16+

Рамазан ае могҗизасы

"Ничек инде ул алай булсын: урамда җәйге челлә, ә синең иртән кояш чыгышыннан алып, кич кояш баешына кадәр ашыйсың да, иң гаҗәбе - эчәсең дә килмәсен! Озынлыгы 20 сәгатькә диярлек сузылган озын озак көн бит әле ул, җитмәсә. Ничек түзәсез соң сез, ураза тотучылар?" - дип аптырыйлар ураза тотмаучылар.

Рамазан  ае могҗизасы

"Ничек инде ул алай булсын: урамда җәйге челлә, ә синең иртән кояш чыгышыннан алып, кич кояш баешына кадәр ашыйсың да, иң гаҗәбе - эчәсең дә килмәсен! Озынлыгы 20 сәгатькә диярлек сузылган озын озак көн бит әле ул, җитмәсә. Ничек түзәсез соң сез, ураза тотучылар?" - дип аптырыйлар ураза тотмаучылар.

Ләкин бу сорауга барлык мөселманнарның да җавабы бер генә - Аллаһы Тәгалә могҗизасы. Башка гади айларда иртәдән кичкә кадәр ризыктан буш тормаган авызны кояш чыгарга ике сәгать алдан ук "ябып" куясың да, кояш баткач кына "ачасың". Ни хикмәт, көн ничек кенә озын һәм эссе булмасын, ашыйсың да, эчәсең дә килми. Ә бит юкса, быел иң озын көннәргә, иң кыска төннәргә туры килде Рамазан. Моның сәбәбен галимнәр дә эзләп маташканнар. Хәтта кайберләре үзләренә күрә бер нәтиҗәгә дә ясаганнар. Ай нуры астында ашаган ризык туклыклы була икән, имеш. Бәлки, шулайдыр да. Ләкин бу моның белән генә берничек тә аңлатылып бетми. Башка айларда төнлә торып ашасаң да, әбәт җиткәч, корсакны барыбер берничек тә алдап булмый. Ә менә изге Коръән иңгән бу хикмәтле айда ашказаны дигәннәре бөтенләй ялга чыгып, баш казаны гына эшли башлый, бугай. Уйланырлык нәрсәләр бар монда.

Хәзер бик күпләр компьютер белән дус, аның төрле программалар белән эшләвен яхшы белә. Адәм баласы да шул компьютер, күрсәсең, үзен догалар ярдәме белән иртән программалаштырып куя да кичкә чаклы, системасы төзек булса, ягъни, исәнлеге әйбәт булса, программа бозылмый. Чөнки баш миенә Ходай ризалыгы өчен дигән сигнал бирелгән һәм ул аны карусыз үтәргә тиеш. Аннары Рамазан аенда адәм баласын котыртып, коткы салып, яман эшләргә өндәп торган шайтаннар богау-зынҗырда да булалар диләр бит. Алар котыртып тормаса, нәфес үзе дә шул шайтан инде ул, адәм баласы үзе болай шактый юньле җан икән бит! Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда ураза тотучылар мисалында шуны тагын бер тапкыр раслый кебек. Җәй челләсендә урак урып, печән чабып, Ходай ризалыгы өчен уразаны калдырмаган әби-бабайлар да шушы хикмәтне сизгәннәрдер инде. Ул вакытта без аларга карап аптырый идек. Хәзер үзебезгә гаҗәпләнәләр. "Әгәр адәмнәр миңа таба бер адым атласалар, мин аларга таба ике адым атлармын. Әгәр алар икене атласа, мин аларга таба йөгереп килермен, " - дигән бит АллаҺы Тәгалә. Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнарга моның нәкъ шулай икәнен тоярга бер айлык мөмкинлек бирелгән. Ул айда, чынлап та, галәм белән Җир шары һәм кеше арасында элемтә арта бугай. Догаларның тизрәк өйрәнелүен, иҗатның гөрләп баруын, җанның да гел изгелеккә омтылып, күңелнең дә гел яхшылык кына эшлисе килеп торуын башкача ничек аңлатасың тагын?! Җитмәсә, иткән яхшылыкларыбызга бу айда шулай ук Ходай хикмәте белән күпкә күбрәк савап та языла.

"Ураза быел җиңел бара, " - дип, бер мин генә әйтмим. Ислам диненең биш нигезенең берсе булган ураза тотуны хилафсыз башкаручылар һәммәсе дә шулай диләр.
Рамазан ае башлану белән бердәнбер бөек көч үзенең хикмәтләрен күрсәтә башлый. Юк, бер быел гына түгел, менә ничә ел рәттән инде, бу изге ай керү белән кичә генә кешеләрне пешергән, шабыр тигрә төшергән утыз градуслы челлә болытлы, җиләс көн белән алмашына. Иртүк тыныч кына, матур гына яңгыр явып тора - гүя, табигать тә бу изге айны юынып, чистарынып, госел коенып каршыларга уйлаган. Аннары беренче көннәрендә бик эссе булмагач, Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанган, аның кушканын үтәп, тыйганыннан тыелып яшәгән мөселман өммәтенә дә ураза тотарга ансат була. Быел да бер атналык ияләшү чорын шулай рәхәт, җиләс көннәрдә уздырып җибәрдек. Дөрес, аннары кояшлы көннәре дә булды. Җәй эссе булырга да тиеш бит инде ул: аның без сыйланасы җиләкләрен кызартасы, җимешләрен өлгертәсе дә бар бит әле.

Ә бит Рамазан аен шатланып каршы алсак та, аны һәр мөселман шулай каршыларга тиеш, ничек тотып булыр икән дип, күңел шактый борчылган да иде. "Ходай ташламаса, бүре ашамас" дигән бит акыллы бабайлар. Менә Ходай үзе ярдәмен биреп, җаен чыгарып торгач, уразаның да соңгы атнасына кердек, сизелми дә үтеп китеп бара. Тиздән беттедәмени дип, гаҗәпләнергә генә калыр. Ләкин хикмәтле Рамазан ае эзсез генә үтеп китми. Ул безне, гөнаһлы әдәм балаларын, нәфесебезне тыярга, яхшылык эшләүдән җанда рәхәтек тоярга, ихтияр көчебезне һәм иманыбызны ныгытырга да ярдәм итеп китә. Ай буе кояш режимы белән яшәүчеләр минем сүзләремдә бернинди дә арттыру юк икәнен яхшы беләләр. Ә инде быел нинди дә булса сәбәпләр аркасында ураза тота алмаучыларга киләсе елда исә-сау булып, изге дога аһаңе астында авыз ачкандагы рәхәтлекне татырга насыйп булсын. Ел елга башында гына, хәзер килеп җитә. Ә инде яхшылык кылыр өчен Рамазанны гына көтеп тормасак та була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading