Шәһри Казан

Тәүбәңне картаймыш көнеңә калдырма

Тормышта һәр кешенең хатасы, кимчелеге бар. Беребез дә мин гөнаһсыз дип әйтә алмый. Кайвакыт кирәкмәгән сүз әйтәбез, кирәкмәгән сүз тыңлыйбыз, кирәкмәгән эш эшлибез. Яки инде, киресенчә, кирәкләрен үтәмибез дигәндәй, юк юк та гөнаһ эшләп куябыз. Шул ук күз, уй белән генә дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Кемдер шунда ук хатасын аңлап,...

- Гадәттә, кеше киемен юып-чистартып тора. Өен дә гел җыештырып-матурлап куя. Ә менә күңел, йөрәк каралса, нишләргә? Аны, кер юган кебек, порошок-сабын белән чистартып булмый. Димәк, эшләгән гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу итүен сорарга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә бит, кеше бер гөнаһ эшләсә, аның күңелендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итсә, үкенсә, Аллаһыдан гафу сораса, ул тап бетә, агара, дигән. Пәйгамбәребез үзе дә, кайбер хәдисләрдә әйтелгәнчә, көнгә җитмеш тапкыр әстәгъфирулла дип әйтә торган булган. Тәүбәнең мәгънәсе дә, турыдан-туры гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, әйләнеп кайту дигәнне аңлата. Кеше гөнаһ юлында йөри-йөри дә, берзаман тәүбәгә килә. Ягъни үзенең иманына, намусына әйләнеп кайта. Шәригать ягыннан караган вакытта тәүбәнең аңлатмасы Аллаһыдан куркып, гөнаһларны калдыру, аның өчен үкенү, киләчәктә бу гөнаһларны кабат үтәмәскә дип сүз бирү. Аракы эчүче бер бәндәгә табиб, тагын эчсәң, үләсең дисә, ул аны эчүдән туктый. Эчәр иде, үләргә мөмкин. Бу инде тәүбә түгел. Дөрес, ул аракыны калдырды, ләкин тәүбә итмәде. Аллаһыдан куркып түгел, ә үлемнән куркып эшли ул моны. Гөнаһ икәнлеген аңлап, ихластан үкенсә, тәүбә була.
- Тәүбә кайчан кабул була?
- Аның төгәл вакыты, сәгате юк, әлбәттә. Әмма форсат күбрәк булган вакыт - Гает бәйрәмнәре, җомга көне. Намаз укыгач та Аллаһыдан гафу сорарга була. Шул ук ике рәкәгать тәүбә намазын да укырга мөмкин. Ә иң яхшысы - гөнаһ кылуга ук тәүбәгә килү. Үзеңнең хатаңны танып, гөнаһ эштән соң ук, аны юар өчен, бер изгелек кылырга кирәк. Тәүбәнең кабул булу шартлары да бар. Беренчесе - тәүбә ихластан булырга тиеш. Кайберәүләр гайбәт сөйләгән вакытта ара-тирә «әстәгъфируллаһ» дип куя. Шуның белән тәүбәгә киләм дип уйлый. Бу инде ихластан әйтелгән сүз түгел, ә тукран тәүбәсе генә. Икенчесе - гөнаһларны шул вакытта ук туктату. Әйтик, эчкече - аракысын, карак урлавын ташларга тиеш. Өченчесе - эшләгән гөнаһ өчен үкенү. Соңгысы - Аллаһыдан үз телебездә, минем гөнаһларны гафу итсәң иде дип, аның ярлыкавын сорау. Гөнаһлар ике төрле була. Аллаһы белән бәйле гөнаһлар һәм кешеләр арасында булганы. Аллаһы белән бәйле гөнаһлар, әйтик, намаз укымау, ураза тотмау аркасында икенче бер кеше зыян күрми. Кешенең үзе өчен генә зыянлы ул. Әлеге хаталары өчен кеше турыдан-туры Аллаһыдан гафу сорарга тиеш. Ә менә кешеләр арасындагы, мисалга, гайбәт сөйләү, угрылык, кешене рәнҗетүгә килгәндә, бу юлы инде шул рәнҗетелгән кеше белән бәхилләшергә тиешбез. Ул гафу итсә, иншаллаһ, Аллаһыбыз да кичерер.
- Киресенчә, тәүбә кабул булмаган вакыт бармы?
- Аның ике вакыты бар. Берсе гаргара вакыты, ягъни үлем түшәгендә ятканда җан тамакка килеп җиткән вакыт. Үлем фәрештәләре күренгәч кенә кеше гафу сорый. Әмма инде соң була. Икенчесе исә кыямәт көне галәмәтләренең берсе - кояшның көнбатыштан чыгуын күреп тәүбәгә килү. Кызганыч, ул вакытта да тәүбә кабул булмый.
- Ә без тәүбәбез кабул булганмы-юкмы икәнлеген белә алабызмы?
- Юк. Христианнар, без чиркәүгә йөрсәк, гөнаһларыбыз кичерелә, ә сез тәүбәгез кабул булганмы-юкмы икәнлеген белмисез, ди. Аллаһының хикмәте дә шунда инде. Аның гөнаһыбызны кичерәчәген белеп торсак, гөнаһ эшләр идек тә, гафу сорар идек. Ә юк, бездә күпмедер дәрәҗәдә, бәлки, кичерелмәгәнмендер дигән курку кала. Шул ук вакытта, бәлки, гафу иткәндер дигән өмет тә бар. Менә шул ике хис бергә булып, безне тәртиптә тота да инде.
- Тәүбә итүне картаймыш көнеңә калдырырга ярыймы?
- Аны сузмавыгыз хәерле. Һәр көнне йокларга ятканда көне буена нәрсә эшләгәнне күздән кичерергә кирәк. Мин бүген нәрсә эшләдем, берәр изгелек кылдыммы, кемнедер рәнҗетмәдемме дип уйлану беребезгә дә комачау итмәс иде. Иртән тора алырбызмы-юкмы, моны беребез дә кистереп кенә әйтә алмый.
- Берәр ярамаган эштән соң аны тагын эшләячәгеңне белсәң, тәүбәгә килеп торырга кирәкме? Тәүбә итеп, хатаңны янә кабатлап, икеләтә гөнаһка кермисеңме?
- Һичшиксез тәүбәгә килергә кирәк. Бәлки, Аллаһның рәхмәте белән, син аны эшләмәссең. Әйткәнемчә, гомерең кайчан бетәсен белмисең, шуңа да моны вакытында эшләргә кирәк.

Әгәр дә булдыра алмасаң, тәүбә ит
Рухи остаз булып саналган Ибраһим ибн Әдһәм янына күңеле гөнаһ эшләү теләге белән янган бер кеше килә.
- Әй, Ибраһим ибн Әдһәм әфәнде, гөнаһлар эшләргә миңа рөхсәт бир яисә күңелемне гөнаһлы фикерләрдән арындыра торган нәсыйхәтләр бир, - дип мөрәҗәгать итә әлеге бәндә.
- Сиңа гөнаһ эшләргә рөхсәт бирәм, әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең ризыкларын ашамасаң, - дип җавап бирә хәзрәт.
- Мин моны һич тә булдыра алмыйм, чөнки ашамыйча яши алмыйм, - ди гөнаһ эшләргә теләүче.
- Аллаһы Тәгаләнең суларын эчмә.
- Ничек инде, мин сусыз яши алыйм. Моны һич тә булдыра алмыйм.
- Аллаһы Тәгалә бар иткән һаваны сулама.
- Тәнемдәге һәрбер күзәнәгем һавага мохтаҗ. Мин һавасыз яши алмыйм.
- Аллаһы Тәгалә бар иткән һәм син атлап йөри торган җир өстен ташлап чыгып кит.
- Җир өстендә мин тудым, җир өстендә үлеп, аңа кире керәчәкмен. Ничек мин җирне ташлап, каядыр китә алыйм?
- Гөнаһны эшләргә теләсәң, Аллаһтан кач һәм Ул сине күрмәгән бер җирдә гөнаһ эшлә.
- Аллаһы Тәгалә һәр әйберне, һәр җирдә күреп тора һәм күңел эчебездә булган бөтен уйларыбызны да белеп тора. Мин Аңардан берничек тә кача алмыйм.
- Үлем фәрештәсе синең җаныңны алырга килгәндә: «Мин әле үләргә җыенмыйм. Бар, кит минем янымнан», - дип әҗәлеңне куып җибәрә алсаң, гөнаһ эшләргә сиңа рөхсәт итәм.
- Башына килгән әҗәлдән бер генә кеше дә котыла алмады. Мин дә үлемне кичектерә алмыйм.
- Аллаһы Тәгалә ризыгын ашамыйча, суларын эчмичә, һавасын суламыйча торып, Аллаһы Тәгалә яраткан җирне ташлап китә алмыйча торып, килгән әҗәлеңне кире борып җибәрә алмыйча торып, ничек итеп син миннән гөнаһ эшләргә рөхсәт сорыйсың?! Әгәр шуларны булдыра алмыйсың икән, тәүбә ит! Бу сүзләрне аңла, күңелеңә сеңдер, үз өстеңдә эшлә һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметеңне өзмә, - дигән шунда Ибраһим ибн Әдһәм.
Гөнаһлы фикерләрдән күңелен пакьләргә теләгән кеше гөнаһларга сәбәп булып торган күренешләрдән мөмкин кадәр ерак булып, гөнаһ эшләүдән читләшергә тиеш. Авырмаган кеше берәрсе белән күрешеп, грипп вирусын йоктырмаса, чирләп китә алмаган кебек, күңелендә гөнаһ фикерләре булмаган кеше берәр кая яисә берәр кемнән гөнаһ фикерен бирүче инфекциясен эләктермәсә, берничек тә күңелендә андый уй була алмый. Күңелендә уянган гөнаһлы фикерләрен кеше тормышка ашырса, аларның нинди нәтиҗәгә китерәчәген күзалларга тиеш. Чөнки нинди генә гөнаһны алсаң да, аның ахыргы нәтиҗәсе һичшиксез үкенечле бетә. Һәм һәрбер гөнаһ «орлыгы» беренче карашка матур булып күренсә дә, аның җимешләре әче, чәнечкеле була. Гөнаһ агачында өлгергән кайбер җимешләрне әйтеп китү кирәк. Аларның кайберләре - үкенечле күз яшьләреннән, кайберләре - авырудан, кайберләре - якын кешеңне югалтудан, кайберләре - канга батудан, кайберләре - уттан янудан, кайберләре кешене тынычсыз, хәсрәтле һәм бәхетсез итүдән тора. Гөнаһ эшләргә теләгән бәндә аларны иң алдан акыл бизмәненә куеп үлчи белергә тиеш.
(Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан кыскартып алынды)

Аз гөнаһлы күбрәк үкенә
«Мин әнием белән җылы мөнәсәбәттә яшәдем дип әйтә алмыйм. Кайвакытта «шуны да белмисеңмени, син нәрсә беләсең соң?» дигән сүзләрем белән аны рәнҗетә дә идем. Ә бу гамәлләрем өчен беркайчан да гафу сорамадым, аны кирәк дип тә белмәдем. Инде хәзер, әниемне югалткач, моның өчен бик нык үкенәм. Көн дә диярлек шуның турында уйлыйм.
Резеда Гапсәләмова».

Укучыбыздан килгән әлеге хатны без КДМУның медицина һәм гомуми психология кафедрасы доценты Татьяна Владимировна РЯБОВАга бирдек.
- Якын кешебезне югалткач, безгә бик авыр була. Кайгырабыз, елыйбыз, аны искә алабыз. Шул ук вакытта төрле хисләр дә кичерәбез. Әйтик, икенче бер якын кешебезне югалтудан курка башлыйбыз, кемгәдер ачуланабыз, вафат булган кеше алдында үзебезне гаепле хис итәбез. Югалткан кешебезне ныграк яраткан саен, аның юклыгын күбрәк сизәбез дә. Резеда да әнисенә карата булган мөгамәләсе өчен бик үкенә икән, димәк, ул әнисенә карата булган яратуын исбатлый. Әмма Австрия язучысы Мария Эшенбах әйтмешли, «гөнаһны азрак кылган кеше күбрәк үкенә». Бу очракта да шулайдыр. Үзара мөнәсәбәтләр тыгыз булган саен, конфликтларсыз, капма-каршы фикерләрсез булмый инде ул. Аеруча төрле яшьтәге кешеләр, әни кеше белән кыз арасында ярату, бер-бере турында кайгырту хисләре төрлечә чагыла, алар үзара туры да килмәскә мөмкиннәр. Үкенү хисе ул һәрвакытта да була. Әни кешеләр балаларының бөтен хатасын да гафу итә, бу очракта да Резеданы әнисе күптән гафу иткәндер. Ул, көн дә диярлек шуның турында уйлыйм, дигән. Әгәр дә үзенең хисләрен кәгазьгә төшерсә, ягъни әнисен исән килеш күз алдына китереп, аңа хат язса, үкенүләре турында әйтсә, гафу үтенсә, бу авыр хисләреннән акрынлап котылыр иде.
Резеда белән булган хәл бик күпләргә тормыш сабагы да булып тора. Ул безне якыннарыбызны рәнҗетмәскә, вакытында гафу сорарга, яратуыбыз турында белдереп торырга, һәр көннең кадерен белергә өйрәтә. Иң мөһиме: хатабызны вакытында танып, тәүбәгә килергә ашыгырга, аны башка кабатламаска кирәк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: