Коръән ашымы, никах мәҗлесе, бәби чәе, ифтар мәҗлесеме - аларның берсе дә сәдака таратудан башка узмый. Чынлап торып уйласаң, сәдака ул мохтаҗ, фәкыйрь кешеләргә бирелә торган нәрсә. Ә безнең, сәдака иясе булса да, булмаса да, мәҗлескә килгән бөтен халыкка да сәдака таратуыбыз дөресме яки без аны алырга хаклымы? Сәдакага кагылышлы...
Ал да тарат
- Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәдака бирегез дигәчтен, аны алырга яраганы көн кебек ачык. Кайбер кешеләр, мин сәдакага мохтаҗ түгел дип, аны алмый, ә мин, алыгыз дип, нәсыйхәт кылам. Моны бер хәдис белән исбатлыйсым килә. Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) Гомәр ибн Хаттабка нәфел сәдакасын бирә. Гомәр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.), син аны миннән фәкыйрьрәк кешегә бир, дигәч, Мөхәммәд пәйгамбәр аңа: «Син биргәнемне куллан, әгәр үзеңә кирәкмәсә, аны башка кешегә сәдака кылып бир», - дип әйтте. Ошбу хәдистән Пәйгамбәребезнең үзенең сәхабәләренә сәдака бирүе, ә Гомәр (р.а.г.) нең сәдакага каршы булуы хаталы гамәл икәне аңлашыла. Шул ук вакытта сәдакага үзең мохтаҗ булмаганда аны башка бер фәкыйрьгә бирү кирәклеге дә әйтелә. Нәтиҗә ясап әйткәндә, нинди генә кеше булмасын, ул сәдаканы алырга һәм аңа үзе мохтаҗ булмаса, аны башка кешегә бирергә тиеш. Дөрес, таныш-белешләр арасында мохтаҗ кешеләр күп түгел анысы, шуңа да сәдаканы, теләгән очракта, мәчеткә илтеп бирергә була.
Кемнәргә тиеш?
- Фәкыйрьләр, мескеннәр, исламга таба йөзләрен борган кяферләргә һәм исламга әле генә аяк баскан бик зәгыйфь иманлыларга тиеш ул сәдака. Дөнья булгач, төрле кешеләр бар. Аларның кайберләре Аллаһның коллары - мөэмин-мөселманнар, ә кайберләре - кяферләр, гыйбадәт кылмыйча ахирәтне инкяр кылучылар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре бик киң һәм кайбер кяфер булып яшәгән кешеләр дә бер көнне Гомәр (р.а.г.) шикелле мөэмин-мөселманнардан булып, иң өстен дәрәҗәле кешеләргә әверелеп китәләр. Андыйлар Пәйгамбәребез яшәгән вакытта гына түгел, бүген дә бик күп. Сәдака тиешле тагын бер төркем - бурычлылар. Әйтик, өйләнү, өй салу, дәвалану өчен алган бурычлар. Бу кешегә бурычларын түләр өчен зәкят сәдакаларын бирү дөрестер. Аллаһ юлында йөрүчеләр белән мосафир да лаек сәдакага. Мосафирларга зәкят бирү шул вакытта дөрес була: әгәр дә алар аңарга мохтаҗ булса, туган өйләренә кайтып җитәрлек акчалары булмаса. Тик мосафир кеше баштан хәлле кешеләрдән бурычка сорап карарга тиеш. Әгәр дә аңа бурычка бирсәләр, ул аны кайткач түли. Әгәр дә бурычка бирүче табылмаса, ул зәкят акчасына лаеклы була.
Иң бәрәкәтлесе - яшерелеп бирелгәне
- Сәдака ул Аллаһы Тәгалә кушкан, тиешле җирләргә, тиешле кешеләргә бирелгәндә генә уңышлы, бәрәкәтле була, аеруча яшереп бирелгәне. Яшерен сәдаканы ике төрле юл белән бирергә мөмкин. Беренчесе - кемнән икәнен белгертмичә бирү. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сәдака бирергә кодрәте булган кайбер сәхабәләре, кешегә күрсәтмичә генә, сәдакаларын мәчеткә килгән фәкыйрьләрнең башмаклары эченә тыгып куйганнар. Фәкыйрь кеше намаздан чыккач, аягына башмагын кигәндә сәдаканы тапкан һәм сөенгән. Икенчесе - сәдаканы биргәндә алучы кешегә күләмен белгертмичә бирү. Cәдаканы кәгазь кисәгенә яисә берәр кулъяулыкка төреп бирү дә берникадәр яшерен бирүгә санала. Ләкин беренче юл белән бирү икенче юл белән бирүгә караганда хәерлерәк, чөнки ул сәдаканың кабуллыгында бернинди шик‑шөбһә калмый.
Җәһәннәм утыннан саклый
- Сәдака биреп, без үзебезне җәһәннәмнән дә саклыйбыз. Кайберәүләр сәдака ничек итеп уттан саклый ала дияр. Мисал өчен, бер кешегә Аллаһы Тәгалә исәп-хисаптан соң җәһәннәмгә төшәргә карар чыгарган булса, шул кешенең дөньялыкта бусы җәһәннәм утыннан саклар өчен дип биргән сәдакасы килеп: «Йа Раббым, бу кеше Синең ризалыгыңны өмет итеп, җәһәннәм утыннан саклану ниятеннән сәдака бирде», - дияр. «Ярты хөрмә белән булса да җәһәннәм утыннан саклан», - дигән хәдис тә бар. Акчаң булмаса, сәдаканы акча белән генә бирергә димәгән, аны хөрмә белән дә биреп була, әгәр дә хөрмәң бик аз икән, син үзеңнән дә мохтаҗрак кешегә ярты хөрмәңне генә булса да сәдака итеп бир.
Дәвалану
- Авыру кеше чиреннән арыныр өчен ниләр генә эшләми. Кайбер чакта кешегә күз тияргә мөмкин, сихерчеләрнең бозулары да мөмкин. Алардан дарулар белән генә дәваланып булмый. Дарулар тән авыруларын гына дәвалый. Ә җан, рух авыруларын башка төрле юллар белән дәваларга кирәк. Аның бер төре - сәдака. Кайбер кешеләр чирләрен дәвалар өчен кайларга гына бармыйлар, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмиләр. Чирдән дәваланырга тырышып та арына алмасаң, шифасын тапмасаң, ул чагында сәдака бир. Ләкин аны биргәндә чирләремнән дәвалану дигән ният белән бирергә кирәк. Галимнәрдән сәдака хакында ишеткән бер кыйссамны сезгә дә ирештерәсем килә. Бервакыт Африкадагы Каир шәһәрендә бик бай кеше чирләп китә. Бу бай кешенең Англиядә яшәүче кызы әтисен яхшы, данлыклы шифаханәдәге дәрәҗәле, мәшһүр табибларга күрсәтә. Табиблар аны кат‑кат тикшергәннән соң дәвалап булмый торган диагноз куеп, туганнары белән бәхилләшергә кушып кайтарып җибәрәләр. Чирле кеше кайтып туганнары белән бәхилләшә. Көннәрдән бер көнне урамнан үтеп барганда ит сата торган кибет янында бер хатынның урамдагы этләргә-мәчеләргә ризык булсын дип ташлаган сөякләр җыйганын күрә һәм ул хатынга сәлам биреп хәлен сораша. Хатын аңа алты баласы барлыгын һәм аларның ярты елдан бирле ит ризыгы ашамаганнары хакында сөйли. Бу бай кеше кибеткә кереп, ярлы хатынга ит алып бирә, шуңа кушып бер ел буена җитәрлек ит өчен акча биреп калдыра. Шул акчаны бирү белән чирле кеше үзен бик яхшы хис итә башлый: кәефләре күтәрелә, рәхәтләнеп ашый башлый, Аллаһының рәхмәте белән, сәламәтләнә. Дөньяда моңа охшаш вакыйгалар бик күп булганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә: «Авыруларыгызны сәдака белән дәвалагыз», - дип әмер иткән. Ләкин моның өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм аның рәсүленең сүзләренә тулысынча, ягъни ихластан ышану кирәк.
Байлыкны арттыра
- Адәм баласы җыелган акчасын саклык кассаларында саклый. Акчаның кайчан кирәге юк, ул һәрвакыт кирәк. Әмма аларны никадәрле сакчылар саклый торган булсалар да, аларга беркайчан да 100 процент ышанып булмый. 1991 елда халыкның банклардагы акчалары бер тәүлек эчендә янып юкка чыкты. Кайбер кешеләрнең банкта җиде‑сигез «Жигули» алырлык акчалары саклана иде. Безгә Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә киләчәгебез өчен бер дигән саклык кассасын күрсәтә. Әгәр дә без Аллаһының саклык кассасына малларыбызны салсак, Аның банкы беркайчан да банкротка калмый. «Аллаһ ризалыгын өмет итеп биргән сәдакагыз үз файдагызга, үзегез өчен» дигән аятьтән дөньялыкта яшәгән вакытыбызда мохтаҗларга биргән сәдакабызның үзебезнең файдага икәнен аңлыйбыз. Аны дөньядагы бер нинди остарып беткән караклар да, бернинди җен-шайтаннар да урлый алмый. Без аның әҗерен кыямәт көнендә күрәчәкбез.
Ул - кыямәт көнендә эсседән күләгә
- Җәйнең эссе көннәрендә көтүчеләр көтү көткәндә: «Берәр агач төбенең күләгәсе булса, шунда кереп әзрәк хәл алыр идек», - дигән теләкләр белән ышык җир, күләгә эзлиләр. Кыямәт көнендә исә мәхшәр мәйданында кояш бик түбән булып, халыклар шул кояш астында Аллаһы Тәгалә каршында исәп‑хисап бирер өчен, бик озак вакыт көтеп торачаклар. Әгәр дә берәү дөньялыкта яшәгәндә: «Кыямәт көнендә эссе вакытта ошбу сәдакам күләгә булсын», - дип сәдака биргән булса, Аллаһы Тәгалә аның сәдакасыннан күләгә кылачак. Бу сүзләрне Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сүзе белән дәлиллисем килә: «Кыямәт көнендә сәдака бирүче кеше, кешеләр арасында исәп‑хисап беткәнче, биргән сәдакасының күләгәсе астында булыр».
Хәл белү дә - сәдака
- Кайбер кешеләр сәдаканы фәкать акча белән генә биреп була дип уйлыйлар. Бу фикер дөрес түгел, сәдака төрле була. Фәкыйрь кешегә бер күлмәк бирсәң дә шатлана. Аны өеңә чакырып дәшеп, ашатып-эчерсәң, кунак итсәң дә сөенә. Сәдаканың максаты - мохтаҗ кешенең күңелен табу, аны бераз булса да шатландыру, хәлен яхшыртудыр. Кардәшләреңнең һәм башка мөселманнарның хәлләрен белү дә сәдака. «Бер адәм сәдака бирү яисә кардәшенең хәлен сорашу өчен ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә аның малының бәрәкәтен арттырыр», - дигән хәдис мәгълүм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар