16+

Пәйгамбәрләр турында

Аллаһы Тәгалә кешеләргә дин хөкемнәрен өйрәтер өчен бик күп пәйгамбәрләр җибәргән. Барлык пәйгамбәрләр дә кеше затыннан булган.

Пәйгамбәрләр турында

Аллаһы Тәгалә кешеләргә дин хөкемнәрен өйрәтер өчен бик күп пәйгамбәрләр җибәргән. Барлык пәйгамбәрләр дә кеше затыннан булган.

Алар яшь чагында ук бик акыллы, зирәк, тугры һәм күркәм холыклы булганнар.  Билгеле бер вакытка ирешкәннән соң, Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр иткән, ягъни Җәбраил исемле фәрештә аркылы аларга Үз хөкемнәрен җибәреп, шулар буенча кешеләрне Хак дингә һәм изге гамәлләргә өндәргә боерган, шуннан соң ул пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча, кешеләрне Хак дингә һәм изге гамәлләргә чакырганнар.

Хәзрәти Адәм заманыннан бирле дөньяга бик күп пәйгамбәрләр килеп киткән: аларның төгәл саны безгә билгеле түгел. Коръән-Кәримдә 25 пәйгамбәрнең исемнәре искә алына: Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Лут, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әюб, Шөгаиб, Муса, Һарун, Давыт, Сөләйман, Юныс, Ильяс, Әльясәгъ, Зөлкифел, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә һәм Мөхәммәд галәйһимус-саләтү вәссәләм. Шулай ук Коръәндә Гозәер, Локман, Зөлкарнәйн дигән исемнәр искә алына, ләкин аларның пәйгамбәр булулары ачык билгеле түгел. Шис, Юшагъ, Хозер, Бишер,

Даниял, Ышмуил, Ашгия, Әрмия исемле пәйгамбәрләр турында хәдисләрдә сөйләнә.
Иң беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәләм, иң соңгы пәйгамбәр –  Мөхәммәд галәйһиссәләм. Мөхәммәд галәйһиссәләм – ахырзаман пәйгамбәре, аннан соң дөньяга һичнинди пәйгамбәр килмәячәк. Аның дине, ягъни Ислам дине, кыямәт көненә кадәр һич үзгәрмәячәк. Мөхәммәд галәйһиссәләм – безнең пәйгамбәребез. Безнең һәркайсыбыз – аның өммәтеннән.   
(“Гыйбадәте исламия”)

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading