16+

Сабырлык – Аллаһы Тәгаләдән, ашыгу – шайтаннан

Пәйгамбәребез: «Сабырлык һәм акыл белән үлчәп эш итү - Аллаһы Тәгаләдән, ашыгу (кабалану) - шайтаннан», - диде (Тирмизи риваяте).

Сабырлык – Аллаһы Тәгаләдән, ашыгу  – шайтаннан

Пәйгамбәребез: «Сабырлык һәм акыл белән үлчәп эш итү - Аллаһы Тәгаләдән, ашыгу (кабалану) - шайтаннан», - диде (Тирмизи риваяте).

«Искә килеп төшкәч тә сикереп торып, бер эшнең тизрәк булуын теләү - ашыгудыр. Акылы белән үлчәп эш итүче кешеләр һәрвакыт сакланып, эшләрнең алдын вә артын фикерләп эшлиләр. Ашыгуның макталган урыннары да бар. Мәсәлән, бурычны түләү, мәетне озату, гөнаһлардан тәүбә итү... Һәрхәлдә: «Эшләрнең хәерлесе - уртачасы», - дигән белән гамәл кылырга, урынына күрә ашыгырга вә урынына карап ашыкмаска, шул урыннарны аера белергә кирәк».

Ризаэддин Фәхреддин, «Җәвамигуль-кәлим шәрехе».

Йа Раббым, һәр эшне үз вакытында, дөрес итеп башкарырга насыйп әйлә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading