16+

Татарстан мөфтие сайланды

Бүген «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте корылтае уза. Корылтай эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Корылтайга республика районнары җитәкчеләре, башкала һәм районнар мәчетләре имамнары һәм мөхтәсибәтләр, мөселман уку йортлары җитәкчеләре чакырылган. 

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында имамнарның татар телен һәм гореф-гадәтләрне саклаудагы ролен билгеләп үтте. 
- Бүген Диния нәзарәтенең дүрт еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясыйбыз һәм алдагы елларга бурычлар билгелибез. Авырлыкларга карамастан, республикабыз гөрләп бара. Алда да эшлисе эшләр күп, минем һәм хөкүмәт, парламент тарафыннан ярдәм булыр. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу эшне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Әлеге чараны матур итеп башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Диния нәзарәте эшчәнлеге өчен рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.

Корылтайда Татарстан мөфтиен сайлау да каралган иде. Мөфти итеп бертавыштан Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. 

Исегезгә төшерәбез: Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче тапкыр мөфти булып 2013 елның 17 апрелендә сайланды. 2017 елның 17 апрелендә ТР мөселманнарының диния нәзарәте VII корылтаенда Татарстан мөфтие итеп кабат сайланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading