Шәһри Казан

Үрнәк мәчете үрнәк түгел!..

Юлга җыенганда, җомга намазын кайда укырмын икән дип алдан уйлап куясың. Кайчагында бер тапкыр да кереп карамаган гыйбадәтханәләрдә намаз укырга туры килә. Үзең күрмәгән җирдә дә дин кардәшләреңнең күплегенә сөенеп бетеп булмый.

Шулай берьюлы Яшел Үзән районы Үрнәк авылына тукталырга туры килде. Шәһәргә кадәр барсаң, намазга өлгереп булмый. Шуңа таныш түгел авылның таныш түгел урамнарына кереп чыгарга уйладым. Авылны күрсәң, исең китәрлек. Казан тирәсендә һәрчак шулай була. Гади йортлар белән беррәттән, берсеннән-берсе зур коттеджлар горур басып тора. Әллә каян иман нуры бөркеп манарасы күккә ашкан мәчеткә бәйрәм хисен тоеп йөгереп килеп кердем.
Имам акрын гына хөтбә укый башлаган иде инде. Биш-алты бабай эскәмиядә утыра. Алар янына мин дә чүгәләдем. Нишләптер, бик акрын гына, хәреф җыеп укыды мулла дигәннәре. Мин аны рус мохитендә үскән бер кешедер дип уйладым. Югыйсә татар бабайлары язганны болай хәреф җыеп укымас иде.
Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да яшьләрнең күп булуына күнеккән мин фәкыйрегезгә авыр булып китте. Юк, бабайларны хөрмәт итәм, әмма буыннар алмашы сизелми. Бөтен ир затыннан булган сәламәт, сәфәрдә булмаган мөселман бәндәләренә дә фарыз, ягъни катгый тиешле булган гамәлне картаеп, урындыкта гына утыра ала торган сиксән яшьлек бабайлар гына үтәргә тиеш түгел бит инде!
Ә мулла дигәннәре йә авырып киткәндер, йә берәр җирдә сәфәрдә булгандыр. Югыйсә теге «хәреф җыеп хөтбә укучы имам» китап тотып басып тормас иде. Боларына гына түзәр идең әле! Пәйгамбәребез әйткән бит: «Надан кеше имам булса, ахырзаман киләсен көт тә тор!» Шул «Ходай бәндәсе»нең башка бөтен гөнаһларын кичерер идең, әмма бөтен җәмәгатьне җомга намазы савабыннан мәхрүм калдырды бит. Мөәзин тарафыннан камәт төшерелгәч, бу «Аллаһу әкбәр» дип кычкырып әйтте дә, аннары бабайларга борылып: «Ничә рәкагать укыйбыз әле?» - дип сорап куймасынмы! Артыма утыра яздым. Бердән, җомга намазының ничә рәкагать икәнен дә белмәгән кеше җомга укыта, икенчедән, имам бөтен җәмәгатьнең намазын боза, чөнки ул янәдән «Аллаһу әкбәр» дип намазга керешмәде...
Шулай инде, җәмәгате нинди, имамы да шундыйдыр. Юк, мин теге карт бабайларга тел тидерәсем килми. Ә авылда булган башка, яшьрәк, сәламәтрәк кешеләр хет җомга намазына булса да йөри алмыймы икәнни соң? Ярый, яшьләр бәлки читкә китеп эшли, шунда җомгасын да укыйдыр, ә авылда калган яңа гына пенсиягә чыккан яшьрәк бабайлар кайда? Карап торышка зур вә бай күренгән авылда берничә сиксән яшьлек бабай гына калганмы икәнни?
Бер караганда, Үрнәк авылы күпләргә үрнәктер әле. Бөтенләй җомга намазы да укылмаган авыллар хакында, исерек муллалар турында ишеткәнем бар. Үзем барып күрмәгәч, әйтә алмыйм.
Татар халкы һаман яшәргә омтыла. Байлыгын җыя, балаларын укырга кертә, өйләндерә. Дөнья мәшәкатьләре белән Аллаһы Тәгалә каршында төп миссиябез булган гыйбадәт кылуны онытсак, озак яшәрбезме икән? Бозык, Аллаһы Тәгаләне танымаган, гыйбадәт кылмаган кавемнәрне Раббыбыз җир йөзеннән юкка чыгарган бит.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: