Ышанычлы хәдистә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер” , – дип әйтелә. Әнә шул рәвешле, мин дә сезне, хөрмәтле дин кардәшләр, Мәүлид ае дәвамында Рәсүлебезгә ﷺ мактаулар әйтергә, үзебезнең холык-гамәлләребездә аңа охшарга омтылырга чакырам.
Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, кадерле милләттәшләрем!
Бүген кояш баегач, ахшам намазыннан соң бөтен ислам дөньясы рабигыль-әүвәл аена керәчәк. Бу ай бер кешелек өчен генә түгел, барча галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле булганга, башкача аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Рәсүлебезнең ﷺ туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы киченә, ягъни 28-нче октябрьнең киченә туры килә.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди:
وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا رَحْمَةً لِّلْعَالَمِينَ
Мәгънәсе: «[Рәсүлем!] Без бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:107). Ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ – Аллаһы Тәгаләнең хак хәбибе, кешелеккә туры юлны өйрәтеп калдыручы, мөселманнарны җәннәт белән сөендерүче вә имансызларны җәһәннәм белән кисәтүче, дөньяда яшәгән иң яхшы мөселман, иң яхшы хәләл җефет, иң яхшы әти, иң яхшы дус, иң күркәм үрнәк әһеле.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип тә әйтә:
وَإِنَّكَ لَعَلَىٰ خُلُقٍ عَظِيمٍ
Мәгънәсе: “Дөреслектә, син - югары әхлак иясе” (“Әл-Каләм”, 68:4). Шулай итеп, һәрберебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышын үрнәк итеп алырга тырышырга тиеш, чөнки ул үзе игелекле, итәгатьле, шәфкатьле, миһербанлы, тыйнак була. Рәсүлебез ﷺ үзенең бер хәдисендә: “Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем”, – дип әйткән (Имам Әхмәд бине Хәнбәлнең Мөснәденнән). Ул авырлыгын да, җиңеллеген дә, сөенечен дә, кайгысын да сабырлык һәм шөкер итү белән үткәрә белә торган шәхес булган.
Сөекле Рәсүлебез ﷺ, кырык яшенә җитеп, пәйгамбәрлек һәм шәригать иңдерелгәнче үк, үзендә гадәттән тыш изгелек билгеләрен күрсәткән. “Аллаһы ничек кушкан булса, шулай тугрылыклы бул!” дигән Аллаһы әмеренә тулысынча ияреп, ул гомере буе дөреслек һәм гаделлекнең тере мисалы була. Ни гаҗәеп: кеше кешене хөрмәт итмәгән, кеше кешегә ышанмаган бер дәвердә аңа һәркем ышанган һәм хөрмәт иткән. Аның тиңсез әхлагын һәм югары абруен раслап, аңа “Мөхәммәд Әмин”, ягъни “ышанычлы Мөхәммәд”, дип эндәшкәннәр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе - үзе зур вакыйга һәм мөселманнар өчен Аллаһының рәхмәте. Ул үзенең туган көнен билгеләп үткәнме соң? Мөхәммәднең ﷺ хәдисеннән билгеле булганча, ул: «Пәнҗешәмбе минем туган көнем, шуңа күрә бу көнне ураза тотам», – дип әйтә торган булган. Шуңа күрә элек-электән бу көнне безнең бабаларыбыз да бергә җыелып, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Ышанычлы хәдистә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер” , – дип әйтелә. Әнә шул рәвешле, мин дә сезне, хөрмәтле дин кардәшләр, Мәүлид ае дәвамында Рәсүлебезгә ﷺ мактаулар әйтергә, үзебезнең холык-гамәлләребездә аңа охшарга омтылырга чакырам.
Аллаһы Тәгалә безне Үзенең һәм Пәйгамбәренең ﷺ мәхәббәтенә лаек кылып, дөньяда кылган гыйбадәтләребезне кабул итеп, җәннәттә Рәсүлебез ﷺ белән бергә булырга насыйп итсә иде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
http://dumrt.ru/
Комментарийлар