Пәйгамбәрлек килгәнче үк ул бик күркәм, бик әдәпле кеше була. Кәгъбәтуллаһны төзеп бетергәч, Кара ташны кире урынына куярга ниятлиләр. Ләкин кем куясын хәл иткәндә сугыша язалар, һәр кабиләнең үзенең куясы килә, чөнки бу тантаналы вакыт. Аннары, әйдәгез, мәчет ишегеннән кем килеп керсә, шул куйсын, дигән карарга киләләр. Шулвакыт мәчет ишегеннән Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп керә.
Аңа бу вакытта 35 яшь була. Пәйгамбәр плащын салып, Кара ташны шуның өстенә куя. Һәр кабиләдән берәр кеше килеп, шул плащны күтәрәләр. Пәйгамбәр Кара ташны үз кулы белән урынына куя. Шушы гамәлгә барысы да ризалаша, чөнки Мөхәммәдне «әмин», ягъни «ышанычлы» дип атый торган булалар. Бу бер көндә генә килә торган әйбер түгел, аның шушы сыйфаты һәрвакыт булган. Һәм ул һәрвакыт золымга, бозыклыкка каршы чыккан.
Пәйгамбәрлекне ниндидер эш эшләп алып булмый. Пәйгамбәребезне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Аллаһы Тәгалә Үзе сайлады һәм аны мөселман булганнарга да, булмаган кешеләргә дә рәхмәт итеп җибәрде. Пәйгамбәр булганнан соң ул менә шушы вазифаны зур җаваплылык итеп алды. Пәйгамбәрлеккә кадәрге 40 еллык тормышы аңа пәйгамбәр булганнан соң ярдәм итте.
Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик эшчән кеше була, үзе эшләп кәсеп кыла. Иң тәмле ризык – кул көче белән эшләп алган ризык, дип әйтә торган була. Бала чагында көтү көткән; аның, һәрбер пәйгамбәр көтүче булды, дигән сүзе бар. Көтүчелек халык белән идарә итәргә ярдәм итә. Көтүне ул ач булмасыннар, таралмасыннанр, тәртиптә булсыннар өчен дөрес йөртергә тиеш.
Бала чагыннан ук аның пәйгамбәрлегенә дәлил вакыйгалар була. 12 яшендә агасы Әбу Талиб белән сәүдәгә чыккач, аларны Бахирә исемле монах күреп ала һәм аның гади малай түгеллегенә инана. Әбу Талибка, син аны еракка алып барма, дип киңәш итә. Әбу Талиб караваннан калып, кире кайтып китә. Шулай ук бай хатын Хәдичәнең хезмәтчесе Мәйсара да, аның белән сәүдәгә чыккач, өстендә күләгә ясап, һәрчак болытлар йөргәнен, башка төрле гадәттән тыш хәлләрне күрә һәм кайтып, Хәдичәгә сөйләп бирә. Хәдичә исә Мөхәммәд белән гаилә корырга теләп аңа тәкъдим ясый. Чөнки ул инде тиздән пәйгамбәр чыгачагы турында ишеткән була. Ул вакытта пәйгамбәрлек турында сүзләр күп йөргән. Гайсә галәйһиссәлам дә, миннән соң Әхмәд (Мөхәммәд) исемле Пәйгамбәр килә, дип әйтеп калдырган, моны алдагы кавемнәр белгәннәр. Хәтта яһүдләр күпләп Мәккәгә килеп урнаша башлыйлар, чөнки аларның Китапларында, хөрмә агачлары янында пәйгамбәр чыгачак, дип язылган була.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ант итеп әйтәм – син иң күркәм холыклы кеше», – ди. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзе: «Мин күркәм холыкны камилләштерер өчен җибәрелдем», – диде. Тагы әйтте: «Кыямәт көнендә үлчәүдә иң авыр әйбер – күркәм холык». Тагы да әйтте: «Иң зур изгелек ул – күркәм холык. Кешеләргә яхшы мөгамәлә кылу – иң зур изгелектән. Сезнең иң хәерлегез – гаиләсенә хәерле булганы». Пәйгамбәрнең күркәм холкын аның тормышында, гаиләсендә, башкалар белән мөгамәләдә күрәбез. Ул диндә булмаган кешеләргә, үзенә каршы көрәшкән кешеләргә дә мәрхәмәтлелек белән карады. Өхедтә Мәккә мөшрикләре аңа каршы бик каты сугыштылар. Шул сугышта туганы Хәмзә, башка сәхабәләр вафат булды, үзе яраланды. Шуннан ары да: «Йә, Раббым, кавемне гафу кыл, кичер, алар бит белмиләр», – дип дога кылды. Бәддога кылмады, һидаять сорап дога кылды!
Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кешеләргә бәрелеп әйтми, оялчан була. Берәр нәсыйхәт әйтергә кирәк булса, «кайбер кешеләр шундый-шундый сүз әйтәләр, бу ни хәл?» диюдән артыгын әйтми; кешегә төртеп,»син нигә шулай әйтәсең?» дими. Әлбәттә, иманлы сәхабәләре тыелган эш эшләгәндә аларга ныграк итеп тә әйтә, ә халыкка – юк. Бервакытны аның янына бер чүл гарәбе килә дә якасыннан тотып алып тарта башлый (моны риваять кылучы Әнәс (радыйаллаһу ганһү) хәтта, Пәйгамбәрнең муенында эз калдырды, ди): «Йә, Мөхәммәд, Аллаһ малыннан миңа өлеш бир!» Гомәрнең (радыйаллаһу ганһү) моңа бик нык ачуы чыга. Әмма Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Гомәрне тынычландыра, аның хакы бар, дип теге кешегә зәкят малыннан өлеш бирергә куша.
Бер яһүднең Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ачуланган вакытын күрәсе, ул вакытта үзен ничек тота икәнен беләсе килә. Ул аңа әҗәткә әйбер бирә һәм кайтару вакыты килеп җитмәсә дә: «Кайчан әҗәтеңне кайтарасың? Сез Абдулмотталиб кешеләре беркайчан да әҗәтегезне кайтармыйсыз», – дип тавыш чыгара. Гомәр (радыйаллаһу ганһү), гадәттәгечә, сикереп торып теге кешене куркыта башлый. Пәйгамбәр: « Тукта, Гомәр, син миңа «синең әҗәтең бар мәллә, кайтар бу кешегә әҗәтеңне» дип әйтергә тиеш идең. Барыгыз, әҗәтне кайтарыгыз һәм син аны куркыткан өчен арттырып та бирегез», – ди. Шуннан соң теге яһүд: «Мин Мөхәммәднең Пәйгамбәр икәнен чамалый идем. Ачуы чыкканда үзен ничек тота икән, тыелып кала ала микән – менә шул сыйфатын күрәсем килгән иде. Мин күрдем – ул, чыннан да, Аллаһның Илчесе!» – дип иман китерә.
Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев
Комментарийлар