16+

Син кем дә, мин кем?! Мине өйрәтергә сиңа иртә әле...

Кеше арасын боза торган, хаклыкны кабул итәргә киртә булган һәм шулай ук җир йөзендә иң беренче кылынган гөнаһ – тәкәбберлек.

Син кем дә, мин кем?! Мине өйрәтергә сиңа иртә әле...

Кеше арасын боза торган, хаклыкны кабул итәргә киртә булган һәм шулай ук җир йөзендә иң беренче кылынган гөнаһ – тәкәбберлек.

Әйе, үзеңне бүтәннәрдән яхшырак санау, өстенрәк кую тәкәбберлек чире белән авыруыңны күрсәтә дә инде. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз”, – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды» («Бәкара» сүрәсе, 34нче аять).

Аллаһы Тәгалә иблискә Адәмгә сәҗдә кылырга әмер биргәч, ул йөз чөерде, тәкәбберләнде, үзен Адәмнән өстенрәк куйды. «Аллаһы Тәгалә әйтте: «И-и, Иблис! Мин сиңа Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине сәҗдә кылудан ни нәрсә тыйды?» Иблис әйтте: «Мин – аңардан артыграк, чөнки мине уттан яралттың, ә Адәмне балчыктан яралттың» («Әгъраф» сүрәсе, 12нче аять). Иблис үзенең уттан яралтылганы белән горурланды, балчыктан барлыкка килгән Адәмне ким күрде.
Үзебезгә читтән күз салсак, кайбер вакыт бу авыру безнең дә калебкә үтә башлый. Мисал өчен, гыйльми өлкәдә озак еллар укып, фәнни дәрәҗәләр алсак, кешеләрне аера башлыйбыз. Кайберәүләргә өстән генә: «Әй, болар наданнар инде, болар белән сөйләшеп торудан файда юк», – дип карап, үзебезне югары куя башлыйбыз. Берәр яхшы эштә булсак яки сәүдәдән акча күбрәк керсә, борын өскә чөелә. Моңарчы дус булып йөргән кардәшләребезнең керемнәре безнекеннән әзрәк булса: «Әй, мескеннәр, алардан файда юк, миннән акча сорамасыннар тагын», – дип качарга тырышабыз. Соңгы чиктә, үзебезне зур кешегә санап, гади кешеләргә өстән генә карап, сөйләшеп тә, исәнләшеп тә тормаска мөмкинбез.
Кызганыч, бу авыру халык арасында киң таралган. Гадилекне саклау, кешеләрне бертигез күрү бик авыр. Бигрәк тә дәрәҗәле, кирәкле эш урынына урнашсак, күкләргә менеп китәбез, хәтта моңарчы безгә ярдәм иткән кешеләрне санга да сукмыйбыз, алар белән теләр-теләмәс кенә сөйләшәбез.

Әмма Пәйгамбәребез (с.г.с.) кисәтте: «Калебендә тузан бөртеге хәтле генә тәкәбберлек булса да, ул кеше җәннәткә кермәс» (Мөслим риваяте, 91).

Бу чирдән Аллаһы үзе сакласын, шушы сыйфаттан арынмыйча, тәүбә кылмыйча үлеп китсәк, ахыргы урыныбыз бик аянычлы булырга мөмкин.
Әле тәкәбберлек сыйфатының тагын бер тискәре ягы бар, ул безгә хаклыкны кабул итүдә дә киртә булып тора.

Кешегә киңәш, нәсыйхәт белән киләсең: «Бу гамәл начарлыкка илтә. Тукта әле син, менә бит Коръәндә болай эшләүне Раббыбыз тыйган, Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә бу эштән ерак торырга боерган». Ә ул, тәкәбберләнеп: «Син кем дә, мин кем?! Мине өйрәтергә сиңа иртә әле. Башта минем дәрәҗәләргә иреш», – дип үзен өстен санап, хаклыкны кабул итми.

Бу чирдән ничек сакланырга соң? Беренчесе, бар нәрсәнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнлеген, Аның кемгә теләсә, шуңа бирүен күңелгә салып куярга кирәк. Ул – рәхимле зат. Байлык, гыйлем, эшкә осталык һәм башка өстенлекләрне бирсә, димәк, бу – безгә карата Аллаһының рәхмәте. Без шундый яхшы, тәртипле булган өчен түгел, ә Үзе безгә карата рәхимле, шәфкатьле, юмартлык иясе булганга күрә боларның барысын да бирә. Берәр уңышка ирешсәк, бу – безнең тырышлык, гыйлем, тәҗрибә сәбәпле, дип уйлыйбыз.  Башкалар да тырышалар, әмма кемдер максатына ирешә, кемдер – юк. Ни өчен шулай соң? Чөнки ахыр нәтиҗә Аллаһыдан тора. Ул безнең эшебезгә бәрәкәт бирәме-юкмы – бар нәрсә шуңа бәйле.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: «Барысын да үзем булдырдым», – дип тәкәбберләнергә ярамый, чөнки барлык уңышың, ирешкәннәрең – Аллаһының бүләге, фазыйләте, үзеңнең генә тырышлык түгел.

Икенчесе – кайдан һәм ничек барлыкка килүбезне һәм нинди халәткә кайтачагыбызны онытырга ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Һәлак булсын кеше! Никадәр ул шөкерсез. Аллаһы аны нәрсәдән барлыкка китерде соң? Бер тамчыдан бар итте, соңыннан аңа камил кыяфәт бирде һәм тәкъдирен язды. Соңыннан аңа юлны җиңеләйтте. Соңыннан, һичшиксез, аның җанын алачак һәм кабергә кертәчәк. Соңыннан аны теләгән вакытта терелтәчәк. Юк, әле алай була торып та, Аллаһы әмерләрен җиренә җиткермәде» («Габәсә» сүрәсе, 17нче, 23нче аятьләр). Бу аятьләр турында фикерләсәк, безгә тәкәбберләнеп, үзебезне кешеләрдән өстен санап йөрергә түгел, ә нәрсәдән бар ителгәнебезне фикерләп, кая кереп ятачагыбызны уйларга кирәк. Шулар турында фикерләсәк, беребезнең дә үзен әллә кемгә санап йөрергә хакы юклыгын аңларбыз.

Аллаһы Тәгалә безгә һидәят, тәүфыйк бирсә иде, гади булып, кешеләрне бертигез күреп, тәкәбберләнмичә яшәргә насыйп әйләсә иде. Әмин.

Раил Фәйзрахманов.
Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АМИИИИЙН!!!

    Мөһим

    loading