16+

Республикакүләм Ифтарның көннәре билгеле булды

Якынлашып килүче Рамазан аенда, 29 нчы мартта, Казанда 12нче Республикакүләм Ифтар узачак.

Республикакүләм Ифтарның көннәре билгеле булды

Якынлашып килүче Рамазан аенда, 29 нчы мартта, Казанда 12нче Республикакүләм Ифтар узачак.

Шул рәвешле, быел җәмәгать белән бергәләп авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясый. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә. 

Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме исеме астында үткәреләчәк һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрен ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнә.

Гадәттәгечә, Республикакүләм Ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелә. Оештыручылар әлеге чарага дөньякүләм танылган Коръән укучыларны һәм нәшидләр башкаручыларны җәлеп итәргә планлаштыра.

Республикакүләм Ифтар “Казань Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 12нче Республикакүләм Ифтарда 12 мең кеше катнашачак.

Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм ахырдан өстәлләрне җыю өчен, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтерны җәлеп итү ниятләнә. Әлеге изге эштә катнашу өчен, https://muslimmol.tilda.ws/iftarreg сылтамасы буенча теркәлү узарга яки + 7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading