Шәһри Казан

Татарстанның беренче мөфтие җомга вәгазьләрен татар телендә генә уздыруга каршы чыкты

Татарстанның беренче мөфтие, Казанның "Нурулла" мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиулла җомга вәгазьләрен татар һәм рус телләрендә алып барырга кирәк, дип саный.

Ул шушы хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга хат белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстанның беренче мөфтие "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдергән.

"Урта Азиядән килгән кеше татар телен аңламый"

"Бүгенге көндә Татарстанда Россия төбәкләреннән һәм Урта Азиядән чыккан мөселманнар бик күп. Алар белән моңарчы рус телендә эш алып барылды. Алар рус телендә китаплар укыган, хәтта үзебездә дә рус телле студентлар күп, алар бит татар телендә тәрбияләнеп үсмәгән. Аларның аралашу теле - рус теле. Урта Азиядән килгән кеше татар телен аңламый. Алар базарда "бу ничә сум тора", дип сорасаң, аңлый, "бу тәмле алма" дип аңлата ала. Дин мәсьәләләренә күчкән вакытта алар татар телен аңламый.

Мин үзем дә Бохарада, Ташкентта 8 ел белем алсам да, аларны, аларның китапларын аңлау авыррак, таҗиклар бөтенләй безнең телне белми. Аннары бездә Дагыстан, Кавказ халыклары бар. Аннары чит илдән килгән студентлар да күп, алар бит бөтенесе рус телен өйрәнә. Бүгенге көндә мигрантларга да иң беренче таләп - рус телен белү, алар рус теленнән имтихан бирә, татар теленнән алар имтихан бирми", - дип белдерде Габдулла хәзрәт.

"Безнең сөйләшү мөмкинлеге җомга көнне генә"

Хәзрәт Татарстан мөфтияте вәкилләренең җомга намазларын татарча алып барыгыз, башка көнне русча сөйләшегез дигән тәкъдиме белән килешмәвен әйтте. "Өйлә намазына 35 кеше килә, ә җомга намазында безнең мәчеттә 450 кеше була, җомга намазын җәмәгать белән уку фарыз, шуңа мәчеткә килә, өйләгә килмәскә мөмкин. Шуның өчен атна уртасында аңлату эшләрен русча алып барыгыз дигән тәкъдим чынбарлык вазгыятькә туры килми. Безнең сөйләшә ала торган мөмкинчелек, фәкать, җомга көнне җомга намазында", - дип нигезләргә тырышты ул фикерләрен.

"Мигрантлар белән элемтә югалды"

Габдулла Галиулла татарча-русча вәгазьләрне 5-6 ел алып барганын, ә алар татарчага күчкәч, мигрантлар белән элемтә югалганын белдерде. "Элек безгә килеп сораулар бирә иделәр: "Хәзрәт бу ничек, моны аңлап бетермәдем, шундый мәсьәлә бар. Миңа нишләргә? Мин шулай ишеттем, син шулай аңлаттың, кайсы дөрес?" Арабызда элемтә бар иде. Хәзер килеп сорамыйлар. Җомга вәгазендә телефоннарында интернетта утыралар, укыйлар. Чөнки алар аңламый", - дип саный Татарстанның беренче мөфтие.

"Акча кирәк булгач кына русчага күчтеңме, диләр"

Габдулла хәзрәт Галиулла фикеренчә, вәгазь укучылар, мөселманнар белән элемтәгә керер өчен барыбер рус теленә күчәргә мәҗбүр, бу кайвакыт уңайсыз вазгыять тудыра: "Вәгазь беткәч, акча җыю турында русчага күчеп сөйлибез. "Дорогие братья мусульмане, нужно столько-то, помогите, пожалуйста". Аннары: "Хәзрәт, ә син русчага акча кирәк булгач кына күчтеңме әллә?" - диләр".

"Рус телендәге вәгазь - экстремизга каршы көрәш"

Алай булырга тиеш түгел. Безнең эшебез дин өчен генә түгел, дәүләт, хөкүмәт өчен дә. Бу үзенчә экстремизмга каршы көрәшү. Минемчә, без бер генә кешене экстремизм агымына җибәрмичә калсак, бер гаиләне саклап калабыз. Ул бит анда уенчык уйнамый. Ул анда китсә, ул безнең солдатларны үтерәчәк", - ди Габдулла хәзрәт Галиулла.

Хәзрәт "Мәчетләрдә 90 нчы елларда вәгазьләрне гел татарча гына укыдылар" дигән фикернең бүгенге заманга туры килмәвен билгеләп үтте. "Элек мигрантлар да шул хәтле юк иде бит. Чечняда АТО (террорчылыкка каршы операция) да юк иде. Безгә Дагыстан, Чечня үрнәк булырга тиеш түгел. Аларда атна саен кемнедер үтерәләр, я мулланы, я полицейскийны үтерәләр. Безгә үрнәк - үзебезнең тарихи ислам динен үзебезнең җирлеккә килешле итеп алып бару", - ди Габдулла хәзрәт.

Ул үзенең мөрәҗәгатен Татарстан халкына тынычлык теләве белән аңлатты. Шул ук вакытта Татарстанда мөселманнарга карата мөнәсәбәтнең Урта Азия илләренә карата күпкә уңайрак булуы хакында аңлату эшләре алып баруы хакында белдерде.

"Боларны барысын аңлатып, мөфтигә хат язам. Бәлки мөфтигә хат язмаганга, миндә хата булгандыр. Мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итеп, хат язам, килешүгә килербез дип өметләнәм", - дип белдерде Габдулла хәзрәт Галиулла.

Сүз уңаенда, Габдулла хәзрәт Галиулла яз айларында узачак Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең съездында мөфти, аның беренче урынбасары һәм казый вазифаларына сайлауларда кандидатурасын тәкъдим итү яисә итмәү хакында әле уйламаганын белдерде.

Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, "Татар-информ" агентлыгына Габдулла хәзрәт Галиулланың фикерләре белән килешмәвен белдерде. Мөфтинең беренче урынбасары фикеренчә, туган җиренә, мәдәниятенә бәйләнеше булган кешене радикализм, экстремизм идеяларына җәлеп итү кыенрак, чөнки аларның туган иле, мәдәнияте белән элемтәсе бар .

"Пленум, күп кенә башка имамнар нәкъ менә бу караш яклы. Чынлыкта исламны өйрәнүче күп кенә нәкъ менә рус телле кешеләр радикаллар кулына эләгә. Андый мисаллар бихисап. Шуңа фактлар киресен күрсәтә. Ягъни милли компонентсыз исламда тәрбияләнүче кешедә радикаллар рәтләренә кушылып китәргә берни тотмый, аларда Ватан юк, мәдәният юк. Шул сәбәпле рус телле кешеләр еш кына радикализмның, экстремизмның, терроризмның корбаннары була. Аларны берни тотмый, берни бәйләми. Мәдәнияткә бәйләнмәгән ислам милләт юк диюче радикалларга җирлек булып тора", - ди Рөстәм Батров.

Билгеле булганча, 11 августта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазе барлык мәчетләрдә дә татар телендә генә укылачак дигән карар кабул итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышларында җомга вәгазьләренең татар телендә булуының уңай яклары турында белдергән иде. Мөфти фикеренчә, теләк зур булса, телне аңларга өйрәнеп карап була. "Чечняда, Грозныйда, мәсәлән, чечен телендә генә әйтәләр. Анда җомгага елына ике тапкыр гына эләксәң дә, телгә ниндидер хөрмәт уяна, нәрсә сөйли икән дигән кызыксыну туа. Мин аятьләр, хәдисләр әйткәндә, теманы бераз эләктереп алам да, телне аңлыйсы килә башлый. Мәсәлән, Дагыстанда булдык. Ике ай авар телен өйрәндем. Мин аларның телләре өчен борчылганын аңладым. Татар теле артка калган тел түгел. Ул төрки телләргә керә, ә алар киң таралган. Теләсә нинди төрки илдә сөйләшә алачаксыз. Чечня, Дагыстан халыкларын да хөрмәт итәбез, тик Үзәк Россиягә ислам Болгар аша кергән бит. Әгәр без телебезне югалтабыз икән, аннары бит милләт тә югала", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул шулай ук телне өйрәнү татар телендә язылган дини хезмәтләрне өйрәнүгә мөмкинлек тудыра дип белдерде.

Габдулла хәзрәт Галиулла 1954 елда Казанда туа. 1978-1983 елларда Бохара мәдрәсәсендә белем ала. 1983-1987 елларда Ташкент Ислам Институтында укып, югары дини белем ала. 1987-1990 елларда - Казанның Мәрҗани мәчете имамы. 1990 елдан "Нурулла" мәчете имамы. 1992-1998 елларда Татарстан Республикасы мөфтие. 1993-1996 елларда - Россия дини идарәләре координацион үзәге рәисе булып сайлана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: