16+

Пәйгамбәребезнең ядкарьләре “Кол Шәриф”кә китерелде 

Башкалабызның “Кол Шәриф” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең, аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең ядкарьләре экспозициясе белән танышырга була. Мондый күргәзмә Татарстан тарихында беренче тапкыр уза һәм нибары ике көн!

Пәйгамбәребезнең ядкарьләре “Кол Шәриф”кә китерелде 

Башкалабызның “Кол Шәриф” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең, аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең ядкарьләре экспозициясе белән танышырга була. Мондый күргәзмә Татарстан тарихында беренче тапкыр уза һәм нибары ике көн!

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, күргәзмә фәкать Изге Болгар җыенында эшләргә тиеш булган. Ике көн эчендә аны 30 меңнән артык кеше карады, һәм әлеге бәһасе булмаган ядкарьләр белән мөмкин кадәр күбрәк кеше таныша алсын өчен, хакимиятебез тарафыннан аны ике көнгә Казанда да калдырырга булдылар, диде ул журналистларга матбугат очрашуында. 

Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкарьләре Дагыстаннан махсус китерелгән. Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрасүл хаҗи Саадуев билгеләп узганча, экспозицине күрергә килүчеләрнең саныннан гына да аларның никадәр кадерле булулары һәм Пәйгамбәребезне ничек яратулары күренә. 

Әлеге ядкарьләр кайчандыр гарәп илләренең шәхси коллекционерларында сакланып, алар буыннан-буынга күчеп барган. 
– Дагыстанда шулардан торган күргәзмә оештырылган иде. Дагыстан халкының аларны күрергә төркем-төркем булып килүләрен һәм аеруча җылы кабул итүләрен күреп, кайберләрен республика мөфтиенә калдырырга теләүләерн җиткерделәр. Монда аларның бер өлеше генә тәкъдим ителде, – диде ул. 

Җәмәгать эшлеклесе, җиденче чакрылыш Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фикеренчә, бу экспозиция мөселман дөньясы, татарстанлылар өчен генә түгел, башка конфессия вәкилләре өчен дә зур вакыйга. Патриарх Кирилл үзе дәк арады һәм зур тәэсир алды. Россиянең көче аның тарихында, традицион конфессияләрендә, диде ул. 

Экспозициядә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhү, Расүлебезнең хатыны Гайшә һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhәләрнең чүлмәкләре, кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhүнең сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhүнең пычагы һәм башкалар урын алган. 

Ядкарьләрне бүген һәм иртәгә “Кол Шәриф” мәчете холлында  иртәнге сәгать 10.00нан кичке сәгать 19.00га кадәр карап булачак.

Фото: http://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading