара.
Ә инде яңа кием киюче һәр кеше Пәйгамбәребез өйрәткән күркәм доганы истә тотып, аны гамәлгә кертсә, бу тагы да хәерле булыр.
Әбү Сәгыйд Әл-Ходридән (Аллаһ аннан риза булсын) тапшырыла: Пәйгамбәребез яңа кием кигәч, аның атамасын (мәсәлән, күлмәк, чалма, җилкәгә салына торган япма) әйтә торган булган, ә аннары болай дип дога кылган:

Укылышы: “Аллаһүммә ләкәл-хәмдү әнтә кәсәүтәниһ, әсьәлүкә хайраһү мәә сунига ләһ, вә әгуузү (“з” хәрефе сакау итеп укыла – Искәрмә.) бикә мин шәрриһи вә шәрри мәә сунига ләһ.

Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, Сиңа мактау булсын! Син мине бу киемгә киендердең (миңа бу киемне бирдең). Һәм мин Синнән аның хәерле булуын сорыйм һәм аның нәрсә өчен әзерләнгән булуының да хәерлесен сорыйм. Һәм Сиңа аның яманлыгыннан сыенам һәм аның нәрсә өчен әзерләнгән булуының яманлыгыннан сыенам” (имамнар Әбү Давыд, Әт-Тирмизи, Ән-Нәсаи).

Гомәр бине Әл-Хаттаб (Аллаһы аннан риза булсын) Пәйгамбәребезнең болай дип әйткәнен ишетүе хакында хәбәр иткән: “Аллаһы Тәгалә яңа кием киеп: “Әлхәмдүлилләәһи әлләзии (“з” хәрефе сакау итеп укыла – Искәрмә) кәсәәнии мәә үвәәри биһи гауратии вә әтәҗәммәлү биһи фии хайәәтии (мәгънәсе: “Минем гаурәтемне каплый һәм хәятемдә (тормышымда) зиннәт булып тора торган кием кидергән Аллаһыга мактаулар булсын”), – дигән сүзләр әйтеп, ә аннары үзенең тузган киемен мохтаҗ кешегә биргән кешене саклаячак һәм яклаячак. Һәм бу кеше исән вакытында да, үлеменнән соң да, Аллаһы юлыннан читкә китмәс” (имамнар Әт-Тирмизи, Ибне Мәҗе, Ибне Әс-Сөнни). 

Без кемгә дә булса изге теләк теләсәк тә, Аллаһым сакласын, яманлык теләсәк тә, бу үзебезгә әйләнеп кайта. Шуңа күрә бер карашка гап-гади генә булып тоелган теләк, котлаулар да мөһим роль уйный. Кемгә дә булса изге теләк теләвебез, аны тәбрикләү, котлавыбыз үзебезгә дә әйләнеп кайтачак, безгә дә шул изге теләкләрнең бәрәкәте киләчәк.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мөселман кешесенең кардәше өчен ул юк чакта кылган догасы кабул булачак, чөнки аның баш очында махсус вазифа алган фәрештә тора. Һәм һәрвакытта да кеше кардәшенә хәерлелек теләп, аның өчен дога белән Аллаһыга мөрәҗәгать итсә, фәрештә: “Әәмин, сиңа да шул ук булсын!” – дип әйтә”, – дигән (имам Әл-Мөслим). 

Әнәс бине Мәлик (Аллаһы аннан риза булсын) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләр әйткәнен тапшырган: “Үзенә теләгәнне мөселман кардәшенә теләми торып, сезнең берегез дә (чын-чынлап) иман китермәс” (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим).
Яңа кием алу дигәндә исраф хакында да әйтеп узмыйча булмый. Без алырга теләгән кием һәрвакытта да безгә кирәк дигән сүз түгел. Кайвакыт без исраф кылабыз, кызганычка, андый киемнең бәрәкәте дә булмаска мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләдә дә игътибарлы булсак иде.

Айсылу Юлдашева.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading