Сорауларга табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһанова җавап бирә.
1. Уразаның нинди файдасы бар?
- Уразаның файдасы турында тикшеренүләр бара гына әле. Кайбер фаразлар буенча ашаган саен кеше организмында шикәр күләме арта. Шул шикәрне бетерү өчен үт куыгы инсулин бүлеп чыгара башлый. Канда инсулин булган вакытта кеше ябыкмый. Безнең күзәнәкләр дә ризыктан кергән энергияне сарыф итү белән мәшгуль. Ә ач торган вакытта аутофагия, ягъни күзәнәкләрнең чистарыну процессы башлана. Бу вакытта иске күзәнәкләр, мутантлашкан ДНКлар юк ителә. Кандагы шикәр күләме кими. Бу исә симерү, шикәр авыруының икенче төрен булдырмый калырга ярдәм итә. Билгеле бер вакыт ризык кулланмаган вакытта хәтер яхшыра, укуга сәләт арта дигән фараз да бар. Ләкин әле бу эксперимент тычканнарда гына үткәрелгән, кешедә дәлилләнмәгән. Шулай ук официаль булмаган медицинада ач торып депрессияне дәвалыйлар.
2. Нинди авырулары булган кешегә ураза тотудан тыелып торырга кирәк?
- Үт куыгы, эчәклек, ашказаны авыру кешеләргә, хроник авырулары кузгалганнарга ураза тотмау хәерлерәк. Балаларга, йөкле яки имезүче хатыннарга да ураза тотарга ярамый. Гомумән, ураза тотар алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
3. Организмга стресс булмасын өчен уразага алдан әзерләнергә кирәктер?
- Ун көн кала әзерләнә башларга кирәк иде. Көненә ике тапкыр ашый башлыйбыз. Мәсәлән, иртәнге ашны тугызда, ә кичкесен 18.00 сәгатьтә ашыйбыз. Аннан вакыт аралыгын бер сәгатькә арттырып барабыз.
4. Көн дәвамында ашыйсы килмәсен өчен ничек тукланырга?
- Мин “идеаль тәлинкә” системасы белән тукланырга киңәш итәм. Тәлинкәне 4 өлешкә бүләбез. Аның ¼ ен аксым (ит, йомырка, эремчек һәм башкалар), ¼ ен углеводлар (ярмалар, ипи, бәрәңге һәм башкалар), ¼ ен клетчатка (яшелчә һәм үләннәр), калган өлешен җиләк-җимеш тәшкил итәргә тиеш. Ашаганнан соң чәй янына аз гына баллы ризык та куллансаң була. Ашар алдыннан 1 стакан җылы су һәм 1-2 хөрмә кабып алу да файдалы. Болай эшләгән вакытта үт акрынлап бүленеп чыга, ризык та тизрәк һәм яхшырак эшкәртелә. Ашказанына ярдәм итү өчен ферментлар куллансаң да була.
5. Ураза тоткан вакытта баш авырту, күңел болгану, туңу – нинди авырулар билгесе?
Якорь - Баш авырту һәм туңу организмда кисәк шикәр кимүене аңлата. Бу аеруча да капкалап алырга яратучыларда күзәтелә. Шуңа күрә дә шикәр диабеты белән авыручыларга ураза тотарга киңәш ителми. Күңел болганса, үт куыгында үт тоткарланган дигән сүз. Бу очракта ашар алдыннан җылы минераль су эчәргә кирәк. Ризык та клетчаткага бай булырга тиеш. 1 аш кашыгы зәйтүн мае, ак май, сыр, чикләвек кабып куярга да кирәк. Болар көн дәвамында җыелган үтне чыгара, “застой” булдырмый. Бик каты баш авыртса, сорбентлар кулланырга киңәш итәм. Алар организмны чистартырга ярдәм итә. Туңу – организмда тимер җитмәү, яки дөрес тукланмау билгесе. Гадәттә рационында май, аксым аз булган кеше туңа.
6. Суны күпме эчәргә?
- 1 килограмм авырлыкка – 30 мл сыеклык (монда су да, чәй, кәһвә дә керә) эчәргә кирәк. Әйтик, 50 килограмм авырлыктагы кеше, көн дәвамында 1,5 литр су эчәргә тиеш.
7. Сәхәр ашау да, ифтар да быел бик соң була. Шуңа күрә күп кеше ит кебек авыр ризыклардан баш тарта. Ураза тотучыларга итне ничек дөрес кулланырга?
- Организмга аксым кирәк. Ул көн дәвамында хәл биреп тора, күзәнәкләр өчен төзелеш материалы да әле. Аксымны иттән кала тагын эремчек, йомыркадан алырга мөмкин. Итне мин яшелчәләр, үләннәр белән ашарга киңәш итәм. Ул тизрәк эшкәртелә. Кара итне атнасына ике тапкыр 70 грамм гына ашарга кирәк. Ул тимер һәм В12 витаминына бай. Калган вакытта тавык, күркә, балык ашасаң була.
8. Медицина күзлегеннән хөрмә белән авыз ачу дөресме?
- Хөрмә белән авыз ачканнан соң 20-30 минут дәвамында төп ризыкны ашарга кирәк. Хөрмәне үзен генә ашаган очракта организмда кисәк шикәр күләме арта, бу исә күп итеп инсулин бүленеп чыгуга китерә.
9. Яз көнне витаминнар болай да җитми, ураза тоткан вакытта нинди дә булса өстәмә витаминнар, БАД кулланырга кирәкме?
- Мин, гомумән, витаминнарны ризык белән алу яклы. Идеаль тәлинкә белән тукланган вакытта без көн дәвамында организм өчен кирәкле барлык файдалы матдәләрне алабыз. Мәсәлән, ярмалар, ипи белән организмга магний, В төркемендәге витаминнар керә. Яшелчә, үләннәр – фолий кислотасы, С витаминына бай. Сары, кызыл яшелчә, җиләк-җимешләрдә А витамины бар. Майлар белән Е витаминын алабыз. Чикләвекләр – файдалы майлар, цинк, селен, бакыр чыганагы. Эремчек белән кунжутта - кальций, хөрмәдә – калий күп. Омега 3не алу өчен атнасына өч тапкыр 150 грамм балык һәм диңгез ризыкларын ашарга кирәк.
Хәзер урамда С витамины һәм фолий кислотасына бай кузгалак, кычыткан калкып чыкты, аларны да салатка, ашларга өстәсәң була. Кычыткан әле паразитларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Яңа гына калкып чыккан яшел үсентеләр инозитол ягъни В8 витаминына бай. Бәби алып кайтырга планлаштырган, күрем цикллары үзгәргән хатын-кызлар өчен алар аеруча да файдалы.
Без ризык белән ала алмый торган бердәнбер витамин – Д витамины. Профилактика өчен аны көн саен 800-1000 берәмлек кулланырга киңәш итәләр. Әлеге витаминны иртәнге якта эчәргә кирәк, ул йокыны качыра. Башка витаминнарны анализлар бирмичә кулланырга ярамый.
10. Ураза тоткан кеше спорт белән шөгыльләнә аламы?
- Пациентларым арасында ураза тотучы спортчылар да бар. Уразага кадәр нинди спорт белән шөгыльләндегез, шуны дәвам итегез. Кемгәдер авыз ачарга 1-2 сәгать кала спорт белән шөгыльләнү килешә. Физик активлыктан соң 1 сәгать дәвамында ашарга кирәк. Кемгәдер авыз ачканнан соң бераз вакыт узгач спорт белән шөгыльләнү җайлырак. Иң мөһиме – организмыгызга колак салыгыз.
Алисә Шәрәфиева
Комментарийлар