16+

Шайтанга каршы торырга ярдәм итүче  10 нәрсә

Мөбарәк хәдисләрдән билгеле булганча, Рамазан аенда шайтаннар богаулана һәм ирекләре кысылу сәбәпле, алар бу вакытта кешеләргә зыян сала алмыйлар.

Шайтанга каршы торырга ярдәм итүче  10 нәрсә

Мөбарәк хәдисләрдән билгеле булганча, Рамазан аенда шайтаннар богаулана һәм ирекләре кысылу сәбәпле, алар бу вакытта кешеләргә зыян сала алмыйлар.

Мәсәлән, Бохари һәм Мөслим җыентыкларында китерелгән хәдистә болай диелә: «Рамазан ае җитүгә, Җәннәт капкалары ачыла, Җәһәннәм капкалары ябыла, шайтаннар исә чылбырлар белән богаулана». Нәсаи җыентыгында бу мәгълүматка төгәллек кертелеп: «...шайтаннар-мәрид­ләр богаулана», – дип әйтелә («мәридләр» дип аеруча явыз, әшәке шайтаннарны атыйлар). Һәрхәлдә, шунысы хак: мөселманнар фарыз уразаны тоткан айда шайтаннарның кешеләргә ясаган йогынтысы шактый кими, һәм бу чорда алар башка айлардагы кебек мөмкинлекләргә инде ия булмый. Әмма Рамазан ае узып киткәч, шайтаннар богауларыннан азат ителә һәм тормышыбыз элекке тәртипкә кайту сәбәпле, мәлгунь вәсвәсәләренә бирешмәс өчен, мөселманнардан бик уяу булу сорала.
Шайтанга каршы тору өчен, дин галимнәре мөселманнарга нинди киңәшләр бирә соң? Бу язмада укучыларга шул киңәшләрнең кайберләрен тәкъдим итәбез.

Аллаһка сыену сүзләрен еш әйтергә. «Әл-Әгъраф» сүрәсенең 200нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – Ишетүче (һәм һәрнәрсәне) Белүче».

Өйгә керер яки чыгып китәр алдыннан, ашарга утыргач яисә башка нинди дә булса эшкә тотынганчы: «Әгуузү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим», ягъни «Сыенам Аллаһка ләгъ­нәт кылынган шайтаннан», – дип әйтергә кирәк. Бу сүзләрне нинди дә булса гөнаһлы гамәл кылу теләге барлыкка килгән вакытта әйтү аеруча мөһим.

Яхшылык, игелек кылыр­га тырышу. Аллаһы Тәгалә яхшы, игелекле гамәл кылучыларны ярата һәм шундый кешеләрне Үз рәхмәте астына алып, шайтанның зарарыннан саклый. Дөрестән дә, шайтан кешенең тормышын бозарга тели, Аллаһы Тәгалә исә Коръән-Кәримдә болай ди: «Изге гамәлләр кылган мөэминнәрне – ир кешеме ул, хатынмы – һичшиксез, матур тормышта яшәтәчәкбез...» (16 : 97). «Матур» дигәнне «тыныч, җайлы, игелекле, сөенечле» дип аңларга кирәк. Шунысы да мөһим: һәрбер изге-игелек­ле гамәл фәкать бер генә максат – Аллаһның ризалыгын алу өчен башкарылырга тиеш.

Коръән уку. Шайтан Коръән укылган җирдә тора алмый, чөнки Коръән-Кәрим ул – Аллаһ Раббыбызның бөек сүзләре, һәм шайтан аларга чыдый алмый. Шайтанга каршы торуда аеруча «Бәкара» сүрәсенең тәэсире көчле. Хәдистән билгеле булганча, әгәр кеше йокларга яткач «Аятел көрси»не, ягъни «Бәкара» сүрәсенең 255нче аятен укыса, җен-шайтаннар аны борчымас, һәм бу кеше тыныч йоклар. Шулай ук шунысы мәгълүм: әгәр өйдә «Бәкара» сүрәсенең ахыргы 285, 286нчы аятьләре укылса, шайтан качып, шул өйгә өч көн керә алмас, ди...

Садака бирү, мохтаҗ­ларга булышу. Садака – шайтан аеруча яратмый торган гамәлләрнең берсе. Бер риваятьтә билгеләп үтелгәнчә, садака шайтанны урталай кисә торган нәрсә. Кеше берәр мохтаҗга ярдәм итәм дип ихластан Аллаһ ризалыгы өчен садака бирсә, садака итеп тапшырылган акча аны бирүчегә болай дип әйтер ди:

– Моңарчы син мине сак­лый идең, хәзер инде мин сине саклыйм... Мин фани идем – син мине бакый иттең (фани – бетә торган, эзсез югала торган; бакый – мәңгелек). Болар барысы да шайтанга, әлбәттә, ошамый һәм аны бик зәгыйфьләтә.
Мәчеткә мөмкин кадәр ешрак йөрү (ирләр өчен). Мәчет ул – Аллаһ йорты. Анда килгән кеше Аллаһның кунагы була. Әгәр кешенең (мөселманның) мәчеткә барасы килми икән, ул: «Нигә икән Аллаһы Тәгалә мине Үз йортына чакырмый, анда баруымны теләми?» – дигән сорауны үз-үзенә биреп уйланырга тиеш. Кеше мәчеткә еш йөрсә, шайтан: «Бу – Аллаһның даими кунагы!» – дип аңа зыян китерер­гә авырсынып, ул кешедән читләшер...

Һәр эштә, һәр дөньяви һәм дини гамәлдә Аллаһка тәвәккәлләү. Аллаһ белән яхшы элемтә булдырып, Аннан даими ярдәм сорау – шайтанга каршы торуның мөһим ысулы. Күңел Аллаһка тәвәккәлләү белән тулса, анда шайтан вәсвәсәләренә урын калмый.

Аллаһка рәхмәтле булу, Аңа гел шөкер итү. Иманлы кешенең үз хәленнән канәгать булып, Аллаһка шөкер итүе шайтан өчен бик авыр икән. Гел: «Әлхәмдү лилләһ!» – дип әйтү мәлгуньне зәгыйфьләтә, аның вәсвәсәләренә каршы торырга ярдәм итә.
Тәүбә итү, хата-кимчелекләр һәм гөнаһлар өчен Аллаһтан гафу үтенү. Адәм баласы хаталанучан һәм гөнаһ кылучан. Әмма бер мөбарәк хәдистә билгеләп үтелгәнчә, гөнаһ кылучыларның иң яхшысы – үкенеп тәүбә итүчедер.

Зикер кылу. Зикер – Аллаһны искә алу дигән сүз. Кеше никадәр ешрак һәм ихласлырак Аллаһны искә ала, шул кадәр азрак шайтан аңа зыян китерә ала. Зикер ул сүз белән генә түгел, фикер һәм гамәл белән дә булырга мөмкин. Ә инде иң зур һәм кыйммәтле зикер ул – әлбәттә, намаз.

Намаз уку. Әгәр азан әйтелә башласа, шайтан шул урыннан кача һәм азан тәмамлангач кына кире килә, әмма кешенең намазга басуын күргәч, шашынып елый башлый. Бер хикмәт иясенең: «Намаз укыган кеше шайтанның сыртын сындыра», – дип әйтүе дә юкка түгелдер... Галимнәр билгеләп үткәнчә, Аллаһка якынайта торган һәр нәрсә шайтаннан ерагайта. Намаз укып кеше Аллаһ белән элемтәсен ныгыта, шайтанны исә зәгыйфьләтеп, елатып бетереп үзеннән ерак­лаштыра.

Ришат хәзрәт Курамшин 

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading