16+

Ураза кагыйдәләре

Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, ә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый да булмый, ләкин Аллаһының кунагын ислам дөньясы түземсезлек белән сагынып, шатлык илә көтеп алырга тиеш. Кайберәүләр «Рамазан» сүзен ишеткәч: «Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да...

Ураза кагыйдәләре

Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, ә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый да булмый, ләкин Аллаһының кунагын ислам дөньясы түземсезлек белән сагынып, шатлык илә көтеп алырга тиеш. Кайберәүләр «Рамазан» сүзен ишеткәч: «Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да...

Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, ә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый да булмый, ләкин Аллаһының кунагын ислам дөньясы түземсезлек белән сагынып, шатлык илә көтеп алырга тиеш. Кайберәүләр «Рамазан» сүзен ишеткәч: «Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә», - кебек сүзләр белән зар кылырга тотына. Әйтерсең лә Аллаһ безгә изге айны, аның гыйбадәтен кешеләр интексеннәр өчен биргән. Бу шайтан вәсвәсәсе, Рамазан ае безне нәрсәдәндер мәхрүм итү өчен түгел, киресенчә, Раббысы тарафыннан капчык-капчык бүләкләр, очсыз-кырыйсыз нигъмәтләр белән килә. Изге кунак бер капчыгыннан бүләк таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең изге айда кылган изгелекләрен җыя. Соңыннан безнең тырышлыкларыбызны Раббысы хозурына алып кайта, инша Аллаһ.
Рамазанда җир һәм күкләр Хуҗасының бәрәкәт капкалары ачыла, җир өстенә күптөрле нигъмәтләр иңә. Пәйгамбәребез кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган: «Сезгә Рамазан килде, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калды». (Табәрани риваяте).
Рамазан - күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлык һәм форсаттыр. Аллаһка шөкер, халкыбыз изге Рамазан утын мең елдан артык сүндерми саклап килгән. Газиз әби-бабаларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә дә, уттай урак өстендә дә ураза тотканнар. Бер авылның мәчет карты: «Мин малай чакта безнең әниләргә көненә кырыгар сутый ашлык җыйдырталар иде. Бер апабыз хәлсезләнеп егылгач, аны ат арбасына салып, салкын чоланга кайтарып салдык. Бераз хәле кайткач та, ул урагын тотып басуга чапты. Чөнки, бүгенгесен җыеп бетермәсә, иртәгәгә кала», - дип сөйләгән иде. Сусаудан авыз-­иреннәре ярылган, кайтуына да әзер табыны көтмәгән. Кайбер әбиләр: «Әнкәйләребез суыну өчен кар базларына төшеп утыралар иде», - дип сөйлиләр. Сөбханаллаһ, без никадәр нык иманлы, никадәр сабыр кешеләрнең оныклары икән. Бүген безне кулыбызга урак тоттырып басуларга кумыйлар. Хәзер кешене, акчалар вәгъдә итеп тә, суыткычлы чит ил комбайннарына утырту да ансат эш түгел. Балаларга да мәктәпләрдә авызларына калак белән су каптырып, уразалы булуларын тикшереп йөрмиләр. Шөкер, күпләр суыткычлы рәхәт өйләрдә яшиләр, суыткычлы атларда йөриләр. Тәһарәтләнергә, коенып, суынып чыгарга чиста суы агып тора, сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Еш кына чамадан артыгы да ашалып куя. Әгәр шундый авыр заманнарда әби-бабайларыбыз саклап калган әманәтне без бүген күпкә җиңел тормышта саклый алмасак, Раббым бездән разый булмас.
Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, изге кунакны көтү бераз борчу сала. Кемдер: «Көчем җитәрме?» - дип борчыла. Кемдер: «Кан басымы артмасмы?» - дип кайгыра. Изге эшкә Аллаһыдан ярдәм сорап, Аның ярдәменә таянып тотынсак, Ул ярдәм итми калмас.
Әй, изгелек сөюче, изгелеккә омтыл
Фарыз уразасы дигәч, әлбәттә, ул Рамазанда була, әмма Рамазан дигәч, ул ураза гына дигән сүз түгел. Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Пәйгамбәребез әйтте: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишек­ләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас. Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй, изгелек сөюче, изгелеккә омтыл. Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл». Бу айда Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу - Рамазанның һәр кичендәдер».
Тормышта һәр эшнең үз җае һәм үз вакыты бар. Игенче сабанын кыштан хәстәрли, яздан чәчә, көздән җыя. Кайбер үсемлекләрне көздән чәчеп калу хәерлерәк була. Әгәр кызу чәчү вакытында, уттай урак өсләрендә игенче йоклап ятса, мул уңышка өмет юк. Шуның кебек, иман иясе өчен изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт - Рамазан ае. Рамазан аенда Аллаһ бәндәсе каршында күпме изгелек ишекләрен ача: Фарыз уразасы - бер көне 70 елга уттан ерагайта. Тәравих намазлары - гөнаһ-хаталар кичерелә. Сәхәр һәм ифтар вакытлары - дога-истигъфарлар кабул була. Авыз ачтырулар - бер уразалыга авыз ачтырсаң, ул җыйган савап сиңа да була. Фитыр сәдакасы - уразага китергән кимчелекләр юыла, мохтаҗларның изге догасын ала. Рамазан гомрәсе - пәйгамбәр белән бергә хаҗ кылу савабын ала. Игътикяф (соңгы ун көн мәчеттә булу) - бер көне кешене уттан офык белән офык арасына ерагайта... Мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә була.
18-19 сәгать ризык һәм судан мәхрүм булып тору сәбәпле, тәннең көче китә, кешене йокы баса, ялкаулыгы җиңә. Менә шундадыр сынауның хикмәте дә. Рамазан ялкаулык ае түгел, тырышлык ае. Раббыбыз безне шушы табигый зәгыйфьлегебезне җи­ңәргә, рәхәт тормыш теләүче МИНебез белән көрәшергә, изгелек кылуны туктатмый савап җыярга, безне көтүче җәннәт бакчаларына ашкынырга чакыра. Хәдистә килгәнчә, җәннәт бакчалары Аллаһының тугры бәндәләре кайтуга көн саен әзерләнә, бизәнеп-матурлана. Аллаһ өчен кылынган һичбер изгелек югалмый. Аллаһ һәркайсын белеп тора. Татарда: «Аштан өстен булма», - дигән сүз бар. Изгелектән дә өстен булырга ярамый, бер эшкә дә кечкенә дип карамыйк. Пәйгамбәребез: «Һичбер изгелекне кимсетмәгез. Коедан үзең өчен күтәргән суны башканың чиләгенә салу, кардәшең белән елмаеп сөйләшү кебек изгелеккә дә җиңел карама», - диде (Әхмәт риваяте).
Еш кына кеше зур гыйбадәтләргә керешеп, шайтан аңа кечкенә изгелекләрне күрсәтми башлый. Ләкин кайсы изгелегеңнең Раббыңа беренче барып җитүен Аллаһ Үзе генә белә. Бу хакта мисал буларак сезгә бер кыйссаны китерәсем килә. Ул китапларда «икмәк иясе кыйссасы» дип атала. Әлеге кыйссаны Әбү Муса дигән сәхабә үлем түшәгендә ятканда балаларына сөйли һәм онытмаска куша:
«Балаларым минем, икмәк иясенең кыйссасын онытмагыз. Бер монах үз гыйбадәтханәсендә 70 ел гыйбадәтен кыла. Шулай бервакыт ул, хаҗәте төшеп, авылга бара. Шайтан аңа бер бик матур хатынны күрсәтә һәм монах ул сынауны үтә алмый, коткыга бирелә. Җиде көн һәм җиде төн ул теге хатынның өендә кала. Бер атнадан аңына килә һәм үзенең никадәр олы гөнаһ эшләвен аңлап, өйдән чыгып кача. Адымын ясаган саен, ул намазга керә, сәҗдәгә төшә һәм Раббысына тәүбә итә. Шулай итеп, кич җитә һәм ул унике мескен яшәгән урынга килеп чыга, шунда төн кунарга кала. Авылдагы бер кеше һәр кич аларга сәдака итеп ипи китерә торган була. Ул кичне дә ул унике ипи алып, алар янына килә һәм чират буенча ризык тарата башлый. Араларында утыручы монахны да мескен дип белеп, берсен аңа тоттыра. Чиратның ахырында утыручы мескен өлешсез кала һәм: «Син миңа икмәгемне бирмәдең», - дип зар кылырга тотына. Ул: «Син минем кулымда икмәк күрәсеңме? Сора дусларыңнан, бәлки берәрсенә икене биргәнмендер», - дип әйтә. Барысы да: «Юк», - диләр. Шулвакыт монах ул
икмәкнең аңа эләгүен белеп, аны мескеннең кулына тоттыра һәм үлеп тә китә. Фәрештәләр үлчәүнең бер ягына аның җитмеш еллык гыйбадәтен, икенче ягына җиде көн гөнаһын салалар. Гыйбадәте җиңелрәк булып чыга. Шулвакыт үлчәүгә теге икмәкне куялар, ул җиде көн кылган гөнаһын баса. Балаларым, икмәк иясенең кыйссасын искә алыгыз».
Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл
Изге айда кем нинди игелек кылырга булдыра, кылсын. Изгелек кылу өчен мөмкинлек бар кешедә дә бар. Әгәр берәү бөтенләй изгелек кылырга кодрәтле булмаса, ул кешеләрне үз явызлыгыннан имин кылсын. Пәйгамбәребез: «Һәр мөселман өстендә сәдака бирү изге бурыч булып тора», - диде. Кешеләр: «Әгәр бирерлеген тапмаса?» - дип сорадылар. Пәйгамбәребез: «Үз хезмәте белән кәсеп итсен, үзенә дә файда китерсен, сәдакасын да бирсен», - диде. Кешеләр: «Әгәр аны да булдыра алмаса?» - диделәр. Пәйгамбәребез: «Хаҗәте төшкәнгә ярдәм итсен», - диде. Кешеләр: «Аны да эшли алмаса?» - дип сорадылар. Пәйгамбәребез: «Кешеләрне яхшылыкка өндәсен», - диде. Кешеләр: «Аны да булдыра алмаса?» - дип дәвам иттеләр. Пәйгамбәребез: «Кешеләргә явызлык кылудан тыелсын, бу аның өчен сәдака булыр», - диде (Бухари һәм Мөслим риваятьләре).
«Залимнең йокысы гыйбадәттән китәр», - диләр. Чыннан да, кайбер кешеләрнең мич башында йоклап ятулары җәмгыять өчен файдалы булырга да мөмкин, чөнки йоклаганда аларның һичкемгә зарарлары тими. Монгол татарлары Багдадка басып кергәч, бик күп кешеләрне кыерсыттылар, күпләрне таладылар. Шул заманда яшәгән бер галим шәкертләре белән барганда бер төркем монголлар тирәсеннән үтә. Тегеләре җыелышып аракы эчеп, кәеф-сафа корып утырган була. Гадәттә, нинди генә гөнаһ кылынуны күрсә дә, вәгазьләргә кыю булган остаз аларга бер сүз дә әйтми киткәч, шәкертләр аптырашта калалар. Остаз аларның гаҗәпләнүләрен күреп: «Алар, айнысалар, кеше таларга, кеше җәберләргә тотыналар, шуңа күрә хәмер эчеп, исереп утыруларында зарар әзрәк»,- дип әйтә.
Һәркайсыбыз изге айны үзебез өчен изгелек кылу, явызлыклардан тыелу ае итеп игълан итсәк иде. Изге айда гаиләләребезгә, аеруча әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга һәм гомум кешеләргә карата тагын да миһербанлырак булсак, гөнаһ кылучылар изге айга хөрмәт йөзеннән үзләренең яман гадәтләреннән тыелып торсалар иде. Кемдер хәләл икмәк һәм судан ураза тотса, кемдер яшел еланнан тыелып үз якыннарын сөендерсә иде. Рамазан ае һәркем өчен дә изгелек ае булсын.
Сәхәр ашап бетергәч, ураза тоту өчен ният: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин». «Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баеп, ураза тәмамлан­гач укый торган дога: «Әлла­һүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».
«Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading