16+

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм – иң камил кеше

Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томы нәшер ителде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм – иң камил кеше

Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томы нәшер ителде.

– Мондый китаплар татар дөньясында көн саен чыкмый. Ислам цивилизациясенең башы Пәйгамбәребез белән бәйле. Аның тормыш юлын өйрәнү безнең өчен бик мөһим. Коръәннең өчтән бер өлешен тарих тәшкил итә һәм андагы нечкәлекләргә төшенми торып, ислам дине нигезен аңлый алмыйсың. Китапның әһәмияте шунда – үзебезнең туган телдә язылган. Тел ул – хикмәтле әйбер. Фикерләвебез дә тел нигезендә генә бара ала. Тел булмаса, фикерләү дә юк. Билгеле галимебез Мирза Мәхмүтов бер сөйләшүебездә, революциядән соң татар теленнән 10 мең гарәп-фарсы алынмасы төшеп калган, дип әйткән иде. Моны соңрак тел галимнәре дә раслады. Үзем дә кызыксынып караган идем. Күбесенчә дини фәлсәфә төшенчәләре төшереп калдырылган. Шуның белән татарларда фәлсәфә беткән. Дини фәлсәфәне формалаштыру өчен төшенчәләр кирәк. Бер фәлсәфә белгече, милләтнең фәлсәфәсе булмаса, милләт тә юк, диде. Безгә төшеп калган төшенчәләрне торгызырга кирәк. Шуннан борынгы ислам цивилизацияс белән бәйләнеш тә була. Төшенчәләр ярдәмендә фикерләүне торгызсак, фәлсәфә барлыкка киләчәк. Бу хезмәт шул юлдагы бер эш, – диде этнограф, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турында китап чыгуга багышланган матбугат конференциясендә.  

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бу дөньяга барыбыз өчен үрнәк кеше буларак җибәрелүен билгеләп, без мөселманнар аның тормыш юлын белергә тиешбез, диде.

Китап ТАССРның 100 еллыгына һәм узган елны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тарафынан игълан ителгән Туган телләр елына багышлап өч мең данәдә нәшер ителгән.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading