16+

Түбән Камада төзелүче яңа мәчет шау-шу тудырды: мәчет - аерым, манара - аерым

Шушы көннәрдә Түбән Камада яңа мәчеткә нигез салынды. Заманча архитектура үрнәгендә төзелә торган мәчет җәмәгатьчелек арасында шау-шу куптарырга да өлгерде.

Түбән Камада төзелүче яңа мәчет шау-шу тудырды: мәчет - аерым, манара - аерым

Шушы көннәрдә Түбән Камада яңа мәчеткә нигез салынды. Заманча архитектура үрнәгендә төзелә торган мәчет җәмәгатьчелек арасында шау-шу куптарырга да өлгерде.

Имеш, ул айсыз һәм манарасыз булачак. Әлеге имеш-мимешкә ачыклык кертү максатыннан без Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка шалтыраттык. 

Мәчетнең ае да, манарасы да булачак икән. Әмма без күреп өйрәнгәнчә түгел. Манара аерым торачак һәм ае да түгәрәк шәмаил эчендә булып, манара стенасының үзенә беркетеләчәк. Тагын бер яңалык – азан вакытында ул нур чәчеп, ут яктыртып торачак.

Мәчет 430 кешегә исәпләнгән, ул ике катлы булып, ирләр һәм хатын-кызларныкыннан тыш, балалар өчен дә аерым бүлмә каралган. Мәчет эчендә баскычлар да куелмаячак, мөмкинлекләре чиклеләр өчен шулай ук уңайлы дип табылган. Яңалыклар моның белән генә бетми икән әле. Мәчетнең коймасы һәм рәшәткәләре дә булмаячак. Ул каен агачлары утыртылган парк эчендә урнашачак. Ни өчен нәкъ менә каен агачы дип соравыбызга, хәзрәт,  аның шартлы исеме дә “Ак каен”, дип җавап бирде.

– Бу мәхәлләдә яшәүчеләр намаз укырга фатир эчендәге мәчеткә йөри иде. Мәхәлләнең исеме дә “Ак каен”. Бу урында яңа торак йортлар калкып чыкты. Аларда күбесенчә яшь гаиләләр яши. Мәчетнең булачак эскизын аларга да күрсәтеп, фикерләре белән кызыксындык. Заманча мәчет архитектурасы аларга ошады, аны яклап тавыш бирделәр, – дип сөйләде безгә Салих хәзрәт.

Мондый мәчет төзү күп яктан отышлы икән. Бердән, шәһәрдәге Үзәк мәчет белән “Нур” мәчетләренең манаралары ун һәм алты миллион сумга төшкән. Бу бик чыгымлы эш. Аннары катлаулы конфигурацияле мәчетләрне тоту да күп акча таләп итә. Кар-яңгырлар яву сәбәпле тиз туза, түшәмнән су да аккалый икән. Яңа мәчет исә гади һәм заманча стильдә төзеләчәк. 

Манарасы турында кабат сүз чыккач, хәзрәт безгә аның төп вазифасын аңлатты. 

– Манара ул мәчет түбәсендә дә, аның янында да була ала. Манараның вазифасы – кешегә ерактан ук мәчетнең кайдалыгын күрсәтү. Мәчет эзләгән кеше шуны иң элек күреп ала. Элек манарага менеп, бабайлар азан әйткән. Хәзер исә микрофон бар, анда менүнең хаҗәте юк. Яңа мәчет манарасы исә азан вакытында нур сибеп торачак. Шуны күреп тә, намаз башланганын белеп булачак, – ди мөхтәсиб.


 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X