16+

Тәүбә-истигъфар файдасы

Ислам динендә тәүбә, ягъни гөнаһ-хаталарга үкенеп Аллаһтан ярлыкауны сорау олы гыйбадәтләрдән санала. Тәүбә – гөнаһ каралыгыннан калеб-күңелне пакьләүче чараларның бик мөһиме. Чын, хакыйкый иман да пакь, чиста калебне ярата. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Үзеннән гафу сораучы инсаннарны якын итә, аларның гозер-үтенечләрен үти, ярдәменнән ташламый... Әлеге фикерне куәтләп, мөселман җәмәгатьчелегенә таныш булган зур галим Әхмәд ибне Хәнбәл тормышында булган бер кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйганы мисал итеп китерәсем килә.

Тәүбә-истигъфар файдасы

Ислам динендә тәүбә, ягъни гөнаһ-хаталарга үкенеп Аллаһтан ярлыкауны сорау олы гыйбадәтләрдән санала. Тәүбә – гөнаһ каралыгыннан калеб-күңелне пакьләүче чараларның бик мөһиме. Чын, хакыйкый иман да пакь, чиста калебне ярата. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Үзеннән гафу сораучы инсаннарны якын итә, аларның гозер-үтенечләрен үти, ярдәменнән ташламый... Әлеге фикерне куәтләп, мөселман җәмәгатьчелегенә таныш булган зур галим Әхмәд ибне Хәнбәл тормышында булган бер кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйганы мисал итеп китерәсем килә.

Бервакыт яңа хәдисләр туплау максатыннан, имам Әхмәд ерак юлга чыга. Төн җиткәч, ул ястү намазын уку нияте белән бер мәчеткә керә, намаздан соң исә бу чит җирдә туган-тумачалары, танышлары булмау сәбәпле, мәчеттә кунарга калырга була. Чапаны белән ябынып, ипләп кенә йокларга дип ятканнан соң озак вакыт үтми, галимгә бер ир заты дәшә:

– Әй, син кем? Нишләп ятасың монда?

Әхмәд ибне Хәнбәл ул вакытта дан казанган мәшһүр галим булса да, хәзерге замандагы кебек газета-журнал, телевизор булмаганлыктан, чит төбәкләрдә аны йөзеннән, тышкы кыяфәтеннән танымыйлар. Зур галим булуына карамастан, Әхмәд хәзрәт бик тыйнак кеше иде, шуңа күрә үзенең кем икәнен әйтмичә, шундый җавап кайтара:

– Мин ерак юлга чыккан бер мосафир, биредә төн кунып, ял итмәкче булам.

– Ә мин бу мәчетнең каравылчысы! – дип үзе белән горур таныштыра абзый, һәм аңа каршы әйтергә ярамаганын белдерергә теләптер, тавышын тагын да кырысландырып, өстәп куя: – Монда йокларга рөхсәт юк, хәзер үк моннан чыгып кит!

Имам Әхмәд бу җирлектә кунарга башка урын булмаганын аңлатып караса да, каравылчы үз сүзендә нык тора, нәтиҗәдә галим мәчеттән чыгарга мәҗбүр була. Инде нишләргә? Каравылчы мәчет ишегенә йозак элеп маташкан арада, хәзрәт ишегалдында үскән зур агачның төбендә эскәмия күреп, шунда барып утыра. Бераздан мәчет территориясен әйләнеп чыккан усал каравылчы төнге кунакның китмәгәнен күреп ала һәм күңелендәге ачуын ташытып: «Син әле һаман чыгып китмәдеңмени?!» – дип кычкыра башлый. Галим: «Минем кунар урыным юк, төнне биредә, шушы эскәмиядә булса да үткәрим инде!» – дип ялынып карый, әмма каты күңелле абзый ризалашмый һәм гыйбадәтханә ишегалдыннан да кичекмәстән чыгып китүен таләп итә. «Кая барыйм, төнне кайда куныйм?» – дип беразга уйга талган мосафирның тормаганын күргәч, ачуы кабарган холыксыз каравылчы аны кинәт якасыннан тотып ала да урамга таба сөйри башлый. Өлкәнрәк яшьтәге мосафирның: «Бәрәкаллаһ, сөбехәналлаһ, нишлисең син, агай?!» – дип гаҗәпләнеп дәшүенә карамастан, каравылчы ярсыган кыяфәт белән аны урам буйлап беравык өстери һәм ниндидер тупсага төртелгәч кенә, дулый-дулый шунда ташлап китә.

Шундый тупас мөгамәлә күрсәтелгәннән соң башка кеше бик гарьләнер һәм рәнҗер иде, ләкин имам Әхмәд, зур галим буларак, монда ниндидер хикмәт барлыгын чамалый, шуңа да бу хәлгә әллә ни исе китми. Шул вакытта тупса өстендәге ишек ачылып китә һәм артыннан тәмле икмәк исләрен ияртеп, баскычка урта яшьләрдәге ир заты чыгып баса.

– Менә тавыш ишеттем дә, эшемнән бүленеп, ни булган икән дип чыктым! – диде ир. – Сезгә, бәлки, ярдәм кирәктер?

– Әйе, кардәш, мин ерак юлга чыккан мосафир, бу төнне мәчеттә кунармын дип уйлаган идем, ләкин Раббым никтер анда кундырмады – мине бирегә юнәлтте, – дип җаваплады имам.

– Аңлашылды, – диде йомшак тавыш белән абзый. – Биредә – икмәк пешерү урыны, ә мин – икмәкче. Рәхим ит, әфәнде, кунак булырсың, тәмле ипиебездән авыз итәрсең, монда җылы, йокларга уңайлы урын да табылыр, кер әйдә, кер! – дип якты чырай белән мосафирны эчкә дәште.

Үзен тәртипкә китереп, тәһарәтләр алып, намаз укып, чәйләр эчкәч, имам Әхмәд ял итәргә ятты, ипи пешерүче исә гафу үтенеп, эшен дәвам итте. Инде озак еллар дәвамында биредә эшләгәнгәдер, ул үз эшен бик оста, җиңел, яратып башкара иде. Әмма моннан битәр, хәзрәт игътибарын икмәкченең казанга он салса да, тоз өстәсә дә, камырны болгатса да – кыскасы, нинди генә эшне башкарса да, гел «Әстәгъфируллаһ! Әстәгъфируллаһ!» дип кабатлап торуы җәлеп итте. Ирнең эшен бераз күзәткәннән соң, имам кызыксынуын канәгатьләндерәсе килеп, сорау бирде:

– Йә кардәш, эшеңне башкарганда тәүбә-истигъфар сүзләре бер дә телеңнән төшми – күптәннән шулай эшлисеңме?

– Әйе, – диде икмәкче, – яшь вакыттан шулай өйрәтелгәнмен...

– Хуп, кардәшем, бик хуп! – диде имам, күңеленнән шөкер итеп вә сөенеп. – Ә Аллаһтан гафу үтенеп эшләүнең нинди дә булса «җимешләрен» күрдеңме?

– Әлбәттә, әфәндем! Күрдем! – дип җаваплады абзый. – Моның төп җимеше шушы: мин Аллаһтан нәрсә генә сорасам да, Ул минем һәрбер догама җавап бирә!

– Һәр догаңа?! – дип гаҗәпләнүен яшерә алмыйча сокланып сорап куйды кунак.

– Әйе-әйе, кылынган догаларымның барысы диярлек моңарчы кабул булып барды. Фәкать берсе генә әле кабул булмады... – дип бер сере барын белдертте икмәкче.

– Нинди дога инде ул – Аллаһ әле җавап бирмәгән? – диде кунак, һәм игътибарын туплап, киеренкелек белән икмәкчегә текәлде.

– И әфәнде, сиңа әйтсәң дә, әйтмәсәң дә, барыбер берни дә үзгәрми. Хәер, ярар инде, әйтим: инде күптән, шәһәребездәге остаздан гыйлем ала башлаганнан бирле, күңелемдә олы бер хыялны йөртәм: минем бик тә, бии-ик тә зур галим имам Әхмәдне үз күзем белән күрәсем килә. Аның хакта белгәч, аның хезмәтләре белән танышкач, хәйран калдым, соңыннан үзен дә күрәсем килде! Шуңа күрә көн саен Аллаһ Раббымнан галим имам Әхмәдне күрергә, аның белән танышырга насыйп итсәң иде дип дога кылам, чын күңелемнән сорыйм, ләкин шушы догам нигәдер әлегә кабул түгел... Менә шушы инде ул – әле чынга ашмаган хыялым!

Икмәкче камыр болгатуын дәвам итеп, кабат «Әстәгъфируллаһ! Әстәгъфируллаһ!» дип әйтеп куйды да, илтифатлы итеп кунакка дәште:

– Ә син, әфәнде, әйдә йокла! Арыгансыңдыр... Аннары иртүк торып юлга чыгасың да бар... Йокла әйдә, йокла...

Ипи пешерүче нинди догасы әле «кабул булмаган» икәнен аңлата башлауга ук, галим хәйран калып торып утырган була. Ачыклык кертелгәннән соң исә, ул икмәкче янына килә дә: «Мәә шәә Аллаһ! Әлхәмдү лиллаһ!» – дия-дия аны кочаклап ала. Соңыннан хәлнең асылына төшенә алмыйча аптырап басып торган икмәкчегә әйтә:

– Аллаһ бөек! Синең шушы догаң да кабул булды бит, кардәшем!

– Ничек? Ничек инде кабул булды?... – диде абзый, көтелмәгән хәбәрдән каушап калып.

– Кабул булды, чөнки имам Әхмәд – ул мин! Синең ихлас, чын күңелдән кылган догаңа җавап биреп, Аллаһы Тәгалә мине бирегә сөйрәп, җирдән өстерәтеп үк китереп атты! Менә ул – тәүбә-истигъфарның файдасы! Аллаһү әкбар!

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading