16+

Төшенкелеккә бирелүдән догалар

Аллаһумма инни әгүзү бикә минәл-һәмми вәл-хузни, вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вәл-бухли вәл-җүбни, вәл-далги-д-дәйни вәл-гадәбәтир-риҗәәл.

Төшенкелеккә бирелүдән догалар

Аллаһумма инни әгүзү бикә минәл-һәмми вәл-хузни, вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вәл-бухли вәл-җүбни, вәл-далги-д-дәйни вәл-гадәбәтир-риҗәәл.

“Йа Раббым, Синнән тынычсызлыктан, сагыштан, көчсезлектән, ялкаулыктан, саранлыктан, куркаклыктан, әҗәт колы булудан һәм кешеләрнең кимсетүеннән саклавыңны сорыймын” (Бохари, 2893).

Аллаһумма лә сәхлә иллә мә җәгәлтәһү сәхлән, вә әнтә тәҗгәлүл хәзәнә изәә шинтә сәхлән.
“Йа Раббым, Син барлыкка китергәннән башка җиңеллек юк, һәм, теләсәң, Син сагышны җиңеләйтәсең” (Сахих Ибн Хиббән, 974).

Коръәннән Юныс (галәйһиссәлам) догасын да укырга мөмкин:
“Синнән башка һичбер илаһ юк! Син (һәртөрле кимчелекләрдән ерак вә) пакь! Һичшиксез, мин (Синнән рөхсәтсез өммәтемне ташлап, һиҗрәт итеп, үземне куркынычка дучар иткәнем өчен үз-үзенә зарар иткән) залимнәрдән булдым!” (Әнбия, 87).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading