Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
– Хәзрәт, бер укучыбыз: “Рамазан аеның соңгы көннәрендә мөселманнар ни өчен мәчеттә яшиләр?” – дигән сорау юллаган. Монда сүз игътикяф кылу турында бара дип беләм. Аның максаты нидә? Ул мәҗбүри гамәлме?
– Игътикяф – кешенең, бу дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылуы, ягъни дөнья эшләрен калдырып, мәчеттә калуы дигән сүз һәм ул – сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган. Мәчет эчендә аерым бер палатка корып, шунда Рамазан аеның ахыргы ун көнен үткәргән. Беркем белән аралашмаган, көннәрен һәм төннәрен гыйбадәттә уздырган. Бу хәерле, саваплы гамәл санала.
– Әгәр дә ун көн буе мәчеттә яшәү мөмкинлегең булмаса?
– Ул вакытта мәчеткә ахшам намазы алдыннан кереп, төнне шунда уздырасың һәм иртәнге намаздан соң чыгасың. Камил рәвештә кылынган игътикяф булмаса да, савабы һичшиксез булачак.
– “Ураза тотмаган кеше фитр сәдакасын бирергә тиешме?” – дип тә кызыксыналар.
– Фитр сәдакасын мөмкинлеге булган һәр мөселман кешесе, ураза тотканы да, тотмаганы да бирергә тиеш, ул ваҗип, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. Бу сәдака мохтаҗ, аз керемле, авыру сәбәпле акча эшли алмаган мөселманнарга бирелә. Мәчеткә бирә калсагыз, имамнар аларны мохтаҗларга тапшырачак.
– “Мин намазны үз алдыма пышылдап кына укыйм. Бактың исә кайбер намазны эчтән генә, кайсын кычкырып укырга кирәк икән. Шуларны аңлатып язсагыз иде”, – дигән Мамадышта яшәүче укучыбыз.
– Иртәнге, ахшам, ястү намазларын җәмәгать белән укыганда, артындагылар ишетсен өчен, имам кеше кычкырып укый. Өйлә һәм икенде намазларын имам да, җәмәгать тә пышылдап кына укырга тиеш. Ә хатын-кыз намазны өйдә ялгызы гына укыса, әйткән сүзләрен үзе ишетерлек итеп пышылдап укый. Ир-ат үзе генә укыганда, аңа иртәнге, ахшам һәм ястү намазларын кычкырыбрак укырга киңәш ителә. Пышылдап укыса да зыяны юк.
– “Ванна һәм бәдрәф бүлмәләре бергә булганлыктан, тәһарәт алганда ниятне юынырга кергәнче әйтергәме? Бәдрәф булган җирдә бисмилланы әйтергә ярамый бит”.
– Ниятне телдән әйтергә кирәк түгел, күңелдән әйтелсә, шул җитә. Тәһарәт алырга уйлагансың икән, шул ният тә булып тора. Унитазда нәҗес җыелып тормый, аны юдырып төшерәбез бит, шунлыктан кайбер галимнәр унитаз торган ванна бүлмәсен гади бер бүлмә дип карый һәм бисмилланы әйтергә ярый, диләр.
– “Әбием, яулык бәйләп зур савап аласың килсә, аны ике почмагын китереп ияк астына бәйләп, җәеп ябарга кирәк, дия иде. Бу каян килеп чыккан сүз икән?”
– Яулыкны җәеп япканда, җилкәләр дә каплана. Шуны күз алдында тотып, саваплырак була, дип әйтелгәндер. Хатын-кызлар башларын гына түгел, җилкәләрен дә капларга тиеш. Әбиләребез үзләре дә яулыкны дүрт почмаклап ябынган.
– Үземнең, авылда мәет булганнан соң, өч көн яулык ябып йөрергә кирәк, дигәнне ишеткәнем бар. Бу сүз каян килеп чыккан?
– Моның асылын белмим. Хатын-кызлар болай да гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш. Өйдә чит кешеләр булмаганда, яланбаш та йөри ала.
– “Бала мендәре астына дога куярга кирәкме?”
– Мәҗбүри түгел. Йокларга яткыргач, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс”, “Аятел-көрси” укып, баланы үзең дә өшкерә аласың. Бала бик нык борчылса, Пәйгамбәребездән килгән кайбер догаларны язып кую рөхсәт ителә.
– “Ахырзаман җиткәч, Коръәндә язылган хәрефләр юкка чыгар, ди. Шуның турында сөйләмәссезме икән?”
– Андый риваять чынлап та бар. Коръән Аллаһтан иңде һәм кире Аңа кайта да. Ахырзаман алдыннан кешеләр диннән читләшеп, дин тотучы калмагач, Аллаһ Коръәнне күтәрер, ди. Китап битләрендәге хәрефләр дә, кешеләрнең күңелендәге ятлаган сүрәләре дә күтәрелер.
– “Көчле дога диләр, аның көчсезе буламыни?”
– Монда кабул була торган догалар, дию дөресрәктер. Әйтик, Юныс пәйгамбәрнең догасы: “Ләәәә иләәһә илләә әнтә, Сүбхәәнәкә; иннии күнтү минәззаалимиин”. (Мәгънәсе: Синнән башка илаһ юк. Син һәр кимчелектән пакьсың, һичшиксез, мин үземә золым иттем, залимнәрдән булдым. («Әнбия» сүрәсе, 87 нче аять). Пәйгамбәребез, кем авырлык күрсә һәм шул доганы укысын, һичшиксез кабул булыр, дигән. Көчле дога дию шул булырга тиеш, ягъни кабул була торган.
– “Ир белән хатынга аерым яшәргә туры килсә, әйтик, бер ел, никах яңартырга кирәкме?”
– Иң элек сәбәбен белергә кирәк. Ике арада низаг булып, ире талак сүзләрен әйткән булса, никахны яңартырга кирәк. Талак сүзләрен әйтмичә генә, башка берәр сәбәп белән аерым яшәгән булсалар, яңартырга кирәкми.
– Ире хатынына аерылганда талак дип әйтмәгән булса, икенче кешегә кияүгә чыкканда укыткан никахы дөресме? Аерылганда талак әйтү мәҗбүриме?
– ЗАГСка барып аерылышкан булсалар, алар арасында инде талак бар дигән сүз. Бу очракта тел белән талак дип әйтүе мәҗбүри түгел. ЗАГСка барып аерылышмаганнар, ире талак дип әйтмәгән икән, икенче кешегә кияүгә чыгарга ярамый. Ул башта иреннән талак сорарга тиеш була. Ир белән хатын аерылышсалар, талак әйтелергә тиеш.
– “Үзенә кул салган кешегә җеназаны имам түгел, башка кеше укый. Аермасы нидә соң?”
– Белгәнегезчә, җеназада үлгән кешегә дога кылына, ә имамның догасы хәерлерәк һәм саваплырак санала. Шул догадан мәхрүм калам дип, кешеләр бу адымга бармасын өчен эшләнә ул.
– “Укытучылар җәннәткә керәчәк, дигән сүз каян килеп чыккан икән?”
– Кешеләрнең төрлесе булган кебек, укытучыларның да төрлесе бар. Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, иншалла, иманлы кеше җәннәткә керәчәк. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга тәүфыйк бирсен!
Фото: https://www.pexels.com/
Комментарийлар