Инглиз телендә чыга торган халыкара «Financial Times» гәзите шушы көннәрдә «2024 ел ахырында яисә 2025 ел башында Россия җитәкчелегенә мобилизация үткәрергә туры киләчәк» дип язып чыкты. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков бу мәкаләгә аңлатма бирде.
«FT» чын картинаны аңламый. Белүегезчә, бездә үз теләге белән контракт төзүчеләрне җыю бик актив бара һәм дәвам итә. Ул көндәлек нигездә алып барыла. Хәрбиләр фикеренчә, мондый ихтыяҗ юк, дип Президент күп тапкырлар әйтте», — дип аңлатма бирә бу фикергә Россия лидерының матбугат сәркатибе.
Моңа кадәр РФ Оборона министры Андрей Белоусов та илдә мобилизация һәм Кораллы көчләрне комплектлау буенча нинди дә булса гадәттән тыш чаралар үткәреләчәге турында сүз дә бармавын әйткән иде.
Комментарийлар