16+

Татарстан мөфтиенең Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

Бүген – Шәгъбан аеның 14-нче көне, димәк, кояш баеганнан соң безне Изге Рамазан аена якынайтучы Бәраәт кичәсе җитәчәк.

Татарстан мөфтиенең Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

Бүген – Шәгъбан аеның 14-нче көне, димәк, кояш баеганнан соң безне Изге Рамазан аена якынайтучы Бәраәт кичәсе җитәчәк.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

“Миннән гафу сораучылар юкмы? – Мин аларны гафу итәм. Мул тормыш, байлык сораучылар юкмы? – Мин аларны бүләклим. Савыгырга теләгән авырулар юкмы? Мин шифа бирәм”. Аллаһы Тәгалә кояш баеганнан алып таңга кадәр Бәраәт кичәсендә шулай дип әмер-күрсәтмәләр бирә. Мөселманнар әлеге бөек төнне әнә шул сәбәпле аеруча кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр, Раббыбызның рәхмәтенә ирешүне, гөнаһлар гафу ителүне сорап догалар кыла һәм бу төнне гыйбадәттә үткәрәләр.

Пәйгамбәр әйткәнчә, Яралтучыбыз бу кичәдә ширек кылучының, үз кардәше белән талашкан кешенең яки күңелендә ачу йөртүченең һәм иптәшенә нәфрәт хисе саклаучының догасын кабул итми. Шуңа күрә мөэмин-мөселманнарга кардәшләре белән дуслашырга, туганлык җепләрен ныгытырга, гөнаһлардан ихлас күңел белән тәүбә итәргә, аларны кылмас өчен Аллаһы Тәгаләдән көч сорарга кирәк.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бу ниятләрне үзебезнең күңелләрдә соңгы дөньякүләм вакыйгалар нисбәтеннән дә уятырга кирәк. Кешелекне зур афәт басты – илебез, республикабыз һәм бөтен дөнья буенча коронавирус инфекциясе таралу куркынычы көчәя бара. Бу рәхимсез авыру кешеләрне, аларның җенесе һәм яшенә, милләте һәм социаль хәленә, дини һәм дөньяви карашларының аерымлыкларына карамыйча ега. Шул ук вакытта бу сынау безнең исебезгә яшәгән дөньябызның фанилыгы турында һәм мәңгелек рухи кыйммәтләр: иман, гаилә, игелек, ихласлык хакында төшерде. Бу авыр көннәрдә Аллаһы Тәгаләгә догада булырга кирәк, изге Бәраәт кичәсенә чиста калеб һәм изге ниятләр белән аяк басыгыз! Әгәр сезнең күңелегез борчулар белән тулган булса – тынычлык һәм иминлек сорагыз; әгәр сез ризыгыгызның мул булуын телисез икән – аның артуын теләгез; әгәр сез авырыйсыз, рухи һәм физик көчнең кимүен тоясыз икән – Аллаһы Тәгаләдән саулык сорагыз. Бу төндә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһларын гафу итә һәм аларга ризык бирә, сынауларын җиңеләйтә һәм сәламәтлек белән бүләкли.

“Шәгъбан ае уртасындагы төн җитү белән үк, аны гыйбадәттә үткәрегез, ә көндез ураза тотыгыз”, – дип әйткән Пәйгамбәребез ﷺ. Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысы белән без нәфел ураза, гыйбадәт һәм дога өчен вакыт һәм көч тапмаска мөмкинбез, әмма без гафләттә (ваемсызлыкта) булудан сакланырга, Аллаһы Тәгаләнең Бәраәт кичәсендә бирелгән бүләкләреннән файдаланып калырга ашыгырга тиеш! Алда бит мөбарәк Рамазан ае көтә!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Фото һәм чыганак: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading