Шәһри Казан

Рәнҗетелгән кешенең догасы кабул була

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең: «Куркыгыз рәнҗетелгән кешенең догасыннан», - дигән сүзләре бар.

Берәү икенчегә белә торып начарлык эшләсә, рәнҗетелгән кеше аның начарлыгына каршы бернишли алмаган очракта, Аллаһка кулларын күтәреп, «Йа Раббым Аллаһ, фәлән кеше миңа начарлык эшләде, минем тормышымны җимерде, минем аның начарлыгына начарлык белән кайтарырга көчем-куәтем җитми, шуның өчен Син ул кешене сукырайт, билен сындыр һәм фәкыйрьлеккә төшер», - дип яман дога кылса, ул дога һичшиксез кабул була. Бу сүзләрне Аллаһның илчесе шулай дип әйткән. «Өч төрле доганың кабул булуында шик юк: мосафир догасы, мәзлүм догасы, атаның баласы хакында догасы». Бу хәдистәге мәзлүм дигән сүз үзенә карата начарлык эшләнелгән кеше дигәнне аңлата. Димәк, берәр кеше икенче берәүгә начарлык эшләсә, ул кеше Раббысына мөрәҗәгать итә ала һәм Раббысы аның догасын кабул кылып, начарлык эшләүче кешене гадел хөкемгә тарта.

Кайбер кешеләр, телләре белән каргамасалар да, калеб-күңелләре белән бик каты рәнҗиләр. Борынгылар: «Рәнҗеш каргыш кебек төшә», - дигәннәр. Рәнҗеш ул - кемнеңдер кемнедер хаксызга, урынсызга кимсетү, кыерсыту, җәберләвенә карата җанда‑аңда кузгалган ачу, газап, әрнү. Рәнҗеш төшү - кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән, түбәнсеткән кешенең берәр төрле бәла‑каза күрүе, авырлык-бәхетсезлеккә дучар булуы, җан вә тән газабы, кальби җәза кичерүе дигән сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сәхабәсе халифә Госман р‑не кырык көн буе чолганышта калдырып, ризык белән судан мәхрүм итеп азаплыйлар һәм кырыгынчы көнне кереп үтерәләр. Госман халифәне үтерүче кеше Госманның хатынына да суга һәм шунда ул хатын, Аллаһка мөрәҗәгать итеп: «Йа Раббым Аллаһ, бу кешенең ике аягын һәм ике кулын кис һәм аны җәһәннәмгә ташла», - дип каргап дога кыла. Шуннан соң Госман халифәне үтерүче Куфа дигән шәһәргә китә һәм шунда аның баштан ике аягын, аннан соң ике кулын кисәләр. Ул кеше: «Миңа Госман халифәнең хатыны кылган каргыш төште, кулсыз-аяксыз калдым, хәзер мин бәлаләрнең өченчесен, ягъни җәһәннәмне көтәм», - дип кайгыга батып сөйләгән сүзләрен язып калдырган тарихчылар.

Кешеләр генә түгел, хайваннар да кешене каргыйлар. Хайван-җанварларны, мал-туарны урынсыз кыйнап, аларны рәнҗетергә ярамый. Әгәр алар, кемнедер каргап, бәддога кылсалар, каргышлары һичшиксез төшә.

Минем үземә килгәндә, әлегә кадәр беркемне дә телем белән каргаганым булмады. Ләкин күңелемнең кайбер кешеләргә бик каты рәнҗегән вакытлары булды. Аларның барысын да Аллаһы Тәгалә Үзе хөкем итте. Шуларның берсен сезгә дә сөйлисем килә. 1991 елда Чаллыда «Тәүбә» мәчете төзелгән чак иде. Мәдрәсәдә 70 шәкерт укый. Шәһәрдәге барлык дини мәҗлесләрдә исем кушу, никах уку, мәетләрне озату кебек гамәли бурычлар минем өстә, алар гына да түгел, яңа мәчетне төзер өчен акча табу, мәдрәсә шәкертләренә торыр урын, укыту өчен бүлмә, ашатыр өчен азык-төлек, хәтта ки кайберләренә кияр өчен кием‑салым табу - барысы да минем өстә иде. Шулчак мәчет рәисе: «Син яшь әле, җәяү дә бик яхшы йөрерсең», - дип, минем бердәнбер «УАЗ» машинасын тартып алды. Барлык эшләрне җәяү йөреп эшләдем. Машинабыз мәчет рәисен өйлә намазына алып барып кайта да көннәр буена кайда күләгәдә, кайда эссе кояш астында, бензин исен аңкытып, каңгырап тора, ә мин, автобустан автобуска сикереп, эт шикелле телемне асылындырып йөгерәм дә йөгерәм. Ачуым шулкадәрле көчле иде ки, хәтта мин, төнлә барып, аның йорт тәрәзләрен таш белән ватып бетерергә дә теләгән идем, тик иманым туктатты. Менә шул чакта башыма янә бер фикер килде. Ул фикер аны каргау иде, әмма иманым моның белән дә килешә алмады. Мин үз-үземне кулга алып, телем белән каргаудан тыелдым. Ә күңелем барыбер дә ярсып‑ярсып рәнҗи иде һәм минем шушы рәнҗешләрем аңа бик каты төште. Баштан аның сул аягы белән сул кулын паралич сукты, җир өстенә төз басып, матур итеп атлап йөри алмады. Җиде елдан соң таякка таянып, ул минем яныма килде дә:

Реклама

- Идрис хәзрәт, мин сине элгәре бик каты рәнҗеттем, синең өстеңнән прокурорга шикаятьләр язып бирүче дә мин идем, - дип, елый‑елый гафу үтенде. Мин аның сүзләрен тыңлап тордым да, күңелем разый булмаса да, телем белән:

- Бабай, мин сине гафу иттем, кичердем, - дидем.

Ләкин күңелем хәтта бабайны күргәннән соң да рәнҗүен дәвам итте. Шул көнне уң кулы белән уң аягын тагын паралич сукты. Шуннан соң бер ничә айлар үткәч, балалары бабайны күтәреп, тагын минем катыма алып килделәр. Бабай миннән тагын елап‑елап гафу үтенде. Күңелем аның елаганнарына чыдый алмады. Мин аны, уйлавымча, тәмам гафу иттем. Ләкин әле күңелем ничектер барыбер дә тыныч түгел кебек иде. Күпмедер вакыттан соң бабайны хастаханәгә алып киттеләр. Берничә көн үлә алмый ятканнан соң, балаларын җибәреп, мине үзенең янына чакыртты. Бабай миннән инде өченче тапкыр гафу сорады. Ул миңа, ниһаять:

- Хәзрәт, мин сине бик каты рәнҗеткән идем, инде Аллаһы Тәгалә хакына кичер инде, - дип үтенде. Мин бабайны тәмам кичердем һәм ясин чыктым. Бабай шуннан соң тынычланып калып, күзләрен йомды һәм җан тәслим кылды. Аның баш очында догада мин идем.

Мөхтәрәм җәмәгать, кеше хакына кермәгез, данын киметмәгез, аңарга урынсызга авыр сүз әйтмәгез, сәбәпсезгә ачуын чыгармагыз. Әгәр сез боларның берсен генә эшләгән булсагыз да, ул кеше, сезгә ачуы килеп, каргап бәддога кылганчы, тизрәк гафу үтенегез. Кеше, теле белән каргамаса да, күңеле белән рәнҗүе бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: