Шәһри Казан

Утырып калмасам ярый инде...

«Кызым, кызым, кыз кеше, Кызыма килер йөз кеше. Шул йөз кеше арасыннан, Сайлап алыр бер кеше», - дип, әнием мине кечкенәдән үк көлдерә иде. Мине тезләренә утыртып көйләгән бу такмагы гел колагымда чыңлый. Әле авылга кайткач, хәзер дә әйткәләп куя. Үзенчә сер тартмакчы, егетләр турында сорашмакчы була инде. Их, әнкәй,...

Реклама

«Кызым, кызым, кыз кеше,
Кызыма килер йөз кеше.
Шул йөз кеше арасыннан,
Сайлап алыр бер кеше»,

- дип, әнием мине кечкенәдән үк көлдерә иде. Мине тезләренә утыртып көйләгән бу такмагы гел колагымда чыңлый. Әле авылга кайткач, хәзер дә әйткәләп куя. Үзенчә сер тартмакчы, егетләр турында сорашмакчы була инде. Их, әнкәй, какуй монда йөз кеше, әле берсе дә күренми сайлап алырга! Хәзер бит без кызларның да, егетләрнең дә таләпләре югары: матур да, бай да, шуның өстенә инсафлы да булсын.
Әби: «Кызны һәм сыерны үз авылыңнан сайларга кирәк», - дип әйтә иде. Әйе, бар, сайлаганнар ди, караганнар ди сиңа! Читтәге кояш ныграк җылыта бит! Былтыр өйләнешкән яшьләр арасында да ник бер авылдаш пар булсын. Кайсы Казан артыннан, кайсы башкорт ягыннан дигәндәй - читтән төшертәләр киленнәрне. Шулай булгач, безгә дә читтән эзләргә туры килер пажалуй егетләрне... Туйдыра башлады бит инде алайса әнкәйнең яңа «такмагы»: «Утырып каласың!» - имеш. Аңа кызык тоеладыр, ә миңа бер дә көлке түгел. Юк, җәмәгать, утырып калырга яшем дә олы түгел бит - бары 20дә генә, йөз-кыяфәткә дә ярыйсы кебек, ә ачу килә. Соң бөтен иптәш мөселман кызлары кияүгә чыгып, бала тәрбиялиләр, ә мин һаман егетләр сүгеп утырам. Эшмени бу? Инде тырышып та карадым бит: кулны баш өстенә куеп як-ягымнан да эзләдем ул тиң яр дигәннәрен. Һәм бервакыт тапкан кебек тә булдым! Егет бар яктан да килгән, бары бер минусы бар - татар, ләкин мөселман түгел. Танышканда: «Янәшәмдә мөселман кызы булса, горурланып яшәр идем. Үземнең дә намазга басасы килә», - диде. Шушы сүзләренә алданыпмы, матур гына йөри башладык моның белән. Азрак йөри торгач, бер начар гадәтен абайлап алдым: миндә ниндидер кимчелек тапса, «мөселман кызы алай дип әйтми», «син бит мөселман кызы, сиңа килешми» кебек сүзләрне яудыра. Бәхәсләшә башласак та: «Дин буенча, мөселман кызы ир кешегә каршы сүз әйтергә тиеш түгел», - дип кенә авызны яба. Боларына гына түзәр идең әле, беркөнне фатирыннан ачкыч тоттырды да: «Бер хәзрәт, мөслимәнең төп бурычы - ир турында кайгырту, дип әйтте. Мин егетләр белән утырырга киттем, кайтуыма өйдә чисталык һәм ашарга пешкән булсын», - димәсенме! Кыскасы, бу егеткә мөслимәнең ник кирәк булуын тиз аңлап алдым мин. Уңайлы тормыш бит - ул читтә рәхәтләнеп «гуләйт» итә, хатыны өйдә балаларын кочаклап, тыныч кына көтеп утыра. Шулай булмыйча ни, «дин буенча, мөселман хатыны иренә каршы сүз әйтә алмый» ич! Мөселман булмаса да, үзенә кирәктә динне оста куллана бу егет кисәге.
Сиңа мөселман егетләре юкмы әллә диярсез. Бар, нишләп булмасын. Әле беркөнне генә берсе танышырга теләп шалтыратып ята иде. Ләкин беренче сүзе итеп: «Ашарга пешерә белсәң, бүген үк кияүгә алам», - дигәч, үземнән-үзем елмаеп, трубканы куйдым.
Даа, малай, килеп терәлдек. Мөселман кызлары дин буенча яшәсәләр дә, характерлары бөтенесенең дә бер булмый бит! Алар да хатын-кыз. Шатлана, көлә, үпкәли, ачулана, шаярта, нервыда уйный белә! Алар да кем өчендер бердәнбер булырга тели! Ә безнең егетләр ни өчендер бөтен мөслимәләргә дә бер күзлектән карый. Имеш, барысы да оялчан, тыйнак, күп сөйләшми, оста хуҗабикә, гел елмаеп кына тора. Ыһы, көтеп тор! Бүгенге мохит тәрбиясендә үскән кызлар без барыбыз да: һәрберебезнең үз «тараканнар»ы. Авыр да кыз булып яшәүләре. Егетләргә рәхәт ичмасам... Уңга-сулга карап сайланалар. Ә без кызларга үз чиратыбызны көтеп утырасы кала. Утыра-утыра, утырып калмасак ярый инде...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: