16+

Яман чир белән көрәшүче әниле-кызлы Фәхертдиноваларга игелек кылырга ашыгыйк!

Бу хәлләрне Аллаһ Тәгаләнең сынавы дими тагын ни дисең...

Яман чир белән көрәшүче әниле-кызлы Фәхертдиноваларга игелек кылырга ашыгыйк!

Бу хәлләрне Аллаһ Тәгаләнең сынавы дими тагын ни дисең...

Әниле-кызлы Фәхертдиновлар яман шеш белән көрәшә. Башка балалар рәхәтләнеп ял иткәндә, 7 яшьлек Зилә әнисе белән тагын хастаханәдә. Бу юлы Мәскәүдәге клиникада. Кечкенә Зиләнең гомерен саклап калу өчен табибларның гына түгел, безнең дә  ярдәм кирәк. 

Авыруның ни икәнен дә белми рәхәтләнеп тормыш итеп ятканда 2023 елның декабрендә Миләүшә күкрәгендә шеш барлыгын тоеп, шәхси клиникага мөрәҗәгать итә. Аны караган УЗИ табибы, борчылма, бернинди куркыныч юк, бала ашаткан ханымда була торган хәл, дип кайтарып җибәрә. Тик әлеге шеш Миләүшәгә тынгы бирми, үсә, авырта. 3ч айдан соң ул кабат башка табибка мөрәҗәгать итә. “Моңарчы кая йөрдегез, ник килмәдегез, тиз арада яшәү урыныгыз буенча онкологка мөрәҗәгать итегез!” Миләүшәне караган табиб аның күңеленә әнә шулай шом сала. Икеләнеп кенә яшәү урыны буенча табибка бара. Анысы да шул ук сүзне кабатлый – сездә яман шеш, хастаханәгә барып, яхшылап тикшеренергә кирәк.

Хастаханәдә Миләүшәнең күкрәгендә икенче дәрәҗә яман шеш барлыгын әйтәләр. Шеш калкансыман биздә дә шеш бар икән бит... 2024 елның март ае була бу. Химия терапиясе билгеләнә. Апрельдән июль аена кадәр алты химия ала. 13 августта тагын бер операциягә керә. Бераз аякка бастым дигәндә, кызының авырганын әйтәләр. Гадәти бер чирдер дип уйлый гаилә. Поликлиникада аларны Казан шәһәренең беренче балалар хастаханәсенә җибәрәләр. Операция узганга бер ай булган көнне - 13 сентябрьдә була бу хәл. Анда тикшергәч, республиканың онкология хастаханәсенә күчерәләр. Балада дүртенче дәрәҗәдә яман шеш, эчке әгъзаларында нейробластома...

Табиблар кызның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Арка миен күчереп утырталар. Зиләнең хәле шәптән булмый, ашау, эчүдән бизә, коры сөяккә кала. Шул керүдән, апрель аенда гына хастаханәдән чыгалар. Ни кызганыч, алты курс химия алуга карамастан, кызда метастаза, сөякләренә дә, үпкәләренә дә үткән. Шулай да акрын гына аякка басып киләләр. Бүгенге көндә алар Мәскәүдә, башкала табиблары кызга операция ясарга тиеш.  Казанга кайтканнан соң да хастаханә юлларын таптыйсылары, дәвалар аласылары, иммун системасын ныгытасы бар. Тагын 28 курс нурланыш терапиясе, организмны тотрыклы итү өчен берничә химия курслары кирәк. 

Кызы белән Мәскәү клиникасында ятучы Миләүшә әле дә көн саен дару эчүдә. Бу дарулар дәүләттән бирелергә тиеш булса да, кулындагы рецепт белән даруханәләрдән бушлай дарулар ала алмый, бушлай юк, бары сатуда гына. Миләүшә аларны сатып ала.   

Хастаханә юллары... Бу юлларны узган кеше яхшы белә. Даруларына да, юлларына да акча кирәк, кайбер хезмәтләр түләүле дә булырга мөмкин. Яман чир белән көрәшү күп чыгымнар да, сабырлык та сорый... Бүген алар сезнең белән безнең ярдәменә мохтаҗ. Шушы изге айда, Корбан гаете алдыннан әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Миләүшә Нургаяз кызы Фәхретдинова исеменә теркәлгән Саклык банкы картасына 89376103226  телефон номеры аша күчерергә була. Авырулары белән көрәшеп иҗат иткән олпат шәхес Фәнис Яруллин язганча:

Ходайның бер бирмеш көнендә, 
Бер матур як белән ачылыйк,
Һәркемнең гомере бер генә
Игелек кылырга ашыгыйк!  

Бер табиб аларга каен җиләге ашарга кушкан. Каен җиләге яңа өзелгән килеш аеруча файдалы. Тик ул бөтен җирдә дә үсми. Шушы табигать  нигъмәтенә юлыккан, аны җыя алучылар, Зиләнең иммун системасын ныгытыр өчен каен җиләге белән дә ярдәм итә ала. Тамчыдан күл җыела дип юкка әйтмәгән безнең халык. Ярдәм итик әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading